2 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Урман.
Максат: урман турындагы белемнәрне ныгыту, үсемлекләр һәм хайваннарның үзара
бәйләнешен кабатлау;
туклану чылбырын төзү күнекмәләре булдыру;
табигатькә сакчыл караш һәм экологик тәрбия бирү.
Материал: Г.Х.Сәмигуллин,К.М.Зарипова ”Әйләнә- тирә дөнья” китабы,2 нче класс,
Казан,Мәгариф,2008 ел.
Җиһазлау: презентация, гербарий, индивидуаль карточкалар, маскалар.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше:
Уңай психологик халәт булдыру.
-Хәерле иртә, балалар!
-Кәефләрегез ничек?
Укучылар: -Кояшлы иртә кебек.
Укытучы: Хәзер безнең “Әйләнә тирә-дөнья” дәресе. Бүген без яңа ачышлар ясап, яңа белемнәр тупларбыз,алган белемнәрне ныгытырбыз (слайд1)
1.“Иртәнге комплимент”.
Кулларны кулга тотындык, бер-беребезгә елмайдык “Хәерле көн” телибез. Кәгазьгә язылган ел фасылларының яратканын сайлап алып, шундый ук язулар язылган өстәлләр янына 2 төркемгә бүленеп утырабыз. Беренче утырган – җитәкче була.
2. Акыл штурмы. Музыка.
- Музыканы тыңла. Үзегезне кая барам дип уйлыйсыз?(Шәһәргә, бакчага, авылга) Сезнең фикерләрегез төрле. Төгәлрәк белү өчен уен уйнап алыйк. Бирелгән хәрефләр буталган. Алардан сүзләр яса. (слайд 2)
3. Нәрсә ул урман?
......................................................................................
Урманда агачлар күп икәнен белдек. Бирелгән кроссвордтагы шакмаклардан хәрефләр ярдәмендә агач исемнәрен табыгыз. ( слайд 3) Дөреслеген тикшерегез. ( слайд 4)
4.Үсемлекләрне чагыштыру
.
Хәзер мин сезгә чын агач яфракларын күрсәтәм. Гербарийдан карап бер-берсе белән чагыштырыгыз. Аермалы-охшаш якларын табыгыз.(төркемнәрдә эш.)
Аерма: Ылыслы. Яфраклы.
Ылысы бар Йомшак яфраклы
Күркәсе бар Яфраклы
Төсе бертөсле Көзен саргая
Сагызы бар Чәчәге, орлыгы һәм җимеше бар
Охшашлыгы: Яшел.
Урманда үсә.
Дару ясыйлар.
5. “Кайсы агач яфрагы?”- белемнәрне тигезләү, карточка №1.
Ук белән тоташтыр.
6. Табышмак әйтәм, тыңлагыз.
- Үлән янгында торам мин качып,
кызарып пештем, ал мине табып. (җиләк)
Сезнең өстәлләрдә бик күп җиләкләр бар. Аларны чагыштырыгыз, иснәгез, Урманда кайсысын җыйганыгыз бар, шуны алыгыз? Нигә калганын алмадың?( слайд 5)
Табигатьне саклау буенча урманда нәрсәләр эшләргә кирәк? Җиләкләрне ничек җыярсыз?
( слайд 6)
7. Синквейн “Бер әйтүдә бел” уены.
Алар төрле-төрле.
Алар төрле-төрле ,урманда бар.
Алар төрле-төрле, урманда бар, 4 аяклы (җәнлекләр)
8.Җәнлекләрне туклануларына карап классификацияләү.
Бирелгән маскаларны киеп җәнлекләрне туклануларына карап 3 рәткә бүленегез. Бу җәнлекләрнең яраткан ризыкларын рәсемнәрдән алыгыз һәм 3 рәткә басыгыз.
Тиен Бүре Бурсык
Куян Төлке керпе
Поши Аю Кабан
Болан
(слайд 7)
9. Туклану чылбыру төзү.
Хайваннар һәм үсемлекләр бер-берсенә бик нык бәйләнгәннәр. Алар бер-берләреннән башка яши дә алмыйлар. Бүген без туклану чылбыры ясарга өйрәнербез. Ул үсемлекләрдән башлана. (слайд 8)
Хәзер үзегез төзеп карагыз.(Мөстәкыйль эшләү.)
10. Җәнлекләрнең эзләре төрле-төрле.
Бу рәсемдә кайсысыныкы сурәтләнгән? Хәзер шуларны бергәләп эзләп карыйк.(слайд 9)
11. Бирелгән сүзләр арасында кайсысы артык?
Урман буенча алган белемнәрне кабатлау. (слайд 10)
12. Син урманны ничек матурлый аласың?
Экология сүзе белән таныштыру.
-Урманда яшәүчеләрнең сезгә “әйтер сүзе” бар. Уйлап карыйк әле,алар нәрсә дип “әйткән булырлар” икән?
- Урманда кычкырып сөйләшмә!
- Кырмыска ояларын туздырма!
- Агачларны сындырма!
- Чүпләреңне артыңнан җый !һ.б.
14 .Рефлексия . Бүгенге дәрестә сезгә нәрсә ошады? ҮЗБӘЯ.
15. Өй эше.
( слайд 11)
1. Урман турында өйдәгеләрегезгә сөйләргә.
2. Туклану чылбыры төзергә.
3. Урманга бәйле рәсем ясарга.
Укытучы: Галиева Суфия Мансуровна, Әтнә районы Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
.