Инша “Әнием кадерлем”
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: С любовью к маме
-
Опубликовано 19 Ноябрь 2023
-
Просмотров: 337
Сабирова Камиля Фазыловна - 3 класс
МБОУ «НОШ №5» г. Нурлат РТ
руководитель - Мулюкова Фиалка Равиловна
Инша
Әнием-кадерлем.
Минем әнием – дөньядагы иң яхшы әни! Аның исеме-Алия. Ул Актаныш кызы. Әниемнең ике кызы бар: апам - Назлыгөл һәм мин-Камилә.
Әни бик игелекле һәм кайгыртучан кеше. Ул безнең турында кайгырта һәм безгә һәрвакыт ярдәм итә. Нинди генә борчу, соравыбыз булмасын, без әнигә мөрәҗәгать итәбез. Әни булыша, үзенең киңәшен бирә.
Әни бик тәмле ризыклар әзерли белә. Мин һәрвакыт төшке ашны түземсезлек белән көтәм, чөнки әни нәрсә әзерләячәген беләм. Ул шулай ук мине пешерергә өйрәтә. Әни бик тырыш хатын-кыз. Ул һәрвакыт өй турында кайгырта һәм аны уңайлы итә. Без бергә чистартабыз, юабыз, бакчада эшлибез.
Әни бик акыллы һәм белемле. Ул миңа һәрвакыт дәресләр белән булыша һәм катлаулы әйберләрне аңлата. Без еш кына бергә укыйбыз һәм укыганнарыбыз турында сөйләшәбез. Әни минем уку уңышларыма шатлана.
Минем шундый әнием булуына мин бик бәхетле. Мин әнидән тырыш, уңган, җаваплы, игътибарлы, акыллы булырга өйрәнәм.Ул минем иң якын дустым. Мин аны бик яратам!
Кадерле әнием! Сау –сәламәт бул. Мин сиңа озын гомер телим.