Азнакай муниципаль районы
Сарлы муниципаль урта гомумбелем мәктәбе
«Серле дөнья»
( «Әйләнә-тирәбездэге дөнья» фәненнән «Бу гаҗәеп табигать» бүлеген йомгаклау буенча уен-дәрес).
3 нче класс.
Башлангыч класс укытучысы
Каримова Лилия Шамил кызы
2005-2006 нчы уку елы.
Максат:
Белемнәрне ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;
Балаларның кызыксынучанлыгын, хәтер сәләтен үстерү;
Йөгерек фикер күнекмәләрен формалаштыру, белемгә омтылыш тудыру.
Без «Бу гаҗәеп табигать» бүлеген өйрәнеп бетердек. Шуңа күрә бүгенге дәрес гадәти түгел, серле. Бүген дәрестә иң күп белүчеләрне билгелибез. Уен- ярыш дәресендә 6 төрле бирем-сорауларга дөрес җавап биреп иң күп очко җыючы укучылар җиңүче булачак. Уңышлар сезгә, балалар!
1. Үсемлекләр дөньясында.
1) Үсемлек үсү өчен шартлар (һава, су, кояш).
2) Туфрак турындагы фәнгә нигез салучы (Докучаев В.В.).
3) Үсемлекләр турындагы фән… (ботаника).
4) Нарат, чыршы, артыш нинди үсемлек (ылыслы).
5) Сабаклы, яфраклы, тамырсыз, чәчәксез, җимешләре дә булмый (мүкләр).
6) Яңа ел агачы (чыршы).
2. Хайваннар дөньясында.
1) Хайваннар турындагы фән (зоология).
2) 4 пар аяклы хайваннар (үрмәкүчләр).
3) Тәне каурый белән капланган хайваннар (кошлар).
4) Өч пар аяклы хайваннар (бөҗәкләр).
5) Суныкы һәм җирнеке була (суалчан).
6) Маймыч, чукмарбаш нәрсәдән чыга (уылдык).
3. Тиз өлгер, җавап бир!
1) Углекислый газ, кислород, азоттан тора (һава).
2) Молекула һәм атомнарны уйлап табучы галим (М.Ломоносов).
3) Каты, сыек, газ хәлендә була (су).
4) Составында черемә, су, һава, ком, балчык, минераль тозлар бар (туфрак).
5) Гөмбәнең җир асты өлеше (гөмбәлек).
6) Хайваннарны, үсемлекләрне саклау урыны (тыюлык).
4. Билгеләренә карап исемен ата.
1) Озынлыгы 3 м, авырлыгы 1,5 тоннага җитә. Казык тешләре 80 см. Диңгез моллюскалары белән туклана (морж).
2) Тәненең озынлыгы 3 м га якын. Урамдагы гусеницаларны ашый (нәфис коңгыз).
3) Ул үтәкүренмәле, төссез, иссез, җылынганда киңәя, суынганда кысыла, җылыны начар үткәрә (һава).
4) Ул үтәкүренмәле, төссез, иссез, эреткеч, җылытканда киңәя, суытканда кысыла (су).
5) Бөҗәк чәчәккә кунгач, аның йөнтәс тәненә сары әйбер ябыша. Икенче чәчәккә очып кунганда ул сары әйберне дә үзе белән күчерә. Бу күренеш нәрсә дип атала? (серкәләнү).
6) Ул гөмбәдән дә , суүсемнән дә тора. Микроскоп аша караганда тәне гөмбә җепләреннән үрелгән сыман булуын һәм алар арасында вак кына яшел суүсемнәр урнашуын күрергә мөмкин (лишайник).
5. Кыска җавап тап.
1) Гөлбадран, көтүче сумкасы, мәтрушкә, энҗе чәчәк… (дару үләннәре).
2) Үсемлек, үсемлек белән тукланучы хайван, бөҗәкләр белән тукланучы яки ерткыч хайван … (туклану чылбыры).
3) Морж, бөркет, фламинго, нәфис коңгыз, юлбарыс. Бу хайваннарны нәрсә берләштерә? (Кызыл китапка кертелгәннәр).
4) Ак гөмбә, көзге баллы гөмбө, шампиньон. Болар турында нәрсә әйтеп була? (ашарга яраклы гөмбәләр).
5) Җирнең өске уңдырышлы катлавы нәрсә? (туфрак).
6) Табигатьтә нинди әйләнешләр була? (су, тереклек).
6. Ярый-ярамый, кирәк-кирӘкми!
1) Кыш көне кошларны ашатырга, ә яз көне өлкәннәр ярдәмендә аларга оялар ясарга … (кирәк).
2) Сәламәт кошчыкларны һәм җәнлек балаларын тотарга, һәм өйгә алып кайтырга … (ярамый).
3) Дару үләннәрен алар күп булган урында гына җыярга … (ярый).
4) Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне өзәргә … (ярамый).
5) Урманда үсемлекләрне таптамас өчен сукмактан гына йөрергә … (кирәк).
6) Балыкларга чиста су, кошларга очарга күк йөзе, җәнлекләргә урман-кырлар, таулар … (кирәк).
Һәр дөрес җавап өчен 1 очко бирелә. Иң күп очко җыйган укучы «Табигать белгече» исеменә лаек була.