“Кырлай урманында йөрим” “Тәмле туган тел”
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Опубликовано 01 Апрель 2024
-
Просмотров: 193
Гарифуллин Ислам Инсафович, 4 класс
МБОУ «СОШ №22- Центр образования» г.Казани
руководитель - Нигаметзянова Айгуль Габдрафиковна
Кырлай урманнары
Урман – үзе серле китап,
Битләре катлы-катлы
Кырлай урманында йөрим
Уйлый-уйлый Тукайны.
Шүрәлесе исән микән?
Күрсәм иде Былтырны.
Җиләк кенә җыйыйм микән
Тутырып тырысымны?
Кошлар җырын тыңлый-тыңлый
Учлап җиләк тутырам.
Кырлай урманында йөрим
Тукай турында уйлап.
Тәмле туган тел
Казан малае булсам да,
Татарчаны шәп беләм.
Тукай шигырьләрен укыйм,
Әтине сөендерәм.
“Туган тел” не җырлаганда
Сеңелем дә кушыла.
Бишек җырын әнкәм кебек,
Я кайсыгыз булдыра?!
Ана сөте белән кергән
Туган тел тәмле була.
Тукай шигырьләрен ничек
Укымый калып була?