Тапкырлар һәм зирәкләр кичәсе.
Максат: -укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү;
-төрле фәннәрдән табигать турындагы белемнәрен киңәйтү
һәм ныгыту;
-туган якка мәхәббәт тәрбияләү;
Конкурста 2 команда катнаша.
Ал.б Һәр көн саен хәерле көн телим,
Аяз көннәр телим илемә.
Биек күкләр телим бөркетләргә
Һәм иминлек телим илемә.
Хәерле көн димен һәр бөркеткә,
Кояшлы көн телим гөлләргә.
Сөйкемлелек телим яшь кызларга
Һәм сабырлык телим ирләргә.
Юлчыларга хәерле юл телим,
Чәчәкләргә карап елмаям.
Һәрбер кеше якын кардәш сыман,
Үз балам күк тоела һәр бала.
Шуңа күрә хәерле кйн телим
Таңнар туган саен җиремә.
Аяз көннәр телим һәммәгезгә
Һәм иминлек телим илемә.
Кичәнең шартлары белән таныштыру.
Программа.
Командаларга бүленү, исем, девиз сайлау, капитаннар билгеләү.
1. Командалар белән танышу.
2. Капитаннар ярышы.
Сораулар:
1.Ни өчен кабан дуңгызы пычракта коена?(Пычрак катламы чебен-черки тешләвеннән саклый)
2.Матур тавышлары өчен японнар нинди хайванны өйдә тоталар?(бака)
3.Нинди хайванның колаклары аякларында?(чикерткә)
4.Тир йөзендә нинди кошлар күбрәк?(йорт кошлары)
5.Барлык черкиләр дә кеше һәм хайван канын эчәләрме?(юк.
Ана черки кан эчә,ата черки үсемлекләр белән туклана)
6.Урманда яшәүче иң зур үрмәкүч?(тарантул)
7. Болганчык суда балык тотарга ярата дип кайчан әйтелә һәм ул биологик яктан дөресме?(дөнья тынгысыз вакытта үзенә файда ясап калырга яратучылар хакында әйтелә.Су болганчык вакытта балыклар ятьмәне күрмиләр һәм тиз эләгәләр)
8. Иң биек үлән?(банан)
3.Командалар конкурсы.
А) Командаларга сораулар:
1. Табигатьне саклау буенча закон кайчан кабул ителгән?(Татарстан буенча 1997 елның февраль аенда,Россиядә
1991 елда)
2. Бакаларның нинди файдасы бар?(корткыч бөҗәкләрне юк итәләр)
3. Бал корты чаккач үлә.Ни өчен?(ук тәндә өзелеп кала,шул җәрәхәтеннән үлә)
4. Табигаттә иң нечкә җеп?(пәрәвез)
5. Ни өчен кыш көне чыпчыклар һәм вак кошлар йоннарын тырпайталар?(тырпайган каурыйлар арасында һава күп була һәм җылылык аз югала)
6. Нинди хайваннарның йоклаганда күзләре ачык?(елан.балык)
Б) “ Адым саен я җәнлек ,я кош” конкурсы.
(1нче команда-җәнлек,2 нче команда-кош исемен адым саен атый)
В) “Мәкалләр һәм әйтемнәр беләсеңме? конкурсы.
Дәвамын әйтергә:
1. Ил төкерсә,......(күл булыр)
2. Аерылганны аю ашар,...(бүленгәнне бүре ашар)
3. Ялгыз агачны....(җил сындырыр)
4. Сәламәт тәндә....(сәламәт акыл)
5. Эшләп үлмәссең,.....(чирләп үләрсең)
6. Кар күп булса,.....(иген уңар)
7. Агач җимеше белән,....(кеше эше белән матур)
8. Бакча ясамый,....(алма булмый0
9. Саф һава- .....(тәнгә дәва)
10.Ипи,тоз-....(якты йөз)
11. Кош канаты белән,-.....(кеше дуслары белән көчле)
12. Күз өчен яз яхшы,.....(авыз өчен көз яхшы)
Г) “Әдәбиятчылар” конкурсы.
Бу юлларның авторлары кем?
Минем песи гаҗәп хыянәтсез,
Мулла кебек тәүфыйк иясе,
Каймак куясыңмы,ни куйсаң да,
Һич кенә юк инде тиясе. (Һ.Такташ)
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән карлыгачым. (Г.Тукай)
Д) Табигатне саклау темасына реклама ясарга.
Нәтиҗә ясау.Йомгаклау.