Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Ары филиалы
Әйләнә – тирәдән 3 нче сыйныфта “Гаилә бюджеты”
темасына ачык дәрес эшкәртмәсе
Дәресне үткәрде: 2 квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Нуриева Гөлчәчәк Рөстәм кызы
2013 нче уку елы
Тема: Гаилә бюджеты
Максат: Балаларны “гаилә бюджеты” төшенчәсе белән таныштыру; танып – белү эшчәнлекләрен үстерү; экономияләү, сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: Матрешка, вак акчалар,ромашка.
I. Мотивлаштыру – ориентлашу.
-Балалар, без сезнең белән узган дәрестә нщрсщлщр турында сөйләштек? Нәрсә инде ул дәүләт бюджеты? Бюджетның сез нәрсә икәнен дә белдегез. Ә бүген без гаилә бюджеты турында сөйләшербез. Слайд 1
II. Уку мәсьәләсен чишү
- Гаиләдә кемнәр була?
- .....
- Безнең гаиләдә кемнәр булганын без, ромашка уенын уйнагач белербез. Хәзер берәр таҗ аласыз. Таҗга кемнәр дип язылган?
- Әни, әти, әби, бабай, абый(студент), мин.
- Безнең бүгенге гаиләбездә шушы кешеләр булыр. Без сезнең белән бюджетны акча янчыгы дигән идек. Минем дә кулымда акча янчыгы бар. Әйдәгез сезнең белән сөйләшеп алыйк әле. Син менә - әби. Әби нишли ул? Аңа берәр төрле акча керәме?
- Керә. Мин пенсия алам.
- Әйдәле, әби, пенсияңне менә бу акча янчыгына сал.(бала вак акчалар сала)
- Син- бабай. Сиңа акча керәме?
- Керә. Мин дә пенсия алам. (бала вак акчалар сала)
- Син – әти. Син эшлисеңме? Акча аласыңмы?
- Әйе, эшлим. Хезмәт хакы алам (бала вак акчалар сала)
- Син – әни. Син эшлисеңме? Акча аласыңмы?
- Әйе, эшлим. Хезмәт хакы алам (бала вак акчалар сала)
- Син – абый. Сиңа акча керәме?
- Әйе, мин стипендия алам. (бала вак акчалар сала)
- Ә мин пособия алам (бала вак акчалар сала)
- Менә бу акчалар балалар нәрсә була инде?
- Гаиләнең кереме.
Слайд 2
- Ләкин безнең акчалар бу янчыкта гына тора алмый. Без аны тотабыз. Әбигә акча нигә кирәк?
- Утка, газга түләргә.(бала акча янчыгыннан вак акчаларны ала)
- Бабайга нәрсәгә? Әнигә? Әтигә? Абыйга? Сиңа?
- Бусы нәрсә була?
- Гаиләнең чыгымы?
Слайд 3
- Бераз акча калды. Бу нинди акча?
- Бу калган акча. Тупланыш.
Слайд 4
- Тупланыш күбрәк була алмыймы?
- Була . Әгәр без экономияләсәк.
Экономия турында сөйләшү
Физкультпауза
III. Китап буенча эш .
Мөстәкыйль рәвештә дәреслекнең 79 нчы битен уку. Сорауларга җавап бирү. Сөйләшү.
IV. Парларда эш.
- Без сезнең белән әкияти дөньяда, ди. Хәзер мәсьәлә чишәрбез.
Мәсьәлә бирелә. “Куян газета сатыла торган киосктан 1сумнан 100 данә газета сатып ала. Һәм иптәшләренә 1 сум 50 тиеннән сата. Сатып бетергәч, куянның кереме күпме булыр?” Һәр партадан бер укучы җавап бирә.
V. Мөстәкыйль эш .
Һәр укучы үз гаиләсенең бер көнлек чыгымнар планын төзи. Һәр укучының фикере тыңлана.
VI. Рефлексия
- Сезгә дәрестә нәрсә ошады? Нәрсә ошамады? Нинди яңалыклар алдыгыз?
VII. Өй эше
- Туган көнегезгә бүләккә күп итеп акча бирделәр дип уйлагыз. Ул акчаны нәрсәгә тотар идегез? Якынча үзеңнең чыгымнарыңның планын төзергә.