Тема: “Бирелгән сүзләр нигезендә "Көз" турында хикәя төзү.
Бурычлар:
1. Табигать кочагында үткәрелгән күзәтүләргә, үзләштерелгән сүзлек запасына һәм бирелгән сүзләргә таянып көзге табигать күренешен тасвирлап сөйләргә өйрәтү.
2.Алтын көз, сибәли,талгын, кискен, усал, дулый сүзләре исәбенә сүзлек байлыгын арттыру.
3.Схемалар һәм модельләр кулланып, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
4.Көз мисалында туган як табигатенә соклану хисләре уяту.
Сүзлек: Алтын көз, сибәли,талгын, кискен, усал, дулый.
Җиһазлар: "Алтын көз" рәсеме.
Эшчәнлек барышы:
1 .Төрлечә исәнләшүне кабатлау: исәнмесез, хәерле көн , әссәламәгаләйкем Тәрбияче:
Үтте китте матур җәйләр.
Көзләр килеп җиттеләр.
Агачларның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
Яңгыр түгел ,кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Табигатнең гүзәллеген
Сөйләшик әле без дә.
Балалар ,бу шигырьдә сүз елның кайсы вакыты турында бара?(көз турында) Әйе балалар, хәзер табигатьнең гүзәл мизгеле- көз .Бүген без сезнең белән көз турында сөйләшербез. Хәзер табигатькә ул хуҗа . Балалар, килегез әле, тәрәзәгә карагыз .
-Бүген һава торышы нинди? Көн салкынмы? Көн болытлымы? Әллә кояшлымы? Яңгыр явамы? Җил исәме?(Җаваплар алына )
2.Рәсем карау.„Алтын көз"
3.Рәсем буенча фикер алышу.
Балалар, бу рәсемгә игътибар итик. Бу рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән? Көз елның матур вакытымы? Әйе балалар, көз-елның матур вакыты.Көзен яфраклар сары төскә керә, шуңа күрә дә аны алтын көз дип атыйлар.
-Балалар, ни өчен көзне алтын дип атыйлар?
Агачлардагы сары яфраклар алтын алкалар сыман матур булып эленеп торалар. Яфраклар тагын нинди төсләргә керәләр?(кызыл,кызгылт, сары)
-Көз көне үләннәр нинди төстә? (сары, көрән)
-Агач яфраклары көз көне нишли?(саргая,җиргә коела)
-Үләннәр нишли? (кибә,саргая)
-Күк йөзе нинди?
-Яңгыр ничек ява?
-Тагын өстәп әйтә алабыз; Көз көне яңгыр пыскып ява,сибәли.
-Ә көзге җил нинди икән? Җил сүзенә кискен,усал дип әйтә алабызмы?
-Менә без бик күп җөмләләр әйттек. Ә хәзер шуңардан хикәя төзеп карыйк. Аның өчен менә мондый схема кулланырбыз.
оелның матур вакыты .О коела.Алар Отөскә керә.Окибә.Оҗиргә коела.Осирәк күренә. Күк йөзен Окаплый.Опыскып, сибәләп ява. Кискен, усал җил исә.
Көз - елның матур вакыты. Көзен яфраклар сары төскә керә, шуңа күрә дә аны алтын көз дип атыйлар. Үләннәр саргаеп кибә. Агач яфраклары җиргә коела. Кояш сирәк күренә. Күк йөзен кара болытлар каплый. Яңгыр пыскып, сибәләп ява. Кискен,усал җилләр исә. Ә шулай да без көзне яратабыз.
Берничә баладан сөйләтеп карау.
4.Ял вакыты
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Әйдәгез хәзер ял итеп алабыз. Басыйк әле.
Тәрбияче. И, балалар, күрегез, тышта әнә килде көз!
Балалар. Әйе,әйе, күрәбез, көз килгәнен беләбез
Тәрбияче. Я әйтегез, сөйләгез, ничек итеп килә көз?
Балалар. Канат кагып еракка
Кошлар китте көньякка.
Аюлар өн казыды,
Бик тирән итеп базны.
Балыклар да тындылар
Су төбенә чумдылар.
Агачлар, ялангачлар
Җилләрдә чайкалалар
Тик безгә күңелле көз,
Без бакчада уйныйбыз.
-Булдырдыгыз дусларым. Рәхмәт, утырыгыз.
5. "Хаталарны тап" уены
-Куянкай безгә көз турында рәсем бүләк итмәкче булган. Ләкин ул ясаганда төлке килеп чыккан да, рәсемен ясап бетерә алмаган. Ул рәсемен шул килеш кенә эләктереп килеп җиткән.Әйдәгез аңа рәсемен ясап бетерергә ярдәм итик.Хаталарын төзәтик.
-Балалар болар нәрсәләр?(яфраклар)
-Көзге яфракларны агачка куярга кирәк.Кем тели?
Бер бала чакырыла һәм яфракларны беркетә.
-Ә бу куян буйый башлаган яфраклар нинди төстә? (Зәңгәр )
-Анысын калдырабызмы? (Юк)
-Бу миләшләрне кайсы агачка элербез икән?
-Чыршы ылысларын?
-Гөмбәләрне куярга кем ярдәм итәр?
Табигать күренешләрен сурәтләгән рәсемнәрне урнаштыру, артыгын алу.(Салават күпере, яңгыр, болыт, кояш, кар көрте, яшен)
Тәрбияче.Менә нинди матур картина килеп чыкты безнең.Бөтен җир сарыга киенгән, алтынга төренгән .Сезгә ошыймы?
Бары тик чыршы гына үз-яшел төсен саклап калган. Чыршы турында нинди табышмак әйтә алырсыз (җаваплар тыңлана).
6. Табышмаклар әйтү.
Мин дә сезгә табышмаклар әзерләгән идем бит, тыңлап карагыз әле.
Җәен киенә, кышын чишенә.(Агач)
Аяксыз кулсыз капка ача.(Җил)
Җәйге эссе көннәрдә
Мине сагынып көтәләр.
Мин аз гына күренсәм,
Качып посып бетәләр.(Яңгыр)
Язын дөньяга килә
Көзен саргаеп үлә.(Яфрак)
Йөзәм,ләкин суда түгел
Йөзәм сезнең өстә мин
Шат чагында ап-ак булам,
Кайчак кара төстә мин.(Болыт)
Кигән ап-ак эшләпә,
Төшереп кашына ук
Эшләпәсен салдырсаң,
Каш түгел,башы да юк.(Гөмбә)
Менә күпме табышмакка җавап таптык, бергәләп дус булып уйлагач.
Тәрбияче. Килде шаулы,алтын матур көзем,
Оча яфрак, исә көзге җил.
Табигатең бигрәк сокландыргыч!
Хуш киләсең ,көзем, әйдә кил!
Балалар көз турында әңгәмәбезне сезнең белән саф һавада да дәвам итәрбез . Куян күчтәнәчен һәрберегезгә таратам (ясалма конверт эчендә кишер рәсеме тарата).Барыгыз да бик тырыштыгыз, рәхмәт сезгә.