|
Салимуллина Гульчачак Валинуровна
|
Учитель родного языка и литературы |
МБОУ «СОШ №129 г.Казани» |
- |
«Война - особо тяжкий случай…» |
Стихотворение собственного сочинения «Война» |
Сугыш.
Кырык бернең июенендә
Кайгы килгән илем күгенә.
Бик авыр булган шулчакта
Гаиләнең олысы һәм кечесенә.
Аяз булган күк йөзен
Кара болыт каплаган.
Ә бит шулай булыр диеп
Беркем дә уйламаган.
Егетләр һәм абыйлар
Киткән сугыш кырына.
Кызлар һәм апалар
Барган окоп казырга.
Бер телем ипигә тилмереп,
Яшәгәннәр бит алар.
Күпме күз яшьләре
Түккән газиз аналар...
Кырык бишнең маенда
Шатлыклы хәбәр килгән.
Бу хәбәрне ишетеп,
Илебез нурга күмелгән!
Салимуллина Гульчачак Валинуровна