Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Закирова В.Н.,
Татарстан Республикасы
“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең
Лениногорск шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 12 нче лицей
Татар теле, 4 нче сыйныф, рус группасы.
Тема: Сыйфат турында төшенчә бирү.
Максат: дөрес уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләре формалаштыру, сүз байлыгын үстерү; укучыларны телдән һәм язма сөйләмдә сыйфатларны куллана белергә өйрәтү; укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.
Дәреснең тибы: яңа теманы өйрәтү дәресе.
Дәрес төре: катнаш.
Җиһазлау: дәреслек, ребуслар, рәсемнәр, кроссворд.
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Бүген безнең дәрескә кунаклар да килде, әйдәгез, алар белән дә исәнләшик.
- Исәнмесез, кунаклар!
- Кәефләрегез ничек?
- Бүген көн нинди? Җил исәме? Кар явамы?
II. Өй эшен тикшерү.
“Син кайда яшисең?” - диалог. Парлап сөйләшү.
III. Актуальләштерү.
1) Ребуслар чишү.
(Сары, төрле, кызыл, баллы, кызыклы, матур, кара).
- Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр? (- Нинди?)
2) - Дөрес. Ә хәзер, иҗади диктант язабыз.
- Ябалак, аю, төлке, бүре, кырмыска, тиен, куян.
- Хәзер менә бу схема буенча сүзтезмәләр төзеп языгыз. (Хәйләкәр төлке, усал бүре, кечкенә кырмыска, матур тиен, йомшак куян).
IV. Яңа тема.
- Укучылар, бүген безнең темабыз “Сыйфат” дип атала. Ә максатыбыз сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белергә өйрәнү.
1) Таблица буенча сыйфатка билгеләмә бирү: Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.
2) Текст өстендә эш: “Этләр кагыйдә белми”.
а) Текстны дөрес, сәнгатьле уку.
б) Сүзлек эше (сүзтезмәләр, җөмләләр төзү).
күзәтә – наблюдает,
теге ягына – на ту сторону,
юл йөрү кагыйдәләре – правила дороңного движения.
в) Текст буенча сорауларга җавап бирү.
г) Текстан сыйфатларны табып дәфтәрләргә язу.
д) Текстны рус теленә тәрҗемә итү.
V. Физкультминут.
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары – артка.
Кулларны биетәбез,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Азрак кына “йоклыйбыз”,
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.
VI. Ныгыту.
1) 4 нче күнегү. Тәрҗемә эше.
Белая собака – ак эт, красный шар – кызыл куык, в зеленом лесу – яшел урманда, книга с синей обложкой – зәңгәр тышлы китап.
2) 5 нче күнегү. Бирелгән текстка сыйфатлар өстәп язу:
Урман.
Менә урман. Урман ... . Анда ... каен, ... имән, ... чыршы үсә. Урманда ... төлке, ... куян һәм ... аю яши.
3) Табышмак уку, җавабын һәм сыйфатларны табу.
Алгы тәпие кыска,
Чаба ул бик оста,
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка.
(Куян)
VII. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.
VIII. Өйгә эш бирү.
Кулланылган щдщбият:
1.Дәреслек. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.-Тулыл.2 нче басма.-Казан: Мәгариф, 2000.
2.Р. Р. Нигъмәтуллина “Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык. Морфология, часть 2”, 1994.
3. Р. Р. Нигъмәтуллина “Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык. Морфология, часть 1” Челны, 1994.