Тема. Әйберләр иленә сәяхәт.
Максат. Куелган сорауның характерына бәйле рәвештә җавапларның кыска һәм җәенке формаларын кулланырга, иптәшләренең җавапларын тулыландырырга өйрәтү. Эш урынында кешенең хезмәтен җиңеләйтүче, өйдә һәм урамда кеше өчен уңайлыклар тудыручы предметлар турында күзаллау формалаштыру. Танып белү активлыкларын үстерү, күзәтүчәнлек, әйләнә-тирә турында белемнәренең киңәюе нигезендә туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.
Сүзлек: уйлап табучы, энә карагы
Ярдәмлек: рәсемнәр: кабан дуңгызы, гөлҗимеш куагы, кош очкан рәсем, очкыч, энә карагы бөҗәге, вертолет, тузганак орлыгы оча, парашют, кыңгырау чәчәге, кит балыгы, су асты көймәсе, балык; предметладан кыңгырау
Шөгыль барышы:
Тәрбияче. Без сезнең белән кайда яшибез (Азнакай шәһәрендә) Дөрес, кешеләр шәһәрләрдә, авылларда яшиләр. Ә менә элек, әле шәһәр-авыллар булганчы, алар табигать кочагында яшәгәннәр. Сезнеңчә кайда яшәгәннәр? (урманнарда, тау куышларында, су буйларында).
- Ул вакытта әле йорт хайваннары һәм кошлары да кыргый булганнар. Кешеләр аларны ияләштерә башлаганнар һәм бик кызыклы ачыш ясаганнар. Хайваннар кешеләргә караганда яхшырак ис сизәләр...( яхшырак күрәләр, яхшырак йөгерәләр, алар көчлерәк). Бервакыт кеше кабан дуңгызын күзәтеп торган, аның очлы, үткен казык тешләренә игътибар иткән һәм үзенә дә шундый казык теше ясап карыйсы килгән. Ясаган да. Ул үткен, очлы, кисә торган бер нәрсә уйлап тапкан. Ул ничек атала?
Балалар. Пычак.
Тәрбияче. Борынгыларның пычаклары хәзерге безнең пычакларга бик ошамаган, ләкин алар аны әйберләр кисәр өчен кулланганнар. Пычак белән нәрсә эшлибез? (Балалар җаваплары)
Тәрбияче. Бервакыт кеше ауга барганда гөлҗимеш куагына ялгыш кына кагылган. Нәрсә булды микән?
Балалар. Очлы энәсенә кадалган.
Тәрбияче. Гөлҗимеш куагыннан күреп ул үзенә нәрсә ясаган дип уйлыйсыз? Балалар. Энә, кармак энәсе, ук...
Тәрбияче. “Сабакларым энәле, миңа кагылма яме”, -ди гөлҗимеш куагы. Дөрес, тегә торган энә, тагын кармак энәсе, ук ясаган. Күрдегезме, кеше табигатьне күзәтеп, тормыш итәр өчен үзенә күпме әйбер ясаган. Аны бит кемдер беренче тапкыр күргән, ясап караган, аннары башкаларны өйрәткән. Менә шундый кеше турында, ул – уйлап табучы диләр. Русча әйтсәк – изобритатель. Уйлап табучы нинди кеше була?
Балалар. Игътибарлы, күп белә торган, кызыксынучан, акыллы, оста һ.б.
Тәрбияче. Оста куллы кешеләр турында халкыбызда күп кенә мәкаль - әйтемнәр яшәп килә. Мин мәкальнең башын, ә сез ахырын әйтегез:
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Башлый белсәң бетерә бел.
Ялкаулык –хурлык, тырышлык – зурлык.
Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
Бакча ясамый, алма булмый
Эше барның ашы бар.
Тәрбияче. Димәк, кеше табигатьтән өйрәнә. Икенче төрле әйтсәк, табигать ул –укытучы. Күктәге очкан кошларны күзәтеп кешенең дә кошлар кебек очасы килгән. Ул үзенә зур кош канатын ясап кулына бәйләгән. Биек тау башына менгән дә аска сикергән. Ләкин очып китә алмаган, егылып төшеп кул-аякларын авырттырган. Терелгәч, ул тагын уйлана башлагаган, ничек итеп кошлар кебек очарга. Һәм уйлап тапкан бит. Ул, зур тимер канатлы кош ясаган. Тик тимер кошның канатлары селкемәгән. Ничек уйлыйсыз, кеше нәрсә уйлап тапкан?
Балалар. Очкыч.
Тәрбияче. Табышмакта да шулай дигән:
Канаты бар – җилпеми,
Эче җылы җил тими.
Корыч йөрәкле кош ул,
Безнең яраткан кош ул.
Очкыч турында сөйләп китик әле, ул нинди?
Балалар. Зур, аның эченә күп кешеләр сыя, аңа очып китәр өчен күп җир кирәк.
Тәрбияче. Чынлап та, очкыч ул шәһәр, авыларга төшеп туктый алмый. Ул махсус билгеләнгән җирдән генә очып китә, билгеләнгән җиргә генә төшә. Ул җир ничек атала?
Балалар. Аэродром.
Тәрбияче. Менә шунда кеше тагын уйга калган. Бервакыт аның күзе энә карагына төшкән. Ул чәчәккә куна һәм тиз генә күтәрелеп очып та китә. Энә карагына ошаган нинди машина уйлап тапкан кеше?
Балалар. Вертолет.
Тәрбияче. Хәзер мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез аларга карап әйтерсез, кеше тагын нәрсәләр уйлап тапкан.
Балалар. Тузганак чәчәгенең орлыгы оча – парашютка ошаган; кыңгырау чәчәге – кыңгырауга ошаган.
Тәрбияче. Сезнең кыңгырау чәчәгенең чыңлаганын ишеткәнегез бармы? Ә менә кыңгырау ничек чыңлый (күрсәтү). Кыңгырау турында бик матур шигырь дә бар:
Кыңгырау чәчәкләр җилдә
Баш иеп серләшәләр.
Бер-берсенә карап, алар
Үзара сөйләшәләр:
Ошасак та кыңгырауга
Шалтырап чыңламыйбыз.
Тәрбияче. Сез ничек уйлыйсыз, балыкларны күзәтеп кеше нәрсә уйлап тапкан? Менә кит балыгы (күрсәтү). Нәрсә уйлап тапканнар?
Балалар. Су асты көймәсе.
Тәрбияче. Балык койрыгына ошатып суда йөзгәндә аякка кия торган җайланма – ласты уйлап тапканнар (рәсемен күрсәтү). Мондый үрнәкләр табигатьтә бик күп. Табигать ул кешенең укытучысы, өйрәтүчесе. Яле, үзегез уйлап карагыз әле, тагын нинди табигать билгеләренә карап кеше үз куллары белән ясаган әйберләре бар.
Балалар. Яңгыр – ләйке, җил – вентилятор, кар – суыткыч...
Дидактик уен “ Дөрес әйт”
(Рәсеме күрсәтелә, балалар шуңа карап нинди предмет уйлап табылганын әйтәләр. Мәсәлән, тузганак орлыгы – парашют).
Тәрбияче. Кайчандыр, әллә ничә еллар элек яшәгән бер бик оста кеше. Ул бик күп әйберләр уйлап чыгарган, кешеләр аның уйлап тапкан әйберләрен бик теләп хәзер дә кулланалар. Ул – Иван Петрович Кулибин. Бу оста бик акыллы, тырыш, эшчән булган. Менә нәрсәләр уйлап тапкан ул, тик иң элек минем табышмакларга җавап табыгыз:
Ике тәгәрмәчле арба,
Утсыз да алга чаба ( Велосипед)
Көне буе тик тормый,
Этажлар буйлап йөри.
Тик төймәгә басмыйча,
Ул синең янга килми (лифт)
Күк йөзенә атылам,
Төрле төсләргә керәм.
Бәйрәмнәрдә ялтырап
Шәһәр өстенә төшәм ( салют)
Кычкыртам ипләп кенә,
Атлагыз читләп кенә.
Пип-пип-пип,
Олы юлга кермәгез,
Карамыйча йөрмәгез (автомобиль)
Тәрбияче. Ул әле тагын кесә сәгате, фонарь – прожектор, фортепьяно, тоз чыгара торган машина, чәчкеч һәм тагын әллә нәрсәләр уйлап тапкан. Бу әйберләр барсыда кешеләр өчен кирәкле. Әйтегез әле, суыткыч ни өчен кирәк?
Балалар. Газ плитәсе, үтүк, телевизор.
Тәрбияче. Вакыт үткән саен әйберләр дә үзгәрә. Мин кечкенә чакта компьютор юк иде. Видеокамера да күрмәдем. Кәрәзле телефон да юк иде. Сез зур кешеләр булып үсүгә, сезнең өчен дә яңа әйберләр барлыкка киләчәк. Уйлап табучылар яңа, кызыклы әйберләр уйлап табачаклар. Мәсәлән, элек идәннән чүпне себерке белән генә себергәннәр, ә хәзер ... (балалар җавабы: тузан суыргыч). Тазда кул белән кер юганнар, ә хәзер (кер юу машинасы). Энә белән күлмәкләр теккәннәр, ә хәзер (балалар җавабы: тегү машинасы), мичтә ашарга пешергәннәр, ә хәзер (балалар җавабы: газ плитәсе), арба белән йөк ташыганнар, ә хәзер (балалар җавабы: машина белән), көймә белән сәяхәткә чыкканнар , ә хәзер (балалар җавабв: пароход) . Бу әйберләрнең барсында кем уйлап тапкан ? КЕШЕ.
Тәрбияче. Менә нинди кызыклы әйберләр турында сөйләштек бүген. Сез тиздән мәктәпкә укырга барачаксыз, анда тагында мавыктыргыч әйберләр белән танышырсыз. Бәлки сезнең дә берәрегез уйлап табучы булыр.
Тәрбияче. Минем кулымда уенчык. Аны кеше теккән. Ә аның эчендә кеше уйлап тапкан тәмле, баллы бер ашамлык бар. Бу әйберләрне барсын да кеше ясаган. (конфет тарату).
Файдаланылган әдәбият
1. К.В.Закирова“Әткәм әнкәмнең теле”
2. К.В.Закирова “Гаиләдә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбиясе”
3. Р.А.Борһанова “Туган як табигате белән таныштыру”
Тема. Җирдәге барлык гүзәллек кояштан.
Максат: Балаларның табигать турындагы күзаллауларын билгеләү, аларның бер-берсенә булган бәйләнешен аңларга булышу. Табигатьтәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү эшен дәвам итү, аны сакларга омтылыш уяту, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Сүзлек: кайры, кытыршы, бөре
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, як-ягыбызга күз салыйк әле, нәрсәләр күрәбез?
Балалар. Агачлар, чәчәкләр һ.б.
Тәрбияче: Дөрес, бер сүз белән генә әйтсәк, табигать. Ә күк йөзен күзәткәнегез бармы? Нәрсәләр күрәсез?
Балалар. Болытлар.
Тәрбияче: Без болытны күрәбез, ә безне әйләндереп алган һаваны күрәсезме?
Балалар. Юк.
Тәрбияче: Мин дә күрмим, ләкин ул безнең тирәбездә. Нинди төстә ул? (төссез). Әйдәгез, авызга һаваны сулыйк әле. Ул баллымы, әллә тозлымы? (тәме юк) Хәзер иснәп карыйк, нәрсә исе килә? (дөрес, һава иссез) Чип-чиста һаваның төсе дә, исе дә, тәме дә юк. Әгәрдә һава булмаса нәрсә булыр иде? Борыннарыгызны каплагыз (исни алмыйбыз). Җил һаваны төрле якка куып йөртә, болытларны җыя. Болытлардан нәрсә ява?
Балалар. Җәй көне яңгыр, ә кыш көне кар ява.
Тәрбияче: Яңгыр нәрсә ул? (су) Су турында сөйләштек, ул нинди?
Балалар. Иссез, төссез, тәме юк.
Тәрбияче: Су төрле була дидек. Диңгез суы нинди? (тозлы), елга суы (төче), ә иң тәмлесе? (чишмә суы).(Чишмә суы турында балалар белән әңгәмә үткәрелә)
Дидактик уен “Нинди ераклыкта”
(бер баланы җитәкләп, 5-6 метр араны адым белән атлап, ераклыкны балалар белән каен агачына, ташка һәм башка предметка кадәр араны чагыштырып карау).
Тәрбияче: Җирдә үсүче агачлар, куаклар һәм башка үсемлекләр менә шул суны тамырлары белән суыралар инде.
Аз хәрәкәтле уен «Җир, борын, күк»
(Тәрбияче сүзләрне чиратлаштырып әйтә, шул ук вакытта үзе бармагы белән төртеп күрсәтә, балаларны ялгыштыра, балалар дөрес күрсәтергә тиеш. Мәсәлән, борын ди, үзе һавага күрсәтә)
Тәрбияче: Агачлар җир шарының иң матур бер бизәге. Хәзер, әйдәгез, каен агачы янына барыйк. Кая ул? Карагыз әле, әллә каенда хат бар инде. Укып карыйбызмы?
Хатны уку: «Исәнмесез, минем нәни дусларым! Әйдәгез исәнләшик, мине нык-нык итеп кочаклагыз әле. Мин чынлап та зурмы? Ә миңа көчегез җитәме? Яле, кайсыгыз иң көчле? Мине җирдән тартып чыгарыгыз. (2 бала тартып карый). Мин көчле. Мине нәрсә җирдән җибәрми? (балалар: тамыр). Нигә миңа тамыр кирәк? Минем кайрымны иркәләп карагыз әле, ул нинди? (балалар: кытыршы) Яз җиткәч,кешеләр килеп минем суымны эчәләр. Ни өчен минем суымны эчәләр? (балалар: витаминнары күп) Әдәпсез кешеләр күлмәгемне ертып суымны җыеп китәләр, ярамны бәйләмиләр. Суым күп аккач, яфракларым саргая, мин әкрен кенә корыйм. Суымны эчкәч нәрсә эшләргә кирәк? (балалар: балчык алып кайрысын сыларга һ.б.)
Каен. Мин бер үзем генә яшәмим. Минем нәни дусларым бар. Тамырым янында нәрсәләр яши?
Балалар. Коңгызлар, селәүченнәр, кырмыскалар …
Каен. Яфрагымда?
Балалар. Камкалар йөри, кошлар кунып сайрый …
Каен. Минем дусларым - кешеләр дә, Мин аларга да бик кирәк? Ни өчен дип уйлыйсыз?
Балалар. Бөреләреннән дару ясыйлар, мунчада чабынырга себерке бәйлиләр, күләгәсенә ятып ял итәләр һәм башкалар
Тәрбияче:Рәхмәт сиңа, каенкай. Балалар, әйдәгез каен агачы белән саубуллашыйк та юлыбызны дәвам итик.
Тәрбияче: Менә кызык, һава да, су да, җир дә барлык тереклек өчен кирәк. Ә нәрсә җылы бирә? (балалар: кояш). Кояш булмаса нәрсә булыр иде? Тәрбияче: Дөрес, җирдәге барлык гүзәллек кояштан. Табигать бездән башка яши ала, ләкин без табигаттән башка яши алабызмы? Нигә юк?
Безнең иң зур теләгебез:
Аяз күктә кошлар сайрасын,
Яшел урман җырлап шауласын.
Һәрвакыт кояш елмаеп, нурларын сипсен
Ләйсән яңгыр явып, җирне ямьләсен,
Салават күпере безне сөендерсен
Чишмәләребез челтерәп аксын
Табигатебез мәңге гүзәл булсын!
Файдаланылган әдәбият
1. Г.З.Гәрәфиева“Сөмбеләне кем белә?”
2. Р.А.Борһанова “Туган як табигате белән таныштыру”
3. Р.А.Борһанова “Татар теле өйрәнә нәниләр”
Алып баручы: Туган илкәй...
Бу исемдә язгы моңнар,
Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.
Бу исемдә - киләчәгем һәм үткәнем,
Туган халкым, туган илем,
Туган телем.
Туган илебезнең туган көне бүген. Туган көнгә, әлбәттә, дусларны чакырабыз. Татарстан җире – ул дуслык иле, янәшәбездә төрле милләт халкы тату яши. Бездә бүген дуслык бәйрәме!
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә бүген кунакка.
Дуслык – безнең тормыш үзәге,
Дуслык - безнең тормыш бизәге.
Залга төрле милләт киемнәре кигән балалар керәләр. Һәрберсе үз телендә исәнләшә:
Татар: Исәнмесез, дусларым!
Рус: Здравствуйте, мои друзья!
Башкорт: Һаумыһыгыз, дустарым!
Мари: Арумы, карендәшләр!
Чуваш: Авани, тус!
Җыр: “ Исәнмесез, дусларым” (Н.Н.Скорикова көенә башкарыла)
Без барабыз, барабыз,
Атлап-атлап барабыз,
Яңа парлар табабыз, табабыз, табабыз.
Исәнмесез, дусларым!
Здравствуй, миленький дружок!
Һаумы, минем дускаем!
Арумы, карендәшләр!
Авани, тус!
Ирекле юнәлештә атлап йөриләр
Парлашып кара-каршы басалар
Куш куллап күрешәләр
Уң һәм сул яңакларын тигереп алалар
Уң кул белән күрешәләр
Уң кул белән парының җилкәсенә тиеп алалар
Уң кулны күтәреп сәламлиләр
Алып баручы: Безнең республикада төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр.
Без - бер илнең балалары,
Барыбызда дуслар без.
Татарлар, чуваш, марилар,
Башкортлар, руслар без.
Без - татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет!
Без – татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.
Туган җир, дуслык турында җыр башкарыла
Алып баручы: Һәр халыкның үз теле, үз милли киемнәре, үз гореф-гадәтләре, үзенә генә хас матур җырлары, биюләре бар.
Башкорт: Чың-чың итеп чыңлыйлар
Толымнарда чулпылар.
Иңбашына чаклы төшкән
Матур көмеш алкалар.
Башкорт халык биюе “Чәй эчү”
Башкорт халык уены “ Бакыр бүкән”
Балалар бер түгәрәк булып, җирдә “бакыр бүкән” булып чүгеп утыралар. Һәрберсенең артында бер бала – “сакчы” басып тора. Арадан бер бала “бүкәнсез” кала. Ул килә дә “сакчы” белән сүз башлый:
- Бакыр бүкән сатлык микән,
Сатып бирмәссез микән?
- Бакыр бүкәнемне сатам,
Узышып карый алдан, - ди дә, түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы юнәлештә йөгереп китәләр. Беренче килгән бала “бакыр бүкәннең” сакчысы була.
Мари: Күлмәгемнең матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Марича җырлап күрсәтәм,
Булган егет дисеннәр.
Мари халык җыры “Кылтын”
Мари халык уены “Биляша”
Бер-берсеннән 3-4 метр ераклыкта 2 сызык сызыла яки 2 бау сузыла. Уйнаучылар, ике командага бүленеп, сызык артына тезеләләр. Беренче командадан берәү “Биляша” дип кычкырып, каршы командага таба йөгерә. Каршы командада һәр уенчы ул килүгә уң кулын алга сузып тора. Йөгереп килүче үзе теләгән баланы кулыннан тотып ике сызык арасына алып чыга һәм алар тартыша башлыйлар (кулны ычкындырырга һәм ике кул белән тотынырга ярамый). Кем каршы якның сызыгы аша үтеп чыга, шул җиңелүче – каршы командага күчә һәм җинүченең артына баса. Аннары икенче командадан уенчы каршы командага “Биляша” дип йөгерә. Уен шулай дәвам итә.
Рус: Наш Татарстан
Дружбою славится,
Нам жить в Татарстане
Очень нравиться
Русский шуточный танец с балалайкой
Русская народная игра “Плетень»
Бар чагында буш вакытлар
Табылган бу табышмаклар,
Эзлик әле җавабын да
Дуслар белән җыелганда.
Татар халык табышмагы
1. Җир астында алтын казык. (Кишер)
2. Килмәсәм чакыралар,
Килсәм – качалар. (Яңгыр)
Русская народная загадка
1. Поменял трусишка цвет,
А потом запутал след. (Заяц)
2. Зимой и летом
Одним цветом. (Елочка)
Башкорт халык табышмагы
1. Дүрт егеткә бер башлык. (Өстәл)
2. Бер тычканда өч койрык. (Сәнәк)
Чуваш халык табышмагы
1. Теле юк, ә сөйли. (Китап)
2. Күмер түгел, ут түгел,
Алсаң пешерә. (Кычыткан)
Мари халык табышмагы
Камчы белән кумыйлар,
Солы да ашатмыйлар,
Җир сөргәндә
Җиде төрән тарта. (Трактор)
Чуваш халык такмагы
Ачине – папине,
Лаптоок , лаптоок сопкине.
Ашшө кайноо пасара,
Кулач илсе килет – ха
Амөш кайноо щырлана,
Щырла татса килет – ха,
Паппа ту, паппа ту,
Няня синче паппа ту.
Чуваш халык уены “Сеткан кайак тинэсрэ” (“Диңгездәге ерткыч”)
Бер бала ерткыч балык булып сайлана, ә калган балалар – нәни балыклар. Уен өчен 2-3 метр озынлыкта бау кирәк. Бауның бер башы төенләнеп казыкка кигерелә. Балалар казык тирәли түгәрәк ясап баса, ә “ерткыч” балык түгәрәкнең тышында кала. Ерткыч булып сайланган бала, бауның икенче башыннан тотып, казык тирәли түгәрәк ясап йөгерә. Бау якынайгач, бала-балыклар аның аша сикерәләр. Бау аягына тисә, бала уеннан чыга.
Татар кызы: Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы – гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.
Татар малае: Әнием туган көнемә
Бүләк итте түбәтәй.
Шундый матур түбәтәем,
Үзем кебек бәләкәй.
Татар халык биюе “ Шома бас”
Татар халык уены “Кәрия-Зәкәрия”
(К.В.Закирова “Уйный-уйный үсәбез”, 145 бит)
Их, дуслар, сезнең белән
Шат минем күңелләрем
Гел дә шулай дуслык белән
Үтсә иде гомерем.
Алып баручы: Ә хәзер, әйдәгез, тугандаш халкыбызның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк, аларны тыңлыйк.
(Һәр бала кулына күчтәнәч күтәреп чыга)
Татар: Безнең татар апалары
Пешерә баллы чәкчәк.
Авызга кабуга эри,
Телең йотмыйсың чак-чак.
Рус: Ох, какие вкусные
Блинчики у нас,
От чистого сердца
Испекли мы для вас.
Башкорт: Алып килдем сезгә, дуслар,
Күчтәнәчкә башкорт балы.
Салкын тиеп китсә әгәр,
Безнең бал ул бик шифалы
Чуваш: Тантаналы мәҗлесләрдә
Бәлешнең урыны түрдә.
Көн саен ашап торсак та,
Кире какмабыз бердә.
Мари: Нарат җиләге согын
Һәркем яратып эчә.
Файдасы бар бал кушкач,
Әгәр дә салкын тисә.
Җыр “Кунаклар” (Ш. Галиев сүзләре, С.Сабирова көе)
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса, яшәү күңелле,
Уңай була һәрбер эшеңдә.
Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,
Дустан башка булмый яшәргә.
Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк
Дуслык орлыкларын чәчәргә.
Алып баручы: Кадерле, дуслар! Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Һәркайсыгызның өендә – муллык, тәнендә – саулык, фикерендә – зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!
Файданылган әдәбият
Балалар бакчалары өчен хрестоматияләр: “Раушан көзгесе”, “Иң матур сүз”, “Гөлбакча” К.В.Закирова “Уйный-уйный үсәбез”