Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы “Югары Шепкә гомуми белем бирү мәктәбе”
2 категорияле 2 сыйныф укытучысы Миннеханова Зөлфия Галимҗан кызы
2013 ел
“Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.”
Алып баручы.Хәерле көн,хөрмәтле укучылар,кунаклар.Без бүген сезнең белән”Уңыш бәйрәме”нә җыелдык.Укучылар сезгә игеннәр,яшелчәләр турында шигырьләрен сөйләрләр,мәкаль,табышмаклар әйтерләр,җырлап-биеп тә күрсәтерләр,уеннар уйнарлар. Рәхим итеп безнең белән бергә ял итегез,күңел ачыгыз. Безнең бүгенге бәйрәмгә көз кызы Сөмбелә дә килгән. Бәйрәмгә шулай ук яшелчәләр,игеннәр килгән. Елның кайсы вакыты җиткән соң балалар?(көз)
Көз турында җыр:,
Җәен күлгә бәбкә тула
Бәпкә төсе сап-сары
Ә көз җиткәч сары була
Эре чәкән,вак тары.
Сары төс ул була күпләп
Алтын бөртек төсе ул.
Бөртек безңен тәмле икмәк
Икмәк җирнең көче ул.
Көздән курыкмыйм-
Салкын ул диеп;
Көзне сөям-
Алтын ул диеп.
Чынлап та көз җиткән, Көзне яңгырлар алып килгән икән. “Зонтиклар биюе”
1. Шаулап яңгыр яуганда,
Басуларны юганда,
Бакчаларны юганда,
Чиләкләп су койганда.
2.Ак күмәчләр ява ди-
Җиләк-җимеш ява,-ди
Бәрәңгеләр ява,-ди
Эй шатлана Дәү әни.
3.Алсу,кызыл,сап-сары
Алмалар пешеп тора.
Сыйланыгыз дигәндәй,
Лып итеп төшеп тора.
4. Кояш җәй буе
Игеннәргә нур сипте.
Алтынсу су йөгертте
Яшелчәләр дә өлгертте.
5. Күңелләргә якты нур өләшеп
Шатлык өстәп һәрбер йурәккә
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
А.Б. Яшелчәләр ,игеннәр бигрәк мул булып үскән.
-Иген үстерүчеләр,сезнең басуларда нинди игеннәр үсте сон?
Безнең иркен басуларда
Бик күп игеннәр үсте.
Арпа,бодай һәм солы
Арыш,борчак һәм тары.
А.Б. Яшелчә үстерүчеләр нәрсәләр үстергән соң?
-Безнең матур бакчабызда
Бик күп яшелчә үсте.
Кишер,кыяр,суган
Кабак,шалкан кәбестә.
А.Б. Сүзне “Уңыш колхозы” җитәкчесе (1 укучы) бирик әле.
Ул нәрсә дип шатландырыр икән?
Арыш,бодайлар белән
Колхоз амбары тулды.
Яхшы эшләгәч уңыш күп,
Бар кеше дә бай булды.
А.Б. Менә сезгә бик зур рәхмәт. Ә соң быел нинди игеннәр уңды? Инсаф,син нинди иген үстердең? (Түрдә өстәл,шунда игеннәр куела)
Кар астында кыш үткәрәм,
Яшел тунымны киеп,
Көздән чәчеп калдырганга
Өлгерәм мин иң элек.
Башта буынга сикерәм,
Аннан серкә очырам,
Мин буламдыр арыш,
Буем була ун карыш.
А.Б. Балалар нинди иген үстергән? Алмазны тыңлап карыйк. Ул нинди иген үстергән икән?
Буем озынлыгы белән
Аз калышам арыштан.
Мин аңардан күп уздырам,
Уңыш өчен ярышта.
Эшкәртсәләр бөртегем
Бөтен шартын китереп.
Бодайдан күмәч пешә,
Күбек кебек күпереп.
(Бодай салынган капчыкны кәрзингә сала)
Айнур,нинди иген икән?Тыңлыйк әле.
Мин бигрәк сусыл солы,
Бөртекләрем сулы-сулы
Балаларны тиз үстерәм,
Атларга көч -куәт бирәм
Солыны күбрәк чәчегез,
Файдасы күп белегез!
Регина
Солыныкы шикелле үк
Чукларым бар.
Меңәрләгән бөртегем бар.
Мин бит тары булам,
Сөттә җидегә ярылам
Алт ын сары бөртекләрдән
Бик тәмле ботка булам.
Салаватны тыңлап карыйк әле.
Бал кортлары үбә,
Карабодай керфекләрем
Тары кебек бик вак түгел
Бөртекләрем.
Соң чәчеләм,иртә кайтам
Басу-кырдан
Табыннарда мин бик затлы
Ризык булам.
Илмир нинди иген алып килгән?
Сабакларым җиргә ятып,
Үсә минем
Чәчәкләрем ал –шәмәхә
Төстә минем.
Балаларга ошый минем
Яшел чагым
Карабодай белән һич юк
Ошаш ягым.
Инсаф җәйләр буе нәрсә үстергән?
Сары эшләпә киябез
Җем-җем итә күзебез.
Гел кояшка караганга
Кояш төсле үзебез.
Көн багабыз,төн йоклыйбыз
Без булабыз көнбагыш.
А.Б. Игенчеләр бик тырыш,уңган кешеләр,алар бит ипи үстерүчеләр. Аларның хезмәт нәтиҗәсе-табыннарга икмәк.Икмәк турында мәкальләр беләбезме икән без?
3,4 класс укучылары мәкальләр әйтәләр.
Көзнең капчыкларында,амбарларында ниләр булганны белдек,ә соң көзнең кәрзинендә ниләр бар икән?
(җыр “Кәрзинеңдә ниләр бар”)
Хәзер ,яшелчә үстерүчеләр җитәкчесенә мөрәҗәгать итик әле.Гөлфия ,сез яшелчә бакчагызда ниләр үстердегез соң?
Кәбестәләр,суганнар
Түтәлләргә тулганнар...
Кишер белән чөгендер
Тик җыеп кына өлгер.
Рузилә син түтәлләрдә нинди яшелчә үстердең?
Тышым сары,эчем ак
Исеме дә бит суган.
Ай һай,бирәк яратам.
Ерактан торып елатам.
(суганны кәрзингә куя)
Адилә нәрсә үстергән?
Таң нурларым,кичке шәфәкъ төсен,
Җәй буена үзем җыйдым да,
Алтын казык булып,татлы булып,
Үстем менә җил куенында.
Әйдәгез әле ,Ландышны тыңлыйк. Ул табышмак әйтә.
Түгәрәк мин ай түгел,
Сары,тик кояш түгел.
Тәмле тик алма түгел
Койрыклы тычкан түгел.
Ә Гөлназ нинди яшелчә алып килгән?
Җәй буена яшел булам,
Көз җиткәч тә кызарам.
Хәтта чибәррәк булам
Иннек сөрткән кызлардан.
Сәйфулла ниләр үстергән?Сез ул яшелчәләрне беләсезме икән?
Берсеннән аның заводлар
Тәмле шикәр алалар.
Икенчесен вак-вак итеп,
Турап ашка салалар.
Без икебез бертуган-
Беребез кызыл,беребез ак.
Чөгендер без,күреп бак.
Илдар табышмак әйтә:
Үзем бер бөртек
Эчем мең бөртек
Башым җирдә
Койрыгым комда.(кабак)
Илнара,нинди бүләк белән килгән?
Кәбестәләр үсеп утырды
Тәгәрәп китәрдәй булып,
Витаминнар күп кәбестәтә
Уңды әле күп булып.
Айзатны тыңлыйк әле.
Яшелчәнең иң туклыклысы
Бәрәңге аларның аксакалы
Эшем күп,ашым тәмле
Иренмичә аша яме!
А.Б.Яңгыр явып,су сибеп,сез тырышып җырлый-җырлый иген һәм яшелчә үстергәнсез.Ә хәзер игеннәрне,яшелчәләрне нишләтик соң,җырлап күрсәтегез әле.
“Уңыш турында җыр”
Олылар да әйткәннәр бит:”Хәрәкәттә-бәрәкәт”дип.Әйдәгез әле,инде җырлаганча,уңышны машиналарга төяп шәһәргә озатыйк.Игеннәрне элеваторга,ә яшелчәләрне базга урнаштырыйк.
“Уңыш ташу”уены-музыка.
Игеннәрнең бер өлешен шәһәргә озаттык.Ә бит балалар,тиздән яңадан яз җитәр.Ә язгы чәчүгә орлыклар кирәк булыр.Әйдәгез,амбарларга орлыклар да салыйк әле.Сезнең алдыгызда поднослар.Подносларга орлыкларны аерып салырга кирәк.
“Үрдәкләр” биюе
“Бәхет” уены
“Табышмаклар”уены.
Көз кызына сүз бирү:
Алтын көз диләр,алтын көз!
Кайда аның алтыны?
Ул алтын безнең түккән тир
Тырыш хезмәт ялкыны.
Шул ялкын безнең сыебыз-
Арыш-бодай кешеле.
Җирдә тик хезмәт олылый
Һәм алтынлый кешене.
Кулланылган әдәбият:
1. Балалар фольклоры һәм йөз төрле уен.Төзүчесе:Нәкый Исәнбәт.
2.Татар халык иҗаты.Табышмаклар.
3.Татар халык иҗаты.Мәкальләр һәм әйтемнәр.