“Гомуми үсеш бирүче 2 санлы Актаныш балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
тәрбиячесе
Марданова Айгөл Дамир кызы
“Өч дуңгыз баласы” әкияте буенча физик үсеш һәм математикадан интегральләштерелгән шөгыль конспекты
(икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен)
Максат:
1. балаларда эш сөючәнлек һәм бер-береңә ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү;
2. физик күнегүләр ярдәмендә “Өч дуңгыз баласы” әкиятен үзләштерүне ныгыту, туп ату күнекмәләрен камилләштерү, математик күзаллауларын баету, капшап предметның формасын тануны ныгыту;
3. ике аякта (кушаяклап) алга таба сызык аша сикерергә өйрәтү.
Җиһазлау: Сырлы такта, кечкенә туплар (бала санынча), бүре битлеге, обручлар, “серле” капчыклар, кәгазьдән ясалган чәчәкләр.
Шөгыль барышы
1 өлеш. Балалар залга керәләр, исәнләшәләр.
Тәрбияче. Балалар, сез әкият яратасызмы? (Әйе, яратабыз). Без бүген “Өч дуңгыз баласы” әкиятенә сәяхәт кылырбыз. Ә сез үзегезне кечкенә нәни дуңгыз балалары итеп хис итәрсез. Аларның исемнәре ничек әле? (Ниф-ниф, Нуф-нуф, Наф-наф).
Т. Менә алар матур аланга килделәр.(Атлап йөрү). Кояш көлеп карый. Аның каршына барабыз.(Аяк очларында йөрү, куллар югары күтәрелгән). Дуңгыз балалары шатланышып йөгереп киттеләр.(Җиңелчә йөгерү). Аннары алар сукмак буйлап киттеләр.(Атлап йөрү).
Аннары балалар туктыйлар, зур түгәрәк ясап басалар.
Т. Әкияттә Ниф-ниф, Нуф-нуф, Наф-наф үзләренә өй салганнар. Менә без хәзер өй сала башлыйбыз. Башта Ниф-нифкә салам өй. Печән чабабыз (куллар белән “Кайчы” ясыйбыз, 5-6 тапкыр). Печәнне кояшта киптерәбез (уңга һәм сулга борылу, куллар як-якта, уч төпләре өскә караган). Саламны бер күчкә өябез (кулларны чиратлаштырып уң һәм сул аяк очларына тидерәбез).
Салам өй әзер. Хәзер агач ботакларыннан өй салабыз. Җил исте агачлар чайкалдылар (гәүдәне уңга һәм сулга бөгү). Агач ботак5ларын җыябыз һәм бер күчкә өябез (арканы турылап, гәүдәне алга иябез, куллар алга сузылган).
Агач ботакларыннан өебез әзер. Хәзер Наф-нафка таштан өй салырга булышабыз. Кирпечләрне күтәрәбез (кулларны билгә, иңсәгә һәм өскә күтәрү).
Өйләргә карап сокланабыз (аяклар җилкә киңлегендә, бер аяктан икенче аякка җиңелчә тибрәлү). Өйләрне салып бетердек һәм дуңгыз балалары шатланышалар (бер урында сикерү).
2 өлеш. Төп хәрәкәтләр.
Т. Менә дуңгыз балалары елга янына килеп җиттеләр.
Балалар, карагыз әле, елга нинди? (озын)
Бу өлеше нинди? Ә бусы? (киң һәм тар)
Балалар елга ничәү? (берәү)
Аланлыкта дуңгыз балалары күркәләр таптылар.
Ничә күркә бар? (күп)
Күркәләр нинди? (барысы да кечкенә, барысы да түгәрәк)
Дуңгыз балалары күркәләрне елганың киң өлеше аша ата башладылар (күркәләрне турыга ату – “елга” аша чыгарырга тырышу)
Дуңгыз балалары елганың тар өлеше аша сикереп чыга башладылар (алга таба кушаяклап сикерү). Менә балалар, карап торыгыз! (Тәрбияче үрнәге) Елганың икенче ягында алар күркәләрне җыеп алдылар һәм күпер аша аланлыкка кайттылар (сырлы тактадан атлау).
Балалар, Ниф-ниф, Нуф-нуф һәм Наф-наф бик тырыш, акыллы булганнар. Аларның дуслары да күп булган. Төлке керә. Исәнләшә.
- Мин сезгә “серле” капчыклар алып килдем. Аларны ачырга ярамый. Ләкин аларның эчендә нәрсә икәнен без капшап белә алабыз. (өч капчык эчендә квадрат, өчпочмак һәм түгәрәк)
3 өлеш. Хөрәкәтле уен “Өч дуңгыз баласы”.
Балалар (өчәрләп) обручта басып торалар (дуңгыз балаларының өйләре). Уенның кагыйдәсе: дуңгыз балалары өчәрләп өйдә булганда төлке аларга тия алмый. Күңелле музыка яңгырый һәм нәни дуңгыз балалары аланлыкка йөгерәләр. Идәнгә сибелгән чәчәкләрне җыя-җыя җырлыйлар: “Без урманда йөрибез һәм чәчәкләр җыябыз”.
Т. Кинәт кенә төлке күренде! Барлык дуңгыз балалары өйләренә кайттылар.
Балалар тезелеп басалар.
Т. Балалар, сез бүген үзегезнең тырыш, өлгер, эш сөючән икәнлегегезне күрсәттегез. Мин сездән бик канәгать ә хәзергә саубуллашабыз.