Зәй муниципаль районы 6 нчы урта гомуми белем мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Раушания Габбас кызы
Тема:
Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәре белән таныштыру
Татар теле , 1 нче сыйныф, рус төркеме.Дәреслек:Хәйдәрова Р.З.
Тема: Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәре белән таныштыру
Максат. Ат,сыер,сарык,дуңгыз,кәҗә,каз,үрдәк,әтәч,тавык,чеби,эт,песи сүзләре белән таныштыру.
Шул сүзләрне кулланышка кертү.
Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера белергә һәм дөрес әйтергә өйрәтү.
Хәрефләрне һәм авазларны төркемнәргә аера белү күнекмәләрен камилләштерү.
Материал. Дәреслек, методик кулланма, йорт хайваннары һәм кошлары уенчыклары,уку-язу әсбапларының рәсемнәре, авазлар һәм хәрефләр язылган 2 агач рәсеме, калын һәм нечкә сүзләр язылган кәгазь битләре.
Дәрес барышы.
1. Дәресне оештыру.
- Исәнмесез, укучылар.
- Исәнмесез.
- Хәерле көн.
- Хәерле көн.
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Утырыгыз.
2. Фонетик зарядка.
Укучылар тактаның бер ягына калын әйтелешле, икенчесенә нечкә әйтелешле сүзләрне эләләр. Ул сүзләр дөрес итеп укытыла.
(Мәктәп,карандаш,бетергеч,акбур,дәфтәр,очлагыч.)
3. Хәрефләр һәм авазлар кабатлана.
2 агач рәсеме эленә. Бер агачта алма формасында – авазлар, икенчесендә - хәрефләр эленгән. Укучылар хәрефләр белән авазларны парлап, төркемнәргә бүләләр (1 – калын сузыклар, 2 – нечкә сузыклар, 3 – яңгырау тартыклар, 4 – саңгырау тартыклар).
4. Уку-язу әсбапларының исемнәрен кабатлау.
Рәсемнәр күрсәтеп, укучыларга сораулар бирергә.
- Бу нәрсә?
- Бу китап (каләм,дәреслек,бетергеч,дәфтәр,акбур,очлагыч).
5. Яңа лексика белән таныштыру.
Өстәлгә өйрәнәсе йорт хайваннары һәм кошларының уенчыклары тезелгән. «Йорт хайваннары һәм кошлары» дигән язу эленгән.
Укытучы өстәлдән йорт хайваннарын һәм кошларын күрсәтеп сөйли.
- Бу – ат.
- Бу – сыер.
- Бу – сарык.
- Бу – кәҗә.
- Бу – дуңгыз.
- Бу – каз.
- Бу – үрдәк.
- Бу-әтәч.
- Бу-эт.
- Бу-песи.
- Бу- тавык.( Вв хәрефенең [w] авазы буларак әйтелүен аңлату)
- Бу-чеби.
7. Диалог оештыру. Укытучы – укучы.
Яшелчәләрне күрсәтеп, укучыларга сорау бирергә.
- Бу нәрсә?
- Бу – ат һ.б.
- Бу сыермы?
- Әйе, бу сыер.
- Бу дуңгызмы?
- Юк, бу дуңгыз түгел, бу сарык. Һ.б.
8. Физкультминут.
Урманда яшәүче җәнлекләрнең исеме әйтелсә, укучылар басалар, йорт хайваннары һәм кошларының исеме әйтелсә– утыралар.
9. Җөмләләр төзү.
Укучыларга кәгазьләр таратыла. Шул кәгазьләрдә укучылар бер йорт хайванының яки кошының рәсемен ясыйлар. Укытучы укучыларга эшнең барышын аңлата.
- Укучылар, сез йорт хайванының яки кошының рәсемен ясадыгыз. Шул рәсемдә сурәтләнгән йорт хайванының яки кошының исемен һәм яши сүзен кертеп җөмлә төзегез. Мин сезнең янга килермен,ә сез рәсемне күрсәтеп үзегез төзегән җөмләне әйтерсез. Мәсәлән:
- Ат авылда яши.
10. Дәфтәрләрендә эшләү.
Тактага сүзләр эленә. Ул сүзләрнең сузык авазлары төшеп калган. Тиешле сузык авазларны куеп, дөрес итеп дәфтәрләренә язу.
С...р...к
Д...ңг...з
Т...в...к
П...с...
Ч...б...
11. Йомгаклау.
- Укучылар, без сезнең белән бүген нинди сүзләр белән таныштык?
- Дәрес сезгә ошадымы? (Укучыларны бәяләү).
- Укучылар, хәзер матур итеп басыгыз. Сау булыгыз.
- Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.