Тема: Резеда Вәлиева “Туган көндә”.
(рус мәктәбендәге татар балаларына, 3 нче сыйныф)
Максат:
балаларны шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Вәлиева һәм аның иҗаты белән таныштырырга;
укучыларның сәнгатьле уку күнекмәсен үстерергә;
сорауларга төгәл җавап бирергә өйрәтергә;
өлкән кешеләргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләргә.
Җиһазлау. Презентацияләр (Р.Вәлиева турында, укучыларның әби-бабайлары турында), Р.Вәлиева китапларыннан күргәзмә, тактада әйтемнәр,мәкальләр.
Үз әнисен зурлаган- кеше әнисен хурламас.
Иле барның теле бар.
Иң татлы тел- туган тел, әнием сөйләп торган тел.
Теле барның юлы бар.
Өйнең яме әни белән.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн сезгә! (Укучылар җавап бирәләр)
2. Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
Ш.Галиевнең “Авылча, бабайча ял...” шигырен (дәреслекнең 86 нчы битендә) сәнгатьле итеп, рольләргә бүлеп уку.
-Кемнең бабайча ял иткәне бар? Бабайча ял итүне ничек аңларга кирәк?
(Укучылар үз әби-бабайлары турында сөйлиләр)
-Сезгә әби-бабайларыгыз булышалармы? Ә сез аларга ничек ярдәм итәсез?
(Әйе, дәрес хәзерләшәләр, дәү әни өчпочмаклар пешерә. Мин аларның өйләрен җыештырам, гөлләргә су сибәм.)
3. Укучыларны яңа тема белән таныштыруга әзерлек этабы. Р.Вәлиева шигыреннән өзек уку.( Авторның “Дәү әнигә барабыз” китабыннан)
“Әби будильник булды” (24 бит), “Ял иттердем әбине...” (75 бит).
-Бу шигырьләр нәрсә турында? (Әби һәм малай дуслыгы турында)
Язучы Резеда Вәлиева белән таныштыру (презентация), күргәзмәгә игътибарны юнәлтү.
Резеда Тәфкалүн кызы Вәлиева (Хәлилова) 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. 1947 елда Салават районының Каратаулы урта мәктәбен тәмамлый һәм дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Резеда Вәлиева 46 китап авторы, шуларның яртысы балаларга багышланган.Күргәзмәбездә сез шуларның кайберләре белән таныша аласыз.
-Укучылар, туган көн күңелле бәйрәмме?
-Ул көнне нинди уеннар уйныйлар?
Ял минуты (укучылар хәрәкәтләр ясап җырлыйлар)
Фәридәнең туган көненә
Без пешердек ак калач.
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк,
Менә шуның киңлеге,
Менә шуның тарлыгы.
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач.
4.Яңа тема белән таныштыру.
-Укучылар без бүген Резеда Вәлиеваның “Туган көндә” исемле хикәясен укырбыз, эчтәлеге буенча фикер алышырбыз.
Укытучы укый.
-сүзлек эше (аңышмыйчарак- аңлап җиткермичәрәк- не допонимая, сеңде-прижалась, пөхтә-җыйнак,чиста)
-укучылар тәрҗемә итеп укыйлар.
-Хикәя сезнең күңелдә нинди хисләр уятты? (Укыгач, күңелсез булып китте)
-Фәридәнең әнисен нинди дип әйтеп була? (Тырыш,уңган)
-Аны кем тәрбияләп үстергән? (Аны Фәридәнең әбисе тәрбияләп үстергән.)
-Текстны ничә өлешкә бүлеп була? Ни өчен? (Ике өлешкә, беренчесе-күңелле, икенчесе-моңсу).
-Әнисе ни өчен үзгәреп киткән? (Чөнки ул кызыннан андый сүзләрне ишетергә теләмәгән)
-Әсәрнең төп герое кем? (Фәридә)
- Ул нинди? (Ул яшь, кечкенә,матур, ләкин усал)
-Фәридәнең әбисе нинди? (Әбисе карт, яхшы)
-Фәридә гел шулай кечкенә, матур булып торырмы? (Юк.)
Төркемнәрдә эш- образларга кыскача характеристика бирү
1 төркем-Фәридә, 2 төркем- әнисе.
5.Белем-күнекмәләрне ныгыту.
Кроссворд чишү.
Ф
1.к ү л м ә к
2.т о р т
3.ә н и с е
4.Р е з е д а
5.к ү б ә л ә к
1) Әнисе нәрсә теккән?
2) Әнисе туган көнгә нәрсә пешергән?
3) Чәчәкләрне кем алып кайткан?
4) Хикәя авторының исеме.
5) Әнисе Фәридәнең чәчләренә нәрсә таккан?
6.Йомгаклау.
Р.Вәлиева бу хикәясе белән нәрсә әйтергә теләгән? (укучылар фикере, автор фикере-видеозвонок аша)
-Исәнмесез,Резеда апа. “Туган көндә” исемле хикәягез аша Сез укучыларга нәрсә әйтергә теләдегез?
-Исәнмесез, укучылар. Бу хикәя аша укучылар күңелендә өлкән кешеләргә карата ихтирам хисләре уятасым килде. Кече яшьтәгеләр үзләренең дә шушы хикәядәге әби хәлендә калырга мөмкин икәнлеген онытмасыннар иде. Әби –бабайлар һәрвакыт яшьләргә ярдәм итеп яши, яшь кешеләр дә аларга җылы сүзләрен, карашларын кызганмасын иде.
-Рәхмәт Сезгә, Резеда апа. Без Сезгә исәнлек-саулык,укучыларны яңа шигырь, хикәяләрегез белән сөендерүегезне телибез.
-Сау булыгыз,балалар.
-Укучылар,тактага язылган мәкальләрнең кайсысы хикәя эчтәлегенә туры килә? Бу мәкальләрне нинди төркемнәргә бүләргә мөмкин?
Бу хикәя сезне нәрсәгә өйрәтте? ( Өлкән кешеләрне рәнҗетмәскә өйрәтте).
Нәтиҗә ясау.
Өйгә эш
А. Әни турында 5 мәкаль язарга.
Ә. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.
Б. Хикәяне дәвам итәргә.
7.Укучыларның белемнәрен бәяләү.
Кулланылган материал:
1. Резеда Вәлиева “Дәү әнигә барабыз” , Казан, 1994, Татарстан китап нәшрияты