Татарстан Республикасы
Буа шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе
4 нче сыйныфта (татар төркеме) татар теленнән “Эндәш сүзләр”темасына ачык дәреснең планы һәм конспекты
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Хәмидуллина Гүзәл Наил кызы
2012 нче ел
Тема: Эндәш сүзләр.
Максат: 1) Укучыларны телебездәге эндәш сүзләр белән таныштыру; эндәш сүзләр турында мәгълүмат бирү;
2) укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, орфография буенча белемнәрен тикшерү; сүз байлыгын үстерү; белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү;
3) эстетик зәвыкны үстерү; әхлак тәрбиясе бирү;
Җиһазлау: акбур, такта, интерактив такта, күрсәтмә әсбаплар.
Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.
Дәреснең метод һәм алымнары: укытучы сүзе, аңлату, күрсәтү, өлешчә эзләнү.
Материал: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова Татар теле Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен). Казан “Мәгариф”нәшрияты 2009 нчы ел.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше
1.Исәнләшү
2.Уңай психологик халәт тудыру
Актуальләштерү
1.Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне кабатлап китү.
2.Табышмаклар ярдәмендә җөмлә кисәкләрен искә төшерү.Табышмакларны чишү.
Яңа материалны өйрәнү этабы
1.Теманы һәм максатны тәкъдим итү.
2.Эндәш сүзләр һәм алар янында куела торган тыныш билгеләре турында мәгълүмат бирү.
Яңа материалны ныгыту
1.Интертактада күрсәтелгән мисаллар өстендә теманы ныгыту.
Күнекмәләр тәрбияләү
1.Дәфтәрдә эш( число,тема, мисаллар языла).
2.Дәреслек белән эшләү(360 нчы күнегү,147 нче бит).
3.Физкультминут үткәрү.
4.Тест эше.
5.Кроссворд чишү.
6.362 нче күнегүне телдән эшләү.
Дәресне йомгаклау
1.Алган белемнәрне гомумиләштерү,нәтиҗәләр ясау,сорауларга җавап бирү:
- эндәш сүз дип нинди сүзләргә әйтәбез?
- тыныч тавыш белән әйтелгән эндәш сүздән соң нинди тыныш билгесе куела?
- көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң нинди билге куела?
2.Билгеләр кую.
Өй эше бирү
Өй эшен 2 вариантта тәкъдим итү:
I төркем укучылар 364 нче күнегүне, ә II төркем укучылар 363 нче күнегүне эшлиләр.
Саубуллашу
Дәреснең конспекты
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Дәресебезнең кереш өлешендә минем күренекле тел галимәбез Флера Сафиуллина хезмәтендәге сүзләргә мөрәҗәгать итәсем килә:
“ Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”.
Укучылар, мин сезне белем дөньясына чумарга чакырам. Ә хәзер әйдәгез әле үткән дәресебездә алган белемнәребезне искә төшереп үтик. (Интертактадагы табышмакларны чишү).
Интертактадагы табышмаклар:
• Җөмләнең бер кисәгенә дә буйсынмыйм, баш килештә киләм, барлык сүз төркеме белән дә белдерелә алам.
(ия)
• Җөмлә эчендә һәрвакыт ия турында хәбәр итәм. Аның белән үзара килешеп яшәргә омтылам.
(хәбәр)
• Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклыйм.
(тәмамлык)
• Мин – иң матур кисәк. Исемне ачыклыйм. Җөмлә патшасы ияне дә матурлыйм. Тәмамлыкка да иярәм.
(аергыч)
Укытучы: Димәк, укучылар без сезнең белән җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлап киттек. Безнең сөйләмебез нинди генә булмасын, ул һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Дәресебезнең бүгенге темасы – “Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре”. Хәзер әйдәгез әле дәфтәребезне ачабыз һәм бүгенге число белән теманы язып куябыз.
Эндәш сүзне бик күп кулланабыз. Эндәш сүз сөйләм төбәп әйтелгән предмет яки затны белдерә. (интертактадагы мисаллар өстендә яңа теманы аңлату). Эндәш сүз аерым интонация белән әйтелсә, өтер куела, көчле тойгы белән әйткәндә өндәү билгесе куела.
• “ И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш.”
(Габдулла Тукай)
• “ Җырларым! Сез, шытып йөрәгемдә,ил кырында чәчәк атыгыз...
(Муса Җәлил)
Укытучы: Ә хәзер әйдәгез әле дәреслекләребезнең 147 нче битендәге 360 нчы күнегүне табыйк. Биремне Илсөяр укып үтәр. (Күнегүне тиешле сүзләр өстәп, күчереп язу. Тыныш билгеләрен кую.)
Укытучы: Укучылар, җавапларыгыз өчен зур рәхмәт. Ә хәзер тест эшен башкарып үтик. (тест биремнәрен үтәү, укучылар бер-берсенең эшенә бәя бирәләр, җаваплар тикшерелә).
“Э н д ә ш сүзләр” темасына ТЕСТ
1. Җөмлә башында килгән э н д ә ш сүзләр көчле тойгы белән әйтелмәсә, алардан соң
а) сызык;
ә) өтер;
б) өндәү куела.
2. Җөмлә башында килгән э н д ә ш сүзләр көчле тойгы белән әйтелсә, алардан соң
а) өтер;
ә) өндәү;
б) сорау куела .
3. Җөмлә уртасында килгән э н д ә ш сүз ике яктан да аерыла :
а) сызык;
ә) өндәү;
б) өтер белән .
4. Җөмлә ахырында килгән э н д ә ш сүз алдыннан
а) өтер;
ә) сызык;
б) өндәү куела.
5. “Бер кыз бала җыр чыгарган
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп
Өйрәткән энесенә.
Кояш кояш
Мәңге балкый, мәңге нур сибә,
Кояш гомере телим мин,
Әнием сиңа.”
Тәкъдим ителгән өзектә эндәш сүзләрдән соң нинди тыныш билгесе куела?
а)нокта;
ә) сызык;
б) өтер куела.
Кроссворд чишү.
М А Э М А Й
Н
Ә
К
Ъ
К
А
Д
Е
Р
Л
Е
Ә Т К Ә М
Т Ө
Ш
Укытучы: Укучылар, дәресебезнең кереш өлешендә әйтелгән сүзләргә кире кайтасым килә. Тел дәрьясы бик тирән, ул энҗе-мәрҗәнгә бай икән. Ана телебездә бик матур эндәшү формалары бар.Гаиләдә туганнар арасында киң таралганнары: “абый”, “дәү абый”, “әбием”, “балам”. Эндәшә белү – зур осталык ул. Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк - күңел кояшы ул. Димәк, укучылар без бүген нинди тема өйрәндек?
Укучы: Без бүген эндәш сүзләр темасын өйрәндек.
Укытучы: Нинди сүзләр эндәш сүз дип атала?
Укучы: Сөйләм төбәп әйтелгән предмет яки затны белдергән сүз эндәш сүз дип атала.
Укытучы: Эндәш сүз көчле тойгы белән әйтелсә, аңардан соң нинди тыныш билгесе куела?
Укучы: Эндәш сүзне көчле тойгы белән әйткәндә, аңардан соң өндәү билгесе куела.
Укытучы: Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт. Актив катнашкан укучыларга билгеләр куям. Ә хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куйыйк.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Сау булыгыз!
“Э н д ә ш сүзләр” темасына ТЕСТ
1. Җөмлә башында килгән э н д ә ш сүзләр көчле тойгы белән әйтелмәсә, алардан соң
а) сызык;
ә) өтер;
б) өндәү куела.
2. Җөмлә башында килгән э н д ә ш сүзләр көчле тойгы белән әйтелсә, алардан соң
а) өтер;
ә) өндәү;
б) сорау куела .
3. Җөмлә уртасында килгән э н д ә ш сүз ике яктан да аерыла :
а) сызык;
ә) өндәү;
б) өтер белән .
4. Җөмлә ахырында килгән э н д ә ш сүз алдыннан
а) өтер;
ә) сызык;
б) өндәү куела.
5. “Бер кыз бала җыр чыгарган
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп
Өйрәткән энесенә.
Кояш кояш
Мәңге балкый, мәңге нур сибә,
Кояш гомере телим мин,
Әнием сиңа.”
Тәкъдим ителгән өзектә эндәш сүзләрдән соң нинди тыныш билгесе куела?
а)нокта;
ә) сызык;
б) өтер куела.