Тема:Өлеш һәм анын кыйммәте.
МАКСАТ:1)сумма,аерма һэм тапкырчыгыш төшенчәләрен ныгыту ;
2)яңа төшенчәләр –өлеш,өлешнең кыйммәте төшенчәләрен формалаштыру ;
3)логик фикерләүләрен үстерү;
4)үзара ярдәмләшу сыйфатларын тәрбияләү;
Универсаль уку кунекмәләре:
ТБ(ТАНЫП -БЕЛУ):төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру ;материаль объектлар кулланып биремнең дөреслеген тикшерү;
Ш(шәхси):дәреслек геройларына ярдэм итудә танып -белү инициативасы күрсәтү;
Коммуникатив:партадашың белән хезмәттәшлек итү
Материал:дәреслек 2 класс А.Л.ЧЕКИН,2 кисэк 90-91 бит.;тапкырлау таблицасы,дәреслектәге рә-
семнәр.
ҖиҺазлар:төсле карандаш,линейка,төсле бур,калькулятор
Дәрес барышы.
1.ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.
2.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.
Тапкырлау таблицасын кабатлау.
-Чылбыр мисал чишу.2х3=… х3=…:9=…х7=…:2=…х5=…
-математик диктант: булу гамәле язылган мисалларны гына язып алырга.
5х5 81:9 42:7 30-6 7+8 20:5 25:5
-диктант нәтиҗәләрен тикшерү
-мәсьәлә чишү:
Рәткә 16 түгәрәк яса, аларны 4 әр түгәрәк итеп авыш сызыклар белән төркемнәргә бүл.
-Ничә төркем килеп чыкты?
-Саннар ярдәмендә ничек язып була?(16:4=4)
-Мәсьәлә 2:
Санау таякчыклары ярдәмендә эшләү:
- Мәктәптә 26 укучы укый,алар партага 2 шәр булып утырганнар.Укучылар ничә партада утыра?
(Аналогик рәвештә тикшерелә)
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА
3.ЯНА ТЕМАНЫ АҢЛАТУ
-Нәрсә ул сумма?
-Нәрсә ул тапкырчыгыш?
-Нәрсә ул аерма?
-№1 90 бит,бирелгэн анлатмалардан бүлү гамәле булганын язып алалар.(25:5,42:6,100:2)
-Өлеш төшенчәсен аңлату(язып алынган һәр аңлатма өлеш дип атала)
-№2,90 бит,саннарның өлешен язарга.8 һәм 4 ул 8:4 (калганнарын укучылар үзләре эшли)
-Өлешне рәсем ярдәмендә күрсәтү.
-№3,90 бит.
Өлешнең кыйммәте төшенчәсен аңлату.8:4=2 – бу бүлү гамәле язмасы.2 саны 8:4 өлешенең кыйм-
мәте була.
4ЯҢА МАТЕРИАЛНЫ НЫГЫТУ
-№4,91 бит,өлешләрнең кыйммәтен исәпләү (рәсем яки санау таякчыклары ярдәмендә)
-авыр бирем эшләү,№5,91 бит,һәрберсенең кыйммәте 2 тигез булган 3 өлеш төзеп язу.
5.ҮТКӘННӘРНЕ КАБАТЛАУ.
-Калькулятор белән эшләүне искә төшеру.Калькуляторда бүлү гамәле тамгасын күрсәтү
-№6,91 бит(Әмиргә 28:7 гамәлен калькуляторда исәпләргә ярдәм итү.)
-өлешләрнең кыйммәтен калькулятор ярдәмендә исәпләү.
56:8 81:9 120:10 63:7 200:40
6.ЙОМГАКЛАУ.
-Нинди яңа төшенчәләр өйрәндек бүген?
-Нәрсә ул өлеш?
-Нәрсә ул өлешнең кыйммәте?
Өй эше:№7,91 бит,мәсьәләне калькулятор ярдәмендә чишәргә.