1. МБОУ-Большеметескинская СОШ имени Фатиха Хусни Тюлячинского района.
2. 2 нче сыйныфта «Омонимнар» темасына ачык дәрес конспекты.(З.И.Җамалетдинова дәреслеге буенча)
3. Каримуллина Альфия Наиловна
1 квалификационная категория
Учитель начальных классов
4.2013
Татар теле (2 нче сыйныф)
Тема: Омонимнар
Максат: Омонимнар турында төшенчә бирү; аларны аера белү күнекмәләре формалаштыру ; фикерләү,анализлау сыйфатларын ,сүз байлыкларын үстерү; юмартлык , ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү.
Җиһазлау: “Кайсы сүз артык?” уенына таблицалар; карточкалар; “Ромашка уены өчен материаллар;компьютерда слайдлар;; видеомагнитофон.
Дәрес барышы.
I. Психологик уңай халәт булдыру.
–Укучылар , әйтегез әле, без татар теле дәресләрендә нәрсәләр эшлибез? (Төркемнәрдә эш.Һәр төркем чиратлап эш төрләрен атый. Җаваплар кабатланырга тиеш түгел.)
-Димәк, безнең бүгенге дәрестә дә эшлисе эшләребез бик күп. Күп итеп,яхшы итеп эшләр өчен матур итеп утырып, бик игътибар белән тыңларга туры киләчәк.
II. Актуальләштерү.
1. Антоним темасы буенча иҗади эшләрне тикшерү.
2. -Укучылар, биредәге таблицада сез парлап бирелгән сүзләрне күрәсез.Уйлап карыйк әле,бу парлап бирелгән сүзләрне нинди төркемнәргә бүлеп була?(төркемнәрдә эш, җавапларны тыңлау)
ак-кара
дус-дошман
матур-чибәр
идән-түшәм
тырыш-эшчән
өлгер -җитез
-Синоним һәм антоним сүзләргә бүлеп була.
-Дөрес,укучылар.Ә хәзер ,әйдәгез синоним һәм антонимнарның кагыйдәләрен искә төшереп китик әле. (Төркемнәрдә эш. Кагыйдәләрне искә төшерәләр; пышылдап үз-үзләренә, бер-берләренә сөйлиләр;телдән җаваплар тыңлана. Үзбәя.)
- Булдырдыгыз, укучылар.Үткән дәрес темаларын яхшы үзләштергәнсез.
3. Алдагы эшебез”Исеңдә калдыр!” дип атала.Сүзләрне игътибар белән укып чыгарга һәм истә калдырганча язып куярга кирәк булачак.
төш
казан
парта
такта
көл
басма
(Сүзләр ябыла.Балалар хәтердә калганча язалар)
-Кем ничә сүз истә калдырды?
-Кем барысын да истә калдырды?
-Кайсы сүз артык?
(Укучылар соңгы сорауга җавап бирергә авырыксыналар,чөнки ул бүген өйрәнеләчәк темага карата;җавапны ныгыту яисә рефлексия этабында алабыз)
II.Уку мәсьәләсен кую.
1.Дәреслектәге 33 нче биремне үтәү(91 нче бит)
Мәзәкне уку.
“Борын-борын заманда булган ди бер бик тә комсыз бер кеше.Егылса да торып басмый икән ди ул бер уч комсыз.
-И-и, бер чиләк ком җыяр өчен ничә тапкыр егылды икән ул мескен комсыз?!
(Төркемнәрдә эшләү.)
-“Комсыз” сүзе нинди мәгънәләрдә килгән?
-“Комсыз”-кәнәгатьсез, нәфесле, күп өмет итүче; “комсыз”- комы юк мәгънәсендә.
-Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?(Нәтиҗә чыгару)
-Димәк, без бүген әйтелешләре бертөрле ,мәгънәләре төрле булган сүзләр белән танышырбыз.
2.-Укучылыр ,әлеге мәзәкне укыгач сез берәр нәрсәне искә төшермәдегезме?
-Әдәбият дәресләрендә Шәүкәт Галиевның “Комлы комсыз” дигән шигырен укыган идек.
-Әйдәгез шул шигырьне тагын бер кат укып китик әле.
Комлы комсыз.
Кадыйрларның комы бик күп-
Капка төбе тау кебек .
Килде күрше малайлары
Көтү төсле шау килеп.
-Комы да комы диләр.
Кем өйде моны?- диләр.
Зур өемгә ятып Кадыйр
Ауный,уйный, таптана.
-Әтием тагын бер машина
Кайтара , -дип мактана.
Шатланышалар малайлар.
Йомшак икән ,кайнар да.
Рәхәтләнеп кызынырбыз.
Кызык булыр уйнарга.
Кадыйр аларга ни әйтә?
Ул аларга шуны әйтә:
-Уйнамый торыгыз,-ди.
-Бу безнең комыбыз, -ди.
Шулай ди дә уйный бирә.
Берүзе тавыш-тынсыз.
Малайлар китә борылып.
Берүзең уйна ,комсыз!
Ком тавында уйный Кадыйр.
Ясый ул әллә ниләр.
”Комым күп бит ,нигә миңа
Малайлар “комсыз” диләр? (Ш Галиев)
-Шигырьдәге иң әһәмиятле сүзне табыгыз.(комсыз)
-Кадыйр нәрсәне аңламаган?(Җаваплар)
-Кадыйр турында язып автор безгә нәрсә әйтергә тели?(җаваплар)
2. –Укучылар, без сезнең белән берничә төрле мөгънәгә ия булган сүзләрне әдәбият дәресләрендә ничек итеп атаган идек?
-Бай сүзләр дип атадык.
-Ә ни өчен алай атадык без аларны?(Җавап)
-Андый сүзләрне тагын да төгәлрәк итеп ничек атап булганын белү өчен безгә кроссвордны чишәргә кирәк
1. Утта янмый,суда батмый.(Боз)
2. Кечкенә инеш аша чыгу өчен салынган такта.(Басма)
3. Яшелчә.(торма)
4. Җәнлек оясы.(өн)
5. Чикләвек ярата, сызгырса урманны яңгырата.(тиен)
6. Абзардагы терлекләр.(мал)
(Укучылар җавапларны дәфтәрләренә язып баралар)
_Димәк,укучылар әйтелешләре, язылышлары бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләрне ничек дип атйбыз икән?
-Омонимнар.
-Без сезнең белән дөрес нәтиҗәгә килдек микән.Аның өчен дәреслектәге кагыйдә белән танышып китик.(Кагыйдәне уку)
-Ә хәзер шушы кроссводтагы омоним сүзләрне кулланып телдән берничә җөмлә төзербез.(Төркемнәрдә эш,тикшерү,үзбәя)
4. Компьютерда слайдлар карау.
-Бу рәсемнәрне атау өчен ничә сүз җитә?
5. - Укучылар ,безнең бүгенге дәресебезгә бик тә шаян,тапкыр сүзле бер малай кунакка килгән .Сез аны таныдыгызмы?
-Таныдык,бу –Шәвәли .
-Шәвәли безнең тапкырлыгыбызны сынап карарга тели .Ул безгә бик күп табышмаклар алып килгән.
Омонимик табышмаклар чишү.(Балалар төркемнәрдә киңәшләшеп табышмакларның җавапларын табалар;җаваплар дәфтәрләргә һәм тактага язып барыла)
-Ул кыштан соң килә, тимерне турайтырга кушканда, май атларга кушканда да шулай әйтәләр.(май)
-Ат муенында була; эшләп арыгач ; каникулга яисә отпускага чыккач була.(ял)
-Шул сүз белән кешенең битен дә әйтәләр; бер санны да шул сүз белән атыйлар; суда хәрәкәт итәргә кушу да шулай әйтелә.(йөз)
- Ул зат алмашлыгы; ул тишә торган эш коралы да; бал корты да шундый тавыш чыгара(без)
-Бәйрәм мәҗлесен дә шулай әйтәләр; татлы азыкны да шулай атыйлар(бал)
-Аның белән без адаш-
Ул- яз ае , ә мин –аш.(май)
-Укучылар,тагын бер кат табышмакларның җавапларына карагыз әле.Нинди сүз төркемнәре омоним булырга мөмкин икән?Нинди сүз төркеме икәнен белү өчен нәрсә эшлибез?(төркемнәрдә эш, тикшерү,үзбәя)
Нәтиҗә:исемнәр, сыйфатлар, фигыльләр һәм зат алмашлыклары омоним була ала.
6.Иҗади эш .Омонимик табышмаклар төзү .
-Укучылар, Шәвәлинең бик тә беләсе килә - сез үзегез табышмаклар төзи беләсез микән.Мин хәзер һәр төркемгә карточкалар таратам. Анда омоним-сүзләр язылган .(туп,табак, күркә, җәй, кер,өй) .Һәр төркем 2 шәр сүз ала. Балалар төркемнәрдәэшләп табышмаклар төзиләр; җавапларны башка төркем укучылары әйтә.)
Көтелгән җаваплар:
- Ул сугышта ату коралы; аның белән без футбол ,волейбол уйныйбыз.(туп)
-Ул савыт-саба исеме дә, зур кәгазь битне дә шулай атыйбыз.(табак)
-Ул йорт кошы, талый, койма башында утырырга ярата; чыршыда һәм наратта була; без хезмәт дәресләрендә аннан төрле әйберләр дә ясыйбыз.(күркә) һ.б.
-Булдырдыгыз, укучылар,.Шәвәли сезнең белемнәрдән бик кәнәгать.Ул әле сезгә бер уен да алып килгән .Әйдәгез,бергәләп шул уенны уйнап алыйк әле.
7.”Ромашка” уены
Ромашка таҗлары артына шигырь юллары язылган. Укучылар берәм-берәм чыгып ,таҗларны алалар,шигырьне укып омоним-сүзләрнең мәгънәләрен аңлаталар. Калган укучылар омонимнарны дәфтәрләренә өтер аша язып баралар.
Лексик анализ өчен тестлар.
*Ул баш әйтә: Син вагоннан төш хәзер,
Бик якынлашты кирәкле төш хәзер.
*Карбыз белән мин бик тату:
Рәхәт аның тәмен тату.
*Печән чабарга чык,
Кибеп беткәнче чык.
*Утауга карасаң кырын,
Чүп басар иген кырын.
*Сүндермәс өчен утын
Өстә учакка утын.
*Әнә килә җирән ат
Куркып торма,йөгән ат!
*Бик текә бу кыя,
Менәргә кем кыя?
*Күлмәгеңә төшкән тап,
Кай җиреңдә эзләп тап!
*Әхмәди утын яра,
Хәмидә бәйли яра.
3. 213 нче күнегүне мөстәкыйль эшләү. Шигырьне уку .Омонимнарны табу, мәгънәләрен аңлату.
Яшен уйнап күк күкрәде-
Беренче яшен.
Күк күкрәде, сискәндереп
Картын һәм яшен.
Яшен-күк күкрәп яңгыр яуганда ялт-йолт итеп чыга торган утлы чаткылар.
Яшен-яшьләр.
4. –Укучылар , әйдәгез тагын бер табышмакның җавабын табыйк әле.
Әгәр баш хәрефтән язсаң,
Булам башкала.
Юл хәрефе белән язсаң,
Пешерәм аш кына. (казан)
-Казан сүзе турында нәрсә әйтеп була?
-Казан сүзе омоним булып тора.
-Ни өчен безнең башкалабызга Казан исеме бирелде икән? Ул турыда бик күп риваятьләр яшәп килә. Әйдәгез, шуларның берсе белән танышып китик әле.(Алдан әзерләнгән бер укучы риваятьне сөйли)
“Казан кайнаган урын.”
Бер заманны хан кала корырга булган.”Кайда кала корыйк?”- дип кешеләре белән киңәшкән.
Берсе әйткән:
Арбага казан куйыйк, казанга су салыйк,астына ут ягыйк, атларны чаптырып куыйк..Казан кайда кайнап чыкса,шунда кала корырбыз, -дигән.
Шулай иткәннәр дә.Казан хәзерге Казан шәһәре урынында кайнап чыккан.Шунда кала корганнар, ди.
5. “Нәрсә диләр”
-Укучылар,мин сезгә укырмын дип шигырьләр күчереп язган идем. Ашыгып язып ,кайбер сүзләрне төшереп калдырганмын.Сез миңа ул сүзләрне искә төшерергә булышырсызмы икән?
*Мунчаладан бау ясауны ... диләр,
Түбәдән кар төшерсәң дә, ...диләр,
Искергән бер бинаны җимерсәң дә,
Ишкәк белән көймәдә йөзеп йөрсәң дә,
Һаман да шул – бер үк төрле исемлиләр. (Ишү)
*Атка атланып кызу барсаң, ...диләр,
Пальтоның итәген дә ...диләр,
Балта белән ит киссәң дә ... диләр,
Чалгы белән үләннәрне кыркысаң да,
Себерке белән мунчада парлансаң да,
Һаман да шул - бер үк төрле исемлиләр. (Чабу)
-Булдырдыгыз, укучылар.
IV.Модельләштерү.
-Ә хәзер омонимнар турында белемнәребезне модельләштерербез.
V. Рефлексив кабатлау .Үзбәя.
-Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? Ничек эшләдек?
V. Өй эше.
1. Омонимнар турында гаиләгездә сөйләгез.
2. Иҗади эш