Тема: Класстан тыш уку “ Җиңү шатлыгы”
Максат:татар халкының авыз иҗаты ярдәмендә милли уеннар,гореф – гадәтләр белән таныштыру; сәнгатьле укуны камилләштерү, фикерләү сәләтен үстерү; сәламәтлекне саклый һәм ныгыта белүне тәрбияләү.
Җиһазлау : проектор, презинтация, шагыйрьләрнең сабантуйга,сәламәтлеккә багышланган әсәрләре
Дәрестә кулланылган эш төрләре: индивидуаль эш, парлап эшләү, төркемләп эшләү,фронталь эш.
Кулланылган метод һәм алымнар: әңгәмә,эзләнү,таныштыру,күзәтү методлары.
Дәрес тибы : ныгыту дәресе
Дәрес барышы:
- Укучылар, бүгенге класстан тыш уку дәресенең темасы “Җиңү шатлыгы”.Әйтегез әле, җиңү дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?
- Сугышта, көрәштә дошманны җиңү;
- Спорт ярышларында көндәшеңне җиңү.
- Әйе, укучылар,җиңү сүзен без 2 очракта куллана алабыз. 9 нчы майда Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңү көнен бәйрәм итәбез. Сугышта гына түгел, тыныч вакытта да зур җиңүләргә ирешергә мөмкин. Мәсәлән,спорт ярышларында катнашып көндәшеңне җиңү бик зур сөенечләр китерә
- Без дә бүген дәрестә спорт уеннары турында кабатларбыз, ярышырбыз, сәламәтлегебезне ныгытырбыз. Сез минем сорауларга җавап бирерсез,һәм мин һәр дөрес җавапка фишка биреп барырмын.Чөнки һәр ярышта да җиңүчегә бүләк тапшырыла. Дәрес ахырында сезнең алган фишкаларыгызга карап иң зур бүләк –“5”ле һәм “4” леләр куелыр. Никадәр күбрәк фишкагыз булса, шулкадәр яхшырак. Сез өйдә спортка карата шигырьләр табып өйрәнергә тиеш идегез. Өйрәнгән шигырьләрне матур итеп сөйләп бирерсез. Ягез әле, кем миңа беренче булып өйрәнгән шигырен сөйли? (“Татарстан – спорт иле” шигыре сөйләнелә)
- Бу шигырьдә әйтелгәнчә Татарстан спортны үстерү, ярышларда катнашу буенча ил күләмендә уңышларга ирешә. “Ак Барс” хоккей командасы, “Рубин” футбол командасы үзләренең уеннары белән безне сөендереп торалар. Ә “Динамо” хатын –кызлар баскетбол командасы һәм “Зенит” ир – ат баскетболчылары командасы Россия буенча җиңеп кубок алуга ирештеләр.
- Әйтегез әле, сез нинди спорт төрләрен беләсез?
- 2013 нче елда Казан шәһәрендә нинди ярышлар була?
- Универсиада нәрсә ул?
- Җәйге универсиадада нинди уен төрләре булыр дип уйлыйсыз?
- Сез Казанда үтәчәк универсиаданың талисманын беләсезме?
- Әйе, укучылар, 2013 елның 6 июленнән 17 июленә кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья җәйге универсиада үтәчәк. Анда барлык илләрнең иң җитез, иң көчле студентлары җыелачак. Ярышларны уздыру өчен спорт сарайлары, төрле корылмалар җитештерелә. Универсиададан соңда аларда балалар, яшүсмерләр спорт белән шөгыльләнеп,үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта алачаклар.
- Ярышларда катнашу өчен һәм җиңү өчен нинди булырга кирәк?
- Дөрес, без чыдам, сау –сәламәт,җитез булырга тиеш. Ә саулыгыбыз нык булсын өчен нишләргә кирәк?
- Сәламәт булу өчен, нишләргә кирәк?
Спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
Иртән зарядка ясарга, спорт түгәрәкләренә йөрергә, кышын тимераякта яки чаңгыда шуарга, ә җәен су коенырга, кояшта кызынырга кирәк.
Көндәлек режимны сакларга, акыл хезмәтен, физик хезмәт белән аралаштырырга, авыр эштән соң ял итәргә кирәк.
Дөрес тукланырга кирәк.
Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.
Йокы алдыннан майлы, кызырылган, баллы ризыклар ашарга ярамый.
Ел вакытына карап, дөрес киенә белергә.
Җәен җиңел, кышын җылы кием кияргә кирәк.
Акыл хезмәтен, физик хезмәт белән аралаштырырга кирәк
- Әйе, укучылар, сәламәтлегебез нык булсын өчен, күп хәрәкәтләнергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, витаминлы ризыклар ашарга,гомумән, дөрес тукланырга тиешбез. Ә дөрес туклану дигәнне сез ничек аңлыйсыз?
- Ә шәхси гигиена дигәнне сез ничек аңлыйсыз?
- Без чыныгып үсәбез һәм ярышларга чыгарга әзер.
- Спортчылар универсиадада катнашалар,ә без хәзергә андый зур ярышларда катнаша алмыйбыз. Ә шулай да үзебезнең җитезлегебезне, көчебезне кайда сынап карый алабыз?
- Дөрес, татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны барыбыз да яратабыз һәм көтеп алабыз.Әле чын сабантуйга 2 ай вакыт бар. Әйдәгез, сабантуйны бүген һәм хәзер үк үткәрик.
- Сабантуй нәрсәдән башлана?
- Әйе,иң башта гармунда уйнап авыл буйлап бүләк җыела. Һәм бүләк биргән кешеләр бәйрәмгә бара. Бүгенге бәйрәмгә сезнең бүләгегез – сорауларга җавап. Мин һәр кешегә сорау бирәм. Теләгән кеше өйрәнгән шигырен дә сөйләп бирә ала. Чөнки бер бәйрәм дә концертсыз үтми.
• Сабантуй бәйрәме кайсы айда була?
• Синең сабантуй бүләге җыярга чыкканың бармы һәм ул ничек үтә?
• Сабантуйда үткәрелә торган 3 уенны әйт
• Сабантуй бәйрәменең иң зур бүләге нәрсә?
• Сабантуйда авызга нәрсә кабып йөгерәләр?
• Бу бәйрәмдә балалар иң ярата торган урын кайда?
• Син сабантуйда ярышларда катнашканың бармы һәм нинди төрдә?
• Сабантуйның иң төп уены?
• Сабантуй турында шигырь сөйләп күрсәт.
• Безнең авылда сабантуй кайда оештырыла?
- Бик яхшы бүләкләр әзерләгәнсез.Рәхмәт. Ә хәзер,әйдәгез,бәйрәмгә барыйк. Тизрәк барып җитү өчен ат арбасына утырыйк.Юлыбыз тагын да кыскарак булсын дип җырлап та алыйк.
- Менә Сабантуй бәйрәменә килеп җиттек. Һәр кеше уеннарда катнашсын. Беренче уен колга башына менү. Кем менә? (Р.Миңнуллинның “Сабантуйда” шигыре сөйләнелә)
Сабантуйда
Колга тора мәйданда -
Биегрәк айдан да!
Әтәч – колга башында,
Кызыктыра барысын да!
Тик меналмый беркем дә
Мин дә бар шул төркемдә,
Менә миңа да чират.
Менәм, мин дә бит ир –ат!
Менеп киттем тиз генә,
Тиз генә, җитез генә!
Ай- яй...биек менгәнмен,
Ничек менә белгәнмен!
Ничекләр төшим җиргә?
Куркыта карарга да.
Торам шулай килалмый
Бернинди карарга да...
Үч иткәндәй әтәч тә
Бөтен көчкә кычкырып
Китте кулдан ычкынып!
Ычкынды,җиргә очты!
Йоны гына – учымда.
Әтәч урынына мин
Калдым колга очында.
Кирәкми әтәчегез,
Кирәкми бүләгегез –
Мине алырга гына
Менегез берәрегез!
- Бик яхшы сөйләдең. Менә сиңа бүләк. Хәзер кашыкка йомырка куеп авызга кабып йөгерәбез. Икешәр кеше йөгерә. Моның өчен парлашып сәламәтлек турында мәкальләр әйтәбез. Беренче укучы мәкальнең башын әйтә, ә башка укучылар үзегезгә биргән мәкальнең яртысын эзләп таба.
Байлык – бер айлык, саулык – гомерлек.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
Саф һава - тәнгә дәва.
Таза булсаң, таш та ярып була.
Саулык - зур байлык.
Пакьлек сөйгән, сау булыр.
Байлыкның башы - тазалык.
Сәламәтлек - җәүһәр, ләкин тиз югала.
Сәламәтлек – үзе бер бәхет.
Сакланган - саулыкка туйган.
- Булдырдыгыз. Хәзер барыбыз бергә биеп алыйк. Чөнки сабантуй бәйрәме җыр – биюсез узмый.
- Хәзер ярышларны дәвам итик. Төркемнәр арасында аркан тартышыйк. Моның өчен “Сабантуй” сүзеннән яңа сүзләр ясагыз. Кайсы төркемнең сүзләре күбрәк була, шул команда җиңә.Һәм ул команданың һәр кешесенә бүләк бирелә. Бергә киңәшләшеп эшләгез. 1 минут вакыт бирәм.
- Бик яхшы уйнадыгыз.Хәзер капчык киеп йөгерәбез.(шигырь сөйләнелә). Моның өчен табышмакларга җаваплар табабыз. Кул күтәреп җавап биргән кеше җиңүче була һәм бүләк бирелә
1. Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.(теш щёткасы).
2. Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә?(сабын)
3. Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу ни була?(теш пастасы)
4. Кирәк булам мунчада, минем исемем ...(мунчала)
5. Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге).
-Капчык белән дә бик әйбәт йөгердегез. Хәзер чүлмәк ватабыз.Моның өчен экранда бирелгән сорауларга җавап бирәбез.
-Хәзер катыктан кашык та эзлик. Моның өчен минем сорауларга җавап бирергә кирәк.
1. Буратино нәрсәдән ясалган?(агач)
2. Әрҗә төбеннән,бура почмакларыннан себереп бер-ике куш уч он белән нәрсә пешереп була? (йомры икмәк)
3. Алтын таракның төшеп калган урыны.(басма)
4. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? Ни өчен?(Гали, печән белән сыйлаган өчен)
5. Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең исеме.(Акбай)
6. Берьюлы ничә куянның артыннан куарга ярамый?(ике)
7. Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?(7)
8. Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка сала?(чүлмәк)
9. Сыерчыкның мактанчык күршесе( чыпчык)
10. Боздан салынган өй ныкмы, әллә кайрыдан салынганмы?(кайрыдан)
11. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы(песи)
12 . Г.Тукайның бер шигыре “Әйдәле Акбай, .............” дип башлана. Шигырьне дәвам ит. Шигырь ничек атала?
12. “Әйт әле, күбәләк,
13. Сөйләшик бергәләп...”
14. Бу шигырь юлларының авторы кем?
15. ... Тиен бик ачуланган да әйткән:
-Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор!- дигән. Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән. Бу кайсы әкияттән өзек? (Өч кыз)
16.Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте утын ярырга.
Керсәләр, исләре китте ,акыллары таралды: камыр сыны, малай булып, кәҗә бәтиләре белән чабышып уйнап йөри. (Камыр батыр)
17.Әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, синнән дә качам. Бу кайсы әкияттән өзек? (Түгәрәк ипи).
18.Үрдәк, хуҗа, эт, керпе, куян, аю, бүре,төлке. Бу кайсы әкият геройлары?
(“Сертотмас үрдәк”).
-Ниһаять, сабантуй бәйрәменең иң төп уены – татарча көрәшкә килеп җиттек. Мин рәт буенча сораулар бирәм.Кем җавап бирә алмый, шул төшеп кала. Чөнки көрәштә дә җиңелгән көрәшче уеннан төшеп кала.
1. Хәзер елның кайсы фасылы ?(яз)
2. Елда ничә ай? (12)
3. Балыкның тән өслеге нәрсә белән капланган? (тәңкә).
4. Су кайный – кайный нәрсәгә әйләнә? (парга)
5. Түгәрәк ипи нәрсәдән ясалган? (камырдан).
6. Сыерчык күчмә кошмы, әллә кышлаучы кошмы? (күчмә кош)
7. Кайсы кош үзенең күкәен башка кошның оясына сала,ә үзе бала чыгармый? (күке)
8. Кояш, йолдызлар, ай, су- болар терек табигатьме, әллә терек булмаган табигатьме? (терек булмаган табигать).
9. Кибеттә 44 тартма конфет бар иде. Шуның яртысын саттылар. Ничә тартма кофет калды? (22 тартма)
10. 50 нең яртысы? (25)
11. “Урман сарыгы” дип кемгә әйтәләр? (шүрәлегә)
12. Нинди кош кышын бала чыгара? (чукыр).
13. Аю бигрәк тә нәрсә ашарга ярата? (бал)
14. Һава температурасын үлчи торган прибор. (термометр)
15. Кошларга күкәй салу һәм бала чыгару өчен кирәк булган урын. (оя)
16.Ландыш чәчәгенең икенче төрле исеме.. (энҗе чәчәк)
17.Урман докторы дип кайсы кошка әйтәләр? (тукран)
18.Каты хәлдәге су нәрсә дип атала? (боз)
19. Елның ничә фасылы бар?(4)
20. Беренче космонавт. (Ю. Гагарин)
21. Кәрзиндә 22 алма бар иде, аңа тагын шулкадәр үк алма салдылар. Кәрзиндә ничә алма булды? (44)
22. “Алтын тарак” кемнеке? (Су анасыныкы)
23).Бүлмәдә балыклар һәм суүсемлекләрен асрау өчен пыяладан ясалган савыт.
(аквариум)
24. Кыш көне хайваннарга бирер өчен чабып киптерелгән үлән. (печән)
25.Кошларга, җәнлекләргә җим салу өчен кирәк булган җайланма. (җимлек)
- Безнең бүгенге бәйрәмебезнең җиңүчесе билгеле булды. Котлыйбыз. Барыгыз да бу дәрестә актив катнашты. Күп шигырьләр, мәкальләр,табышмаклар тапкансыз.
- Укучылар, сабантуй бәйрәме турында бик күп шигырьләр, хикәяләр языла. Шулай ук бу бәйрәм турында матур бизәкле китаплар чыга.Рәссамнар картиналарында бу бәйрәмнең матурлыгын, күңеллелеген сурәтлиләр. Шундый әсәрләрнең берсе Лотфулла Фәттәховның “Сабантуй” картинасы. Рәссам бәйрәмнең матурлыгын ачык төсләр белән биргән. Кешеләрнең шат күңеллелеген күрсәткән.
Йомгаклау:
- Хәзер бәйрәмнән класска кайтыйк һәм бүген күргән - белгәннәребез турында тест эшлик.
Тест
1.Универсиада кайчан була?
а) 2012
б) 2013
в)2014
2.Универсиада кайсы шәһәрдә була?
а) Яр Чаллы
б) Түбән Кама
в)Казан
3. Универсиаданың талисманына нәрсә сүрәтләнгән?
а) аю баласы
б) ак барс баласы
в) мәче баласы
4. Универсиадада ничә уен төре булачак?
а) 25
б) 26
в) 27
5. Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?
_________________________________
_________________________________
6. Сабантуйның берничә уенын әйтегез
__________________________________
__________________________________
- Хәзер бүләкләрегезне – фишкаларны карыйк һәм билгеләр куйыйк.
Өй эше:
Сез үзегез сәламәтлегегезне ничек саклыйсыз? Шул турыда хикәя язып килергә.
- Минем дәресне шигырь белән төгәллисем килә: Ул Хәкимҗан Халиковның “Хәрәкәттә - бәрәкәт”дигән шигыреннән өзек.
Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип
Юкка гына әйтмиләр.
Тәнең сәламәт буласын
Белә хәтта әбиләр.
Җәяү йөре, йөгер, сикер,
Елмаеп, көлеп яшә!
Бәхет белән сәламәтлек
Яшиләр бит янәшә!
Физик хезмәтне үз итсәң
Шифа булыр тәнеңә.
Йөрәгең дә яхшы эшләр,
Сихәт бирер жаныңа.
Төз гәүдәле, матур булып
Үсәсең килсә әгәр,
Көннәр буе хәрәкәтлән,
Тынгы белмә син мәгәр! (Хәкимҗан Халиков)