Әтнә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Дусым башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе “
Тема: [п] авазы,П п хәрефләре.
Фазылҗанова Рузилә Илдус кызы
1 кваликацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
2013
Тема.[п] авазы,П п хәрефләре.
Максат: П п хәрефләре, [п] авазы белән таныштыру; уку, сөйләм күнекмәләре булдыру.
Укучыларның безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү; логик һәм иҗади фикерләү, хәтер, игътибар һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү; балаларда табигатьне ярату хисе һәм кошларга сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа белем бирү
Җиһазлау. Кисмә хәрефләр, җимлек,компьютер , кош рәсемнәре, презентация “Күчмә
кошлар”
Материал. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова”Әлифба”68-69 бит
Методик ярдәмлек “Әлифба белән ничек эшләргә?”
Т.Р.Шакирова “Кошлар” 24-25 бит
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар!
-Исәнмесез, саумысез?
-Хәерле иртә, балалар!
Имин үтсен көнегез!
Кәефләрегез ничек соң?
-Кояшлы иртә кебек.
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
Әлифба дәресен башлыйбыз. Без бүгенге дәресебезгә кунаклар чакырдык. Әйдәгез, алар алдында үзебезнең булганлыгыбызны, тырышлыгыбызны, белемле булуыбызны күрсәтик әле.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Кыш турында кереш әңгәмә.
- Укучылар, хәзер нинди ел фасылы? (Кыш.)
- Кыш көне табигать нинди була? (Салкын, кар ява.)
- Кышкы айларны санап чыгыгыз әле.(декабрь, гыйнвар, февраль)
- Сез кышны яратасызмы?
- Кышын нинди уеннар уйныйсыз?
2. Ә хәзер сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Ул: “Плюс”, “Минус”дип атала. ( Укытучы укыган җөмләләр дөрес булса, “+”, ә дөрес булмаса, “-“ куела.)
• Кыш җитүгә җирө сте ап-ак кар белән капланды. (+)
• Тупыл һәм миләша гачлары яфракларын әле һаман коймадылар. (-)
• Балалар тауга чана шуарга йөриләр. (+)
• Барлык үсемлекләр дә кышын кибеп сулдылар. (-)
• Кошлар җылы якларга китеп беттеләр. (-)
• Безнең якларда да кайбер кошлар кышларга калдылар. (+)
3. Җаваплар тикшерелә. Укучылар нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала икән соң? (Балалар белгәннәрен саный: чыпчык, ала карга, песнәк, саескан, карабүрек, тукран, үрмәләч, сызгырак чыпчык, миләш чыпчыгы.)
-Кышын алар өчен нәрсә куркыныч? (салкыннар, ачлык)
-Алар ничек тукланалар?
- Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз? (җимлекләр куя алабыз).
-Ә кайсыларыгыз җимлекләр куярга өлгердегез инде?
-Менә рәхмәт , балалар, сез бик җитез икәнсез. Бик дөрес эшләгәнсез, кошлар - безнең дусларыбыз, ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк.
Физминут .
Әкрен генә басабыз.
Әзрәк уйнап алабыз.
Тиз-тиз чүгеп алабыз
Аннан туктап калабыз.
Уңга таба бөгелик,
Сулга таба бөгелик.
Салмак кына әйләник.
Җайлап кына утырыйк.( укучылар торып басалар, кара-каршы басып, чәбәк-чәбәк уйныйлар)
III.Тема өстендә эш.
Укучылар мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын табыйк әле:
Кырау булсын,
Кырпак булсын,
Китмәс дустым.
Җәен-кышын
Салмый сары
Алъяпкычын.(песнәк)
-Нәрсә булыр икән?
-Песнәк.
Әйе, укучылар сез бик тиз җавап бирдегез. Хәзер песнәк сүзендәге безгә таныш булган авазларга анализ ясыйк әле.
[Э]- нечкә сузык аваз
[С]- саңгырау тартык аваз, парлы
[Н]- яңгырау тартык аваз, парсыз
[Ә]- нечкә сузык аваз.
[К]- саңгырау тартык аваз, парлы.
Укучылар , бу сүздә сезгә нинди аваз таныш түгел?
-[п] авазы. Әйе, [п] авазы безнең өчен таныш түгел.
Димәк, укучылар без бүгенге дәрестә [п] авазы һәм П п хәрефләре белән танышырбыз. Песнәк сүзен берничә тапкыр кабатлагыз.(балалар кабатлыйлар). Хәзер [п] авазы белән сүзләр уйлап карагыз.(укучылар п авазы кергән сүзләр әйтәләр)
2.[П] авазы белән таныштыру.
-Бүген без нинди яңа аваз өйрәнәбез?
- [П] авазын өйрәнәбез
Авызларыгызны фонетик күнегүгә әзерләгез. Кулларыгызга көзгеләрегезне алыгыз.(һәр укучы яңа авазны көзгедән карап әйтергә өйрәнә).
3. Фонетик күнегү. Укучылар укытучы артыннан кабатлый:
па-па-па- пар
пә-пә-пә- пәке
пу-пу-пу- пумала
по-по-по поши
Хәзер уң кулыгызны авызыгызга куеп, [п] авазын кабатлагыз һәм тартыкмы, сузыкмы икәнен билгеләгез.
Бу авазны әйткәндә , авызда һава тоткарлана. Ул сузыклар янында гына укыла. Димәк, П тартык аваз .[П] авазы саңгыраумы, яңгырау тартыкмы? Саңгырау тартык. Таблицага карыйк әле парлымы яки парсызмы? Парлы. Димәк, [П] авазы саңгырау, парлы тартык аваз.-Без танышкан [п] авазының исеме пэ дип атала
.
4. “Кем тизрәк?” уены.
Тактада предмет рәсемнәре ясалган таблица. Мәсәлән, китап, дәфтәр, шкаф, пенал, ручка. Шул рәсемнәр арасыннан п авазы булган предметларның исемнәрен тиз генә әйтеп,күрсәтеп барырга кирәк.(Бу уен п авазын танып-белүгә, аны ныгытуга бик зур ярдәм итә)
5.П п хәрефләре белән таныштыру.Сүзләрне уку өчен авазларны дөрес әйтә, ә уку, язу өчен хәрефләрне танып дөрес яза белергә кирәк. Мин сезгә [п] авазы хәрефләрен күрсәтәм. Баш П ( җөмлә башында, кеше исемнәрендә языла), юл п.
6.Парларда эш: элементлардан П п хәрефләрен җыю.
7.Дәреслек белән эшләү.
Дәреслектә бирелгән рәсем буенча предмет исемнәрен атау, шул сүзләргә иҗек аваз анализы ясау, җөмләләр төзү. Хор белән “ачык” һәм “йомык” иҗекләрне уку.
Физминут.”Нәни дусларым” җырына бию элементлары башкару.
Белем күнекмәләрен ныгыту.
1.“Чылбыр тәртибендә уку.
2. Серле таяк сүзләрен уку: бар-пар, бот-пот, арба-арпа, бәке-пәке. Бу сүзләр ничек ясалган? 1 хәрефне алыштырып ясалганнар.б-п хәрефләре алышынып яңа сүзләр ясалган.
3.Текст өстендә эш
Экранда җимлеккә килгән кошлар рәсеме .Укучылар җимлеккә килгән кошлар арасында исемендә п хәрефе булган кошларны табып әйтәләр.(Песнәк, чыпчык)
Песнәкләр – бик хәрәкәтчән кошлар. Алар бер агач ботагыннан икенчесенә сикереп уйныйлар, башаркан торырга яраталар, ботакта атыналар, хәтта иң нечкәсендә дә асылынып кала алалар. Бу очракта аларга озын һәм очлы тырнаклары ярдәмгә килә. Хәзер сезнең белән песнәкләр турында бер текст укып алырбыз. Игътибар белән тыңлагыз һәм түбәндәге сорауга җавап әзерләгез:
-Балалар канатлы дусларына ничек ярдәм итәләр?
1 укучы укый. Җаваплар тыңлана. Нәтиҗә чыгару: әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?
Без кошларның дуслары, аларга ярдәм итәргә, җимлекләр куярга, җимнәр салырга тиешбез. Безнең бурыч - табигатебезне, кошларны,әйләнә-тирәбезнең иминлеген саклау.
Йомгаклау. Балалар дәресебез ахырына якынлашты.Сез бүген нинди аваз белән таныштыгыз? Дәрес ошадымы? Нинди яңалыклар алдыгыз? Кәефләрегез ничек?
Дәрестә бик теләп катнаштыгыз. Рәхмәт.
.