Максат: 1) темага караган сүзләрне актив кулланышка кертү;
2) монологик-диалогик сөйләмне камилләштерү йөзеннән эндәш һәм кереш сүзләрне кулану;
3) тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау;
4) дусларыңа карата игътибарлы булу, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Материал: 1) Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башл.гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 2нче кисәк, Р.З.Хәйдәрова.- Казан: Мәгариф, 2010. -
2) Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева Казан.Татарстан китап нәшрияты нәшрияты.2011);
3) Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, презентация, саннар язылган шарлар, фишкалар.
План конспект
1. Оештыру :
Укытучы:
-Исәнмесез, дусларым. Без сезнең белән инде дүрт ел дус булып яшибез. Бүгенге дәрестә без сезнең белән нәкъ менә дуслык турында сөйләшербез. Укучылар, сезнең дусларыгыз бармы? (җаваплар тыңланыла)
Укытучы:
- Минем дә дусларым бар, алар белән таныштырып китимме?
Фоторәсемнәр аша ташыштыру.(СЛАЙД)
Бу- Алинә. Без аның белән бер сыйныфта укыдык.
Бу - Гөлфинә.Ул- укытучы.
Бу минем апам Чулпан.Ул - юрист булырга тели.
Бу- Надежда Николаевна белән Ирина Федоровна. Алар, минем хезмәттәшләрем.
Укытучы:
- Укучылар, без үзебезгә яхшы дуслар гына сайлыйбыз, шулай бит?!
Әйдәгез сайлап китик: (уңай сыйфатларга кул чабалар) (СЛАЙД)
Акыллы-надан,
юмарт-саран,
ихтирамлы-тупас,
ягымлы –усал,
көчле-куркак,
тугры –икейөзле,
тырыш –ялкау.
Укытучы:
- Укучылар, янәшәдәге дусларыгыз нәкъ шундыйдыр дип уйлыйм. Дәресне «Дусларча ярышу» « Дружеский поединок» итеп үткәрергә тәгъдим итәм. (СЛАЙД)
-Сез бүген парлап ярышасыз. Җаваплар биргән вакытта бер-берегезгә ярдәм итегез. Һәр дөрес җавап өчен мин сезгә бүген комплиментлар өләшермен. Кайсы парның комплиментлары күбрәк булыр икән?
2. Актуальләштерү
Укытучы балалар белән диалог оештыра. (СЛАЙД)
-Синең дустың шаянмы?
-Дустыңның әтисе кем?
-Дустыңа бүләк әзерләдеңме?
-Дустыңны бүген очраттыңмы?
-Дустыңнан ярдәм сорыйсыңмы?
-Дустыңда кунак булдыңмы?
Укытучы:
-«Дустың» сүзен кайсы килешләрдә кулландык?(укучылар килешләрне билгеләп, һәр килешнең мәгънәсен ачыклап китәләр)
3.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
Укытучы:
-Дустың сүзен барлык килешләрдә дә кулландык. Тактага иътибар итегез. Килешләргә туры китереп сүзтезмәләр төзегез.(СЛАЙД)
1. Дустым кулану өчен сүзләр:
2. Дустымның булдым, күрдем,бирдем. үрнәк алам,
3. Дустыма акыллы, әнисе
4. Дустымны
5. Дустымнан
6. Дустымда
Укытучы:
- Бу сүзтезмәрне дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
Физминут (СЛАЙД)
Дәртле көйгә кушылып укытучы белән берлектә укучылар бию элементлары кергән күнегүләр ясыйлар.( биегән вакытта бер-берсенә елмаялар)
4. Алган белем һәм күнекмәләрне гамәли куллану.
Интрактив тактада биш пар өчен биш теманы чагылдырган тематик рәсемнәр чыга бара.Ярышучы парлар үз номерларына туры килгән темага диалог төзиләр, парлап чыгыш ясыйлар. (СЛАЙД) Темалар түбәндәге үрнәкләрдә күрсәтелгән:
- дустың белән кайда таныштың?
- синең дустың бармы?
- дустың кем булырга тели?
- дустың ничек укый?
Укытучы:
-Әйдәгез ,укучылар, бераз ял итеп ,“бала”дип исемләнгән интерактив мультимедияле китапханәдән дуслык турында әкият тыңлыйк. Аннан соң, картиналар ярдәмендә сорауларга җавап биреп, берничә сораудан торган тест эшләп алырбыз. Шуның өчен, әкиятне игътибар белән тыңлагыз! (СЛАЙД)
Укытучы:
- Укучылар, әйдәгез дуслык турында мәкальләрне искә төшерик әле. (дуслык турында мәкальләр язылган конвертлар өләшенелә. Бирелгән сүзләрдән мәкальләр төзелә)(СЛАЙД)
“Дус акчадан кыйммәт”
« Дуслык таулар күчерә»
« Дустың нинди, кадерең шундый»
« Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы.»
6.Йомгаклау
Интерактив тактада дөрес җаваплар белән дуслык турында мәкальләр күрсәтелә.
Дәрес буена җыелган комплиментлар( фишкалар артына язылган сүзләр) укыла
7.Өй эше.
- Дуслык темасына ребус төзергә.