|
Хисамутдинова Гульназ Нурисламовна |
Воспитатель |
МАДОУ №160 г.Казани» |
Хисамутдинова Гульназ Нурисламовна |
«Война – особо тяжкий случай…» |
“Рәхмәт сезгә бөек Җиңүгә!” стих
|
“Рәхмәт сезгә бөек Җиңүгә!”
Тыныч илдә яшәвебез өчен
Рәхмәт сезгә, әби-бабайлар.
Ә бит булгансыздыр сез дә
Безнең кебек кыз һәм малайлар.
Бәхет күген ачы сугыш каплап
Балачактан мәхрүм булгансыз.
Туган илнең тынычлыгын саклап,
Кирәк чакта суга чумгансыз.
Дошман уты белән кара-каршы
Очрашканда батыр булгансыз.
Соңгы чиккә кадәр чигенмичә,
Дошманнарны илдән кугансыз.
Рәхмәт сезгә, әби-бабайлар,
Безнең өчен сез зур горурлык.
Батырлыкны сезнең искә алып
Барыгызга һәйкәл куярлык.
Рәхмәт сезгә, әби-бабайлар,
Буләк иткән тыныч бу илгә.
Күгәрченнәр очкан аяз күккә
Сез яулаган бөек Җиңүгә!
Хисәметдинова Гөлназ Нурислам кызы.