Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
«Расланган»
«___»_______2012 ел №______
педагогик утырыш карары нигезендә
“___” ________2012 г. № ____
приказы нигезендә кертелде.
Мәктәп директоры :_______________Галимҗанов М.Г.
1 класста татар теленнән эш программасы.( атнада сәгатьләр саны -3, ел буена- 99)
Төзүче: Шамсутдинова Инзилә Фәйзелхановна, беренче категорияле башлангыч класс укытучысы.
«Килешенде»
Укыту эшләре буенча директор урынбасары ____________Шамсутдинова И.Ф.
«___»______________2012 г.
«Каралды»
Методик берләшмә протоколы №________________2012 г.
МБ ___________Галлямова Ф.Н. «____»______________2012
Сәмәкәй
2012 ел.
Татар теле
Аңлатма язуы
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Башлангыч гомуми белем бирү программалары”на( Казан, “Мәгариф”, 2010 ел) нәшрияты нигезләнеп төзелде. “Татар теле” дәреслегенең авторлары: В.А.Гарипова, Г.Р.Шакирова. Казан, “Татарстан китап нәшриты” нәшрияте, 2012 ел.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Укыту планында 2 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Башлангыч гомуми белем бирү программалары”на ( Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада атнага 3 сәгатьтән елга барысы 102 сәгать каралган.
Татар теле укытуның максатлары:
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы:
Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.
Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.
Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.
Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.
Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу.
Программаның эчтәлеге
Авазлар һәм хәрефләр (34с.) Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләрен сүздә дөрес язу кагыйдәләре(8 сәг).Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек төзүдә сузык авазның әһәмияте. Язу юлы ахырына сыймаган сүзләрне бүлеп күчерүдә иҗекнең роле.(7 сәг).Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Тартык авазларны хәрефләр белән белдерү. Сүздә й, в, к, г һәм м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу һәм шул хәрефләр булган сүзләрне дөрес уку. Гади сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп кал¬дырмыйча язу (мәхәббәт, эссе) һ. б.(10 Сәг).Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ъ хәрефләрен куллану үрнәкләре белән таныштыру, шул хәреф¬ләр булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.(4сәг) Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте. Татар алфавитын¬да хәрефләрнең урнашу тәртибе, алар белдергән авазлар һәм хәреф исемнәре. Бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язу. Укучылар өчен чыгарылган орфография сүзлегеннән файдалана белү.(5 сәг)
Сүз( 39с.)
Сүз тамыры. Сүзләрнең тамырлары белән таныштыру. Татарча сүзләрдә сүзнең тамыры сүз башында булуын, үзгәр¬мәвен, барлык кушымчаларның шуларга сингармонизм зако¬нына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү (эш: эшле, эшсез, эшлә, эшчән, эшлекле;тамырдаш сүзләр; сүз ясагыч кушымчалар; бер тамырга берничә төрле кушымча ялгану; татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре;тамыр һәм ясалма сүзләр; кушма һәм парлы сүзләр;
Сүзнең мәгънәләре .Сүз төркемнәре. Сүз җирлеге. Предмет, билге, хәрәкәт һәм сүз. Авазлар һәм сүз. Иң кыска сүз (у, и, ә)..Предметларны атаган һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр. Предметларның билгеләрен белдергән һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләр. Предмет¬ларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? нишләр? Кебек сорауга Җавап биргән сүзләр. Шул сүзләрне, сораулар куеп.җөмлә эченнән таба белү. Кеше исемнәрендә,фамилияләрдә,йорт хайваны кушаматларынды,шәһәр,авыл,елга исемнәрендә баш хәреф.
Җөмлә(15с.)
Сөйләмие җөмләләргә аеру. Җөмләдә сүзнең кем һәм нәрсә турында баруын күрсәткән һәм алар үтәгән эшне бел¬дергән сүзләрне табу. Җөмлә төзүче баш кисәләр (ия, хәбәр) белән таныштыру. Сораулар ярдәмендә ҖӨМЛӘДӘ сүзләр бәйләнешен билгеләү. Җөмләләрнең мәгьнәви- интонационүзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырымда сорау,өндәү билгеләрен кую, җөмләләр төзү. Дәрестәтикшергән җөмләләрне ишетеп язу. Җөмләдәге им бетлән хәбәрне сызыклар белән билгеләтү.
Бәйләнешле сөйләм.(14 с.) Сөйләм. Сөйләмнең кешеләр тормышындагы әһәмияте. Әйтеп һәм язып аралашу үзенчәлекләрен гамәлдә күзәтү.Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Бер темага берләштерелгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текст темасын билгеләү. Текстны кисәкләргә бүлү. Зур булма¬ган текстка һәм текст кисәкләренә исем уйлап табу.
Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр
IIсыйныфны тәмамлаганда, укучылар белергә тиеш:
Сүзләрне, җөмләләрне, 35—40 сүзле текстны, хәрефен боз¬мыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алмаштырмыйча, каллиграфик дөрес язу.
Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерү, еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык аваз хәрефләре (кадер, гадәт) яки нечкәлек билгесе (пальма, пакь) белән күрсәтү.
Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнә¬рен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.
Э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йә кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу.
Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган әллә, кәккүк, Саттар, Габбас кебек сүзләрне, нечкә, калын, аеру билгесе булган гади сүзләрне (дөнья, алъяпкыч) һәм IIсыйныф программасында бирелгән сүзләрне дөрес язу.
Сүзгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү, авазларны һәм хәрефләрне сүздәге тәртиптә күрсәтү, альбом, вәгъдә, юл, яр, еш тибындагы сүзләрнең аваз һәм хәреф санын дөрес әйтү һәм аларның әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсә¬бәтне дөрес билгеләү.
Сүзләргә сорауныдөрес кую һәм сораулар буенча пред¬метны, предметныңбилгесен, эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне табабелү. Кем? нәрсә? соравына җавап биргән сүз¬ләрне бер-берсеннән аера белү.
Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен куеп яза белү.
Сораулар ярдәмендә 30—45 сүзле текстка изложение язу, ирекле темага (бакчада эшләү, җиләккә бару, йорт кошларын карау) 4—5 җөмлә төзеп сөйләү һәм шуны язып кую.
Тематик план
№ п/п Дәрес темасы Сәг. Дата Белергә тиеш : Башкара алырга тиеш: УУЭ КИМ
Бүлекнең темасы: “Авазлар һәм хәрефләр” 34 сәг.
1.1 с.Авазлар һәм хәрефләр. 1 5.09 -аваз һәм хәреф төшенчәсен аеру; алфавитны ятлау; Сүзгә фонетик анализ ясау. Эшне планнаштыру, контрольдә тоту; максат һәм бурычларга нигезләнеп уку эшчәнлеген бәяләү, аны тормышка ашыру өчен уңай һәм уңышлы алымнар куллану күнекмәләрен үзләштерү.Балаларга сузык һәм тартык авазлар турында беренче мәгълүмәт бирүСузык һәм тартык авазлар белән таныштыру.
Сузык һәм тартык аваз , хәреф төшенчәсен аеру; Сүзгә фонетик анализ ясау.
2.2 Сузык авазлар. Тартык аваз хәрефләре. 1 6.09
3.3 Калын һәм нечкә сузыклар. 1 8.09
4.4 Тартык авазлар. 1 12.09
5.5 О о хәрефе, (о) авазы. 1 13.09 Э, е., о, ө, ый, йо, йө, я, ю хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга -сүзләрне иҗеккә бүлү; [ы], [э], [о], [ө], [\У] авазларын хәрефләр белән тамгалау үзенчәлекләре. Транскрипциянең иң гади очраклары . үткән дәрестә өйрәнелгән фразаларны истә калдыру эшен дәвам итү, укытучы үрнәгендә җөмләләрне кабатлап әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.
Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. Сүзлек диктанты
6.6 Ө ө хәрефе, (ө) авазы. 1 15.09
7.7 Э э- хәрефләре, (э) авазы. 1 19.09
8.8 Э хәрефе кергән сүзләр. 1 20.09
9.9 Кереш диктант. 1 22.09 Сузык һәм тартык аваз , хәреф төшенчәсен аеру; өйрәнелгән орфограммаларны куллану; Диктант
10.10 Хаталар өстендә эш. Иҗек. 1 26.09 Сүзләрне иҗекләргә бүлергә һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерергә . сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга иҗекләп дөререс күчерү, мәсәләләрне чишүдә бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен һәм ысулларын актив куллану
11.11
12.12 Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү.Иҗек һәм юлдан-юлга күчерү аермасы. 2 27.09
29.09
13.13
14.14 Иҗек һәм юлдан-юлга күчерү аермасы. 2 3.10
4.10
15.15 Тартык авазлар. 1 6.10 Сузык һәм тартык аваз , хәреф төшенчәсен аера белү., [w] ,[y], [в]авазлары
Сүзгә фонетик анализ ясау. Авазларның артикуляциясе чагыштырыла, сүзләргә аваз-хәреф һәм иҗек анализы ясау күнекмәләре ныгытыла.
16.16 Тартык авазларның бүленеше.Яңгырау,саңгырау тартыкларны аеру. 1
10.10 [w] ,[y], [в]авазлары кергән сүзләрне тикшерү. Балаларда татар теленә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирам тәрбияләү, үткән дәрестә өйрәнелгән фразаларны истә калдыру эшен дәвам итү, укытучы үрнәгендә җөмләләрне кабатлап әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.
Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү
Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү.Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.Хаталарны төзәтү.Охшаш бүтән текстны яздырту.
Диктант
Инша язу.
Диктант
17.17 Тартык авазлар, [м] ,[н], [ң]авазлары.
[w] ,[y], [в]авазлары. 1
11.10
18.18 “Авазлар һәм хәрефләр” Диктант.
Хаталар өстендә эш“Авазлар һәм хәрефләр”темасын кабатлау. 1
13.10 В, к, г, й, н, ң хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу В хәрефенең татар сузләрендә hәм алынма сузләрдә дәрес язу.
19.19 К хәрефенең аваз үзенчәлекләре.
К хәрефе,[къ], [к] авазлары. 1
17.10 к, г авазларының узенчәлекләре. Аларны дөрес әйтү hәм язу.
20.20 Г хәрефенең аваз үзенчәлекләре.
Г хәрефе, [гъ], [г] авазлары. 1
18.10
21.21 Х, һ хәрефләре. 1 20.10 Х, һ хәрефләре дөрес язу. Х,һ хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. үткән дәрестә өйрәнелгән фразаларны истә калдыру эшен дәвам итү.
22.22 Й й хәрефе, (й) авазы. 1 24.10 Й хәрефен дөрес уку һәм язу. Й хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.
23.23 Е.е хәрефе аваз үзенчәлекләре.
Е хәрефенең (йы,йэ,йо,йө,э) авазлары. 1
25.10
24.24 Я хәрефенең аваз үзенчәлекләре .Я хәрефе (йә,йа)авазлары.
Юю хәрефенең аваз үзенчәлекләре Ю хәрефе. (йу, йу)авазлары. 1
27.10
25.25 Үткән хәрефләрне кабатлау.
Диктант”Я,е,ю хәрефләре.” 1
31.10 аваз һәм хәреф төшенчәсен аеру; Үтелгән орфаграммалар кергән текстны дөрес итеп яза белергә.
26.26 Инша язу “Бертөрле тартыкларның янәшә килүе.”
Хаталар өстендә эш ”Җөмлә төзү” 1
8.11 аваз һәм хәреф төшенчәсен аеру; Сүзгә фонетик анализ ясарга. Янәшә килгән бертөрле тартык булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. Инша язу
27.27 Тавышсыз ь хәрефе. 1 10.11 Ь хәрефенең язылышына караган орфограммаларны белү. Сүзгә фонетик анализ ясарга. Еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык хәрефләре һәм нечкәлек билгесе белән күрсәтә белергә.
28.28 Тавышсыз ь хәрефе. Күчереп язу. 1 14.11 Тавышсыз ь хәрефен белү Хатасыз каллиграфик итеп яза белергә;
Нечкә һәм калын аеру билгесе булган гади сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. Сүзлек диктанты кулъяулык,ашъяулык,ямьле.яшь.яшьлек,төньяк,көньяк.
29.29 Ъ хәрефе. Калын аеру билгесе булган гади кергән сүзләрне язу кагыйдәләре. 1
15.11 Тавышсыз ъ хәрефе белү
30.30 Тавышсыз хәрефләрне кабатлау. 1 17.11 Хатасыз каллиграфик итеп яза белергә; Нечкә һәм калын аеру билгесе булган гади сүзләрне дөрес язарга өйрәтү.
31.31 Алфавит. 1
21.11 Алфавитны белү,әһәмиятен аңлау, татар алфавитында хәрефләрнең аваз мәгънәләре һәм исемнәрен белү Беренче хәрефкә карап, дәреслектәге сүзлекчәдән алфавит тәртибендә сүзләрне табу, бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язу. Эшне планнаштыру, контрольдә тоту; максат һәм бурычларга нигезләнеп уку. Авазларның артикуляциясе чагыштырыла, сүзләргә аваз-хәреф һәм иҗек анализы ясау күнекмәләре ныгытыла.
32.32 Сүзләрне алфавит тәртибендә язу. 1 22.11
33.33 “Авазлар һәм хәрефләр”темасы буенча контроль диктант. 1 24.11 Хатасыз каллиграфик итеп яза белергә; Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. Диктант
34.34 Хаталар өстендә эш. Сүзләрне алфавит тәртибендә язу. 1 28.11 Орфограммаларны белү. Аваз һәм хәреф төшенчәсен аеру. Хаталарны төзәтү.
Охшаш бүтән текстны яздырту. Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.
35.35
Үткәннәрне кабатлау. 1 29.11 Хатасыз каллиграфик итеп яза белергә; Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру.
36.1
Сүз. Сүзнең тамыры. 1 1.12 -Сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымча; -сүзләрне төзелеш ягыннан тикшерү; -сүзне төзелеше ягыннан тикшерергә;
тамырын,кушымчаларын билгели белергә.
Сүзлек диктанты: юлчы,юлдаш,юлбашчы
Эшне планнаштыру, контрольдә тоту; максат һәм бурычларга нигезләнеп уку
37.2
38.3 Тамырдаш сүзләр.
Сүзләргә яңа тамырдаш сүзләр таба белү. 2 5.12
6.12
39.4 Кушымчалар.
Тамыр, сүз ясагыч, төрләндергеч кушымчалар. 1
8.12 Кушымчалар белән таныштыру.
Кушымчаларның төркемнәре белән таныштыру. Аларның аермаларын күрсәтү.
40.5 Кушымчаларны төркемләү.
Калын һәм нечкә кушымчалар.
1
12.12
41.6 Сүз ясагыч кушымчалар. Сүз ясагыч кушымчаларны яңа сүз ясаудагы роле. 1
13.12
42.7 Сүз төрләндергеч кушымчалар.
Тамырга ясагыч, төрләндергеч кушымчаларның ялгануы. 1
15.12
43.8 “СҮЗ” темасы буенча диктант. 1 19.12 Сүз кисәкләре: тамыр һәм кушымча; тамырдаш сүзләр,кушымчаларны аера белү. Хатасыз каллиграфик итеп яза белергә;
Сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерергә,тамырын,кушымчаларын билгели белергә. Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. Диктант
44.9 “СҮЗ”темасы буенча хаталар өстендә эш. 1 20.12 Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.
Хаталарны төзәтү.
Охшаш бүтән текстны яздырту.
45.1 Сүзләр нәрсәләрне белдерә. 1 22.12 Предметларны атаган һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне аеру; Сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә таба белү.
Исемнәрне мәгънә ягыннан төркемнәргә бүлергә өйрәтү.
Эшне планнаштыру, контрольдә тоту; максат һәм бурычларга нигезләнеп уку. Сүзлек диктанты кәгаз,мәкалҗавыз,авыл,бияләй,елга,гомер .
46.2 Предметны белдерә торган сүзләр. 1 26.12
47.3
48.4 Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү.Сүзләргә дөрес итеп сорау куя белү. 1
1 27.12
29.12
49.5- Исемнәрнең лексик һәм грамматик мәгънәләре. Кешене белдергән сүзләр 1
16.01
50.6 Исемнәрне мәгънә ягыннан төркемнәргә бүлү. 1
17.01 Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәрефтән язу.
План төзи белергә.
Ил,шәһәр, авыл исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәрефтән язу.
Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәрефтән язу. дөрес һәм матур итеп күчереп яза белү
51.7-. Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф. Ялгызлык исемнәр.Кеше исемнәренең мәгънәләре. 1
19.01 Язылышын әйтелеше буенча билгеләп булмый торган очраклар, ягъни орфограммаларны табарга (ялгызлык исемнәрдә һәм җөмлә башында баш хәреф, җөмлә ахырында нокта) Балаларга кеше исемнәрендә һәм фамилияләрдә баш хәреф турында беренче мәгълүмәт бирү, картинага карап хикәяләүгә өйрәтүне дәвам итү.
52.8
Ялгызлык исемнәр белән инша язу”Төлке баласы”
Хаталар өстендә эш : ”Ялгызлык исемнәр” 1
23.01 Бирелгән темага план буенча инша язу. Инша.
53.9 “Ялгызлык исемнәр” темасы буенча диктант. Хаталар өстендә эш. 1
24.01 Эш барышында туган аңлашылмучылыкларны һәр якның таләпләрен исәптә тотып, бердәм хәл итүгә ирешү.
Диктант
54.10-. Ил, шәһәр, авыл исемнәрендә баш хәреф.Елга, күл исемнәрендә баш хәреф. 1
26.01 дөрес һәм матур итеп күчереп яза белү
55. 11
Хайван кушаматларында баш хәреф.
Билге буенча кушамат уйлап табу. 1
30.01 Хайван кушаматларында баш хәрефән язу. дөрес һәм матур итеп күчереп яза белү Балаларга кеше исемнәрендә һәм фамилияләрдә, хайван кушаматларында баш хәреф турында беренче мәгълүмәт бирү
56.12 Исем турында үткәннәрне кабатлау. 1 31.01 Исемнең сораулары. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табу, дөрес һәм матур итеп күчереп яза белү Предметларны атаган һәм кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләр белән таныштыру..
57.13 Диктант ”Исем” 1 2.02 Орфограммаларны белү. Исемне башка сүз төркеменнән аера белү. Язганда укучы хата җибәрмәсен өчен төрле юллар белән хата язу ихтималын язганчы ук бетереп кую. Диктант
58.14 Хаталар өстендә эш. Исем турында үткәннәрне кабатлау 1 6.02 Орфограммаларны белү. Хаталарны төзәтү.
Охшаш бүтән текстны яздырту. Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.
Хаталарны төзәтү.
Охшаш бүтән текстны яздырту.
59.15 Билгене белдерә торган сүзләр. 1 7.02 Сыйфат сүзенең төшенчәсе,сораулары. Сыйфатның тәм, ,билге.форма,күләм,характерһ.б. белдерүе .
Ул сүзләрне, сораулар куеп табарга өйрәтү. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру
60.16 Предметның билгесен белдерә торган сүзләрне төркемләү. 1 9.02 Предметларның билгеләрен белдергән һәм нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр
Сыйфат сүзенең төшенчәсе,сораулары.
Сыйфат сүзенең төшенчәсе,сораулары.
61.17 Нинди? Кайсы? Сорауларына җавап булган сүзләр. 1 13.02
62.18 Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау. 1 14.02 Орфограммаларны дөрес куллана белү.
63.19 Контроль диктант. Сыйфат 1 16.02 Орфограммаларны дөрес куллана белү. Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. Диктант
64.20 Хаталар өстендә эш. 1 20.02 Сыйфат сүзенең төшенчәсе,сораулары.
Сыйфат сүзенең төшенчәсе,сораулары.
Орфограммаларны дөрес куллана белү. Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.
Хаталарны төзәтү.Охшаш бүтән текстны яздырту.
65.21 Эшне белдерә торган сүзләр. 1 Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? Нишләде? Нишләр? кебек сорауларына җавап булган сүзләр Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? Нишләде? Нишләр? кебек сорауларына җавап булган сүзләрне таба белү Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табарга өйрәтү.
Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру.
укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру, картинага карап хикәяләүгә өйрәтүне дәвам итү,
Сүзлек диктанты: җиңел,җомга,дүшәмбе,дөрес,тавык,онык, тавыш, һаман.чаңгы.
66.22
67.23
68.24 Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзлргә сораулар кую. Нишли? Нишләде? сорауларына җавап бирә торган сүзләр.
Сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табу. 1
1
1
69.25
Эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләргә сораулар кую. Фигыльләрнең эшләнү вакытын билгеләү. 1
Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? Нишләде? Нишләр? кебек сорауларына җавап булган сүзләр Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? Нишләде? Нишләр? кебек сорауларына җавап булган сүзләрне таба белү.
70.26
Фигыльнең төрле мәгнәләре белән танышу. Фигыльләрнең төрле вакыт формалары. 1
71.27
. Фигыльләрне төркемнәргә бүлү. Фигыльләрнең барлык-юклык формалары турында төшенчә бирү 1
Предметның эшен,хәрәкәтен белдерә торган сүзләнең фи- гыль дип аталуы. Фигыльләр нең нишли? нишләде? ниш- ләячәк? кебек сорауларга җавап бирүе. Фигыльләрнең барлык-юклык формалары турында төшенчә бирү Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табарга өйрәтү Эшнехәрәкәтне белдерә торган сүзләрне мәгънәсе буенча төркемли белү.
72.28 Рәсем буенча хикәя төзү. 1 Картинага карап хикәяләүгә өйрәтүне дәвам итү, сөйләм үстерү. Хикәя язу
73.29 “Фигыль “темасы буенча диктант язу 1 Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. Диктант
74.30
Хаталар өстендә эш. “Фигыль “темасын кабатлау. 1
Хикәяне укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.
Хаталарны төзәтү.
Охшаш бүтән текстны яздырту.
75.1 Җөмлә турында төшенчә. 1 Сүзтезмәнең предметлар -ның, эш-хәрәкәтнең мәгъ нәсен төгәлрәк итеп атавы. җөмләләрне аера белү.
, укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру, картинага карап хикәяләүгә өйрәтүне дәвам итү,
76.2 Рәсем буенча хикәя төзеп язу.
77.3
78.4
Җөмлә төрләре. Әйтелеше буенча җөмләләрне төркемгә бүлү. 1
1 Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөм -ләнең төрләре: хикәя , сорау, өндәү җөмлә. Хикәя җөмләнең тыныч тавыш белән әйтелүе, ахыры на нокта куелу Сөйләмне барлыкка китерүдә җөмләнең әһәмиятен аңлату. Төрле интонация белән әйтү.
79.5 Сорау җөмлә. 1
80.6 Өндәү җөмлә. 1
81.7
82.8 Җөмләдә баш кисәкләр.
Ия һәм хәбәр. 1
1 Сүзтезмәнең ияртүче һәм иярүче сүздән төзелүе. Җөмләнең кем? нәрсә? сорау -ларына җавап бирә торган кисәге ия дип аталу Орфограммаларны таба,кагыйдәгә таянып аңлата.дөрес яза белү Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү, сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлату.Җөмләдә сүзнең кем яки нәрсә турында баруын һәм алар турында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләрне күрсәтү.
83.9 Рәсем буенча хикәя төзеп язу. 1
84.10
85.11 Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. 2
86.12 Изложение. 1 Сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү.
Сөйләмне җөмләләргә аера белү. Орфограммаларны дөрес куллану. Сораулар ярдәмендә 30-45 сүзле текстка изложение язарга өйрәтү. инша
87.13 Хаталар өстендә эш. Үткән теманы ныгыту. 1 Орфограммаларны дөрес куллану. Иншаны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.
Хаталарны төзәтү.Охшаш бүтән текстны яздырту.
88.14
89.15
Диктант .”Җөмләдә сүзләрнең бәйләнеше”
Хаталар өстендә эш. Кабатлау “Җөмләдә сүзләр бәйләнеше”. 1
1 Орфограммаларны дөрес куллану. Җөмләләрдән кем һәм нәрсә турында әйтелгәнне күрсәткән, аларның нишләгәнен белдергән сүзләрне табарга өйрәтү. Диктант
Бүлекнең темасы :”Сөйләм һәм текст.” 14 с.
90.1
Сөйләм. Текст. 1
Сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү. Текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү Балаларга сөйләм турында беренче мәгълүмәт бирү, укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту
91.2
92.3 Сүз һәм җөмлә чикләре.
Текстның төп фикере. Текстның өлешләре.
1
1
Сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү.
Орфограммаларны таба,кагыйдәгә таянып аңлата.дөрес яза белү Текстның төп фикере, өлешләре белән таныштыру.
Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. Диктант
93.4 “Сөйләм һәм текст” темасы буенча кабатлау. 1 Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү Текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.
Хаталарны төзәтү.
94.5 Изложение. 1
95.6
96.7 Ел буена өйрәнгән белемнәрне тикшерү диктанты.
2 Сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү Орфограммаларны дөрес куллану. Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү Диктант.
97.8
98.9
99.10
100.11
101.12
102.13 Хаталар өстендә эш. Сузык һәм тартык авазлар.Алфавит.
Сүз ясалышы.Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.
Сүз төркемнәре.
Җөмлә кисәкләре. Йомгаклау. 1
1
1
1
1
1 Өйрәнгән кагыйдәләрне, орфограммаларны яттан белү. Орфограммаларны дөрес куллана белү Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру.
Язма эшләр эшләү графигы
Практик өлеш 1 чирек 2 чирек 3 чирек 4 чирек елга
Диктантлар 3 2 4 4 13
Изложение/тест 1/1 1 1 1 4/1
сочинение - - 1 1
Сүзлек диктанты өчен якынча нормалар Контроль диктант өчен нормалар
Сыйныф Сүз саны Сыйныф I яртыеллык II яртыеллык
2класс
3класс
4 класс 8-10
10-12
12-15 1 класс
2 класс
3класс
4 класс
25-30 сүз
45-50 сүз
65-70 сүз 15-17сүз
35-40 сүз
55-60 сүз
75-80 сүз
Изложение өчен текстларның күләме һәр сыйныфта 15—20 сүзгә артыграк була. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Сүзлек диктантын бәяләү
1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Кереш диктант.
Безнең мәктәп.
Безнең авыл тау буенда утыра.Ерак та түгел бер инеш бар.Балык күп анда.Эссе көннәрдә су керәбез, бик рәхәт. Әнә тау башында ике катлы йортны күрәсезме? Ул- безнең мәктәп.
Мәктәп янында бакчабыз да бар. Анда алмагачлар, чияләр үсә.
Бирем :1в. балык, каенлык; 2в.- мәктәп, чияләр- сүзләренә фонетик анализ ясарга.
.
Диктант.
Елгада.
Бүген көн бик матур. Балалар елга буена төште. Алар су коеналар, су чәчрәтеп уйныйлар. Аннары кояшта кызыналар. Көннең үткәнен сизмичә дә калалар. Менә кич җитә. Балалар өйләренә йөгерәләр.
Бирем :1в.- буена, кеше, кояш ; 2 в.-елга ,керпе,коена- сүзләренә фонетик анализ ясарга.
1в.-1,2 җөмләдәге, 2 в.-6,7 җөмләдә гебаш кисәкләрне табарга.
Контроль диктант.
Көзге урман.
Көз җитте. Җил исә. Яңгыр ява. Агач яфраклары коела. Алар кызыл, сары, яшел төстә.
Кошларга салкын. Алар җылы якка очалар. Хайваннарга да салкын. Алар җылы туннарын кияләр.
Тиздән салкын кыш җитәр.
Бирем : 1. Сөю, кыю сүзенә фонетик анализ ясарга.
2. 1в.-1,2 җөмләдәге, 2 в.-3,4 җөмләдәге баш кисәкләрне табарга.
Диктант.
Яңгыр ява башлады.
Кичке якта кара болытлар килеп чыкты. Алар бер-берсенә кушылдылар да куердылар.
Менә болытлар безнең якка таба агылды. Көн салкынайтып җибәрде.Яңгыр тамчылары төшә башлады. Кара болытларны ярып, яшен яшьнәде. Яңгыр коярга тотынды.
Бирем : 1.Ашыкканнар , салкынайтты сүзләрен иҗекләргә бүлеп язарга;
2. (йә),( йу); (йа),(йү) авазларына башланган өчәр сүз язарга.
Инша.
Кыш килде.
Декабрь кыш ае. Көннәр бик салкын. Урамны кар каплады. Балалар чана, чаңгы шуалар. Алар кыш бабай һәм тау ясыйлар. Аларга бик күңелле.
Күчереп язу.
Яшьтәшләр.
Әтием белән күрше Нигъмәт абый сөйләшеп утыралар. Әтием әйтә, без яшьтәшләр бит, ди. Мин аңламыйм. Нигъмәт абый аңлата. “Әтиең белән без бер яшьтә. Шуңа без яшьтәшләр”,-ди. Яхья белән мин дә бер елда туганбыз.Без дә яшьтәшләр булабыз икән.
Бирем: Өйрәнгән орфограммалар астына сызарга,
Контроль диктант.
Кыш.
Салкын кыш килде. Бөтен җирне ак кар каплады. Балалар урамга чыкты. Кулларында көрәк, чиләк.Алар биек кар тавы ясадылар.Аңа су сиптеләр. Икенче көнне таудан чана шудылар. Кыш көне күңелле була.
Бирем :1.( йы, йэ),(йа,йә) авазлары кергән өчәр сүз язарга.
2..1в.- 1,2 җөмләдәге, 2 в.-3,5 җөмләдәге баш кисәкләрне табарга.
Диктант.
Авылда.
Мин шәһәрдә яшим. Җәйге каникулда мин абыем белән авылга кайтам. Авылда әби белән бабай яши.Без аларга булышабыз.
Авылда безнең дусларыбыз да бар. Алар белән елгага су коенырга, урманга җиләк җыярга барабыз. Урманда гөмбә, җиләк күп.
Авылда рәхәт.
Бирем : урманда, урманчыны, авылдаш, авылда, җәйге, бабай, җиләклектә, гөмбәне, дусларга сүзләрендә тамырны,cүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны билгеләргә.
Изложение.
Төлке баласы.
Бабай оныкларына төлке баласын алып кайтты. Балалар төлке баласын ящикка салдылар. Балалар төлкене сөт һәм ит белән сыйладылар. Төлке баласы ишек почмагына качты. Төнлә төлке баласы кыштырдап йорде. Ул авызын чапылдатты.Төлке баласы балаларга йокларга комачаулады.
Бабай төлке баласын сарайга чыгарып куйды. Иртән сарай асты казылган иде.
Бу ана төлкенең эше булды. Ул баласының тавышын ишеткән дә, баласын алып киткән.
Диктант.
Казан- Татарстанның башкаласы.
Казан- Татарстанның башкаласы. Ул- зур һәм борынгы шәһәр. Анда матур биналар, истәлекле урыннар күп.
Казан янында Идел елгасы ага. Ул тирән һәм киң.
Казанда күп халыклар яши. Алар бик тату яшиләр.
Бирем : 1.куе,яши сүзенә фонетик анализ ясарга.
2. Соңгы ике җөмләдән баш кисәкләрне табарга.
Диктант.
Йорт салырга әзерләнү.
Тышта тагын кар яуган. Койма буйларында кар шундый матур булып ята !Күзләр камаша.
Азат көрәген тотып, ишегалдына чыкты. Аны Акбай каршылады. Азат, иркәләп, аның башыннан сыйпады.
Койма буендагы кар шактый басылган икән. Азат йорт салырга урын эзли башлады.
Бирем: 1.Йорт, урам, имән,күл;кар, урман,тал, кием – сүзләрен күплек санда язарга;
2. 1 җөмләдәге баш кисәкләрне табарга.
Диктант.
Табигат кочагында.
Күңелле җәй җитте.Җир җиләкләре чәчәкләрен койды.Арышлар алтын башакларын җибәрде. Киң болыннар кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләргә күмелде.
Мин бабам янына кунакка барам. Ул авылның алма бакчасында эшли. Мин бабама матур чәчәкләр җыйдым.
Бирем: 1. Яз, чәчәк, китап, балалар;күлмәк,каен, укучылар, дәфтәрләр- сүзләренә туры килерлек сыйфатлар уйлап язарга.
2. 1в. 1,2; 2 в. -3, 4 җөмләдәге баш кисәкләрне табарга.
Диктант.
Балыкчылар.
Бер матур көнне өч малай елгага балык тотарга китте. Алар кармакларын суга ташладылар. Балык чиртүен көтә башладылар. Менә Әдһәмнең калкавычы су астына чумды. Ул көмештәй чабакны яр буена алып ташлады. Сабирҗан да бер алабуга тартып чыгарды. Тик Вәлигә генә балык капмады.
Бирем : 1. Китте, ташлады, башлады; чыгарды, чумды, капмады – фигыльләрен 3 баганага төркемләп язарга.
2.1,2,5,6 җөмләләрнең баш кисәкләрен табарга.
Диктант.
Кыю песи баласы.
Кечкенә генә бер песи баласы булган. Көннәрнең берендә аның әнисе ауга киткән. Нәни песи йокларгатда үзе генә яткан. Тиздән нидер кыштырдаган. Идәндә нәни тычкан балалары йөгерешә башлаганнар.
Песи баласы сикереп төшкән. Ул тычкан балаларының берсен эләктереп тә алган.
Бирем. 1. 1,2,6,7 җөмләләрдәге баш кисәкләрне табарга.
2. Куркак, ачы, салкын, кара, җылы, матур, тозлы, усал сүзләренә туры килерлек исемнәр уйлап ясарга.
Диктант.
Авылда.
Бәләкәй Рөстәм җәй көне әнисе белән авылга әбиләренә кунакка килде. Алар үзләре еракта бер зур шәһәрдә торалар. Рөстәмнең әле беркайчан да авылда булганы юк иде. Авылда әбисе аны бик ягымлы каршылады. Ул аны тәмле әйберләр белән сыйлады.
Рөстәм авылда үзләренең матур шәһәрләре һәм трамвайлары турында сөйләде. Балалар аның сөйләвен рәхәтләнеп тыңладылар. (51сүз)
1. Соңгы җөмләнең баш кисәкләрен табарга.
2. Әбиләренә,- сүзен юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүләргә.
Кулланылгын әдәбият:
1.Татар теле дәреслеге .В.А.Гарипова, Г.Р.Шарипова, Казан. “Татарстан китап нәшрияты” , 2012.
2.Башлангыч классларда татар теле дәресләре өчен таблицалар. Казан.” Мәгариф” нәшрияте, 2010ел.
3.Татар теленнән диктантлар җыентыгы. Казан. “Мәгариф” нәшрияты ,2009.
4.Татар теленең орфографик сүзлеге.
5.2 класста татар теленнән дидактик материаллар.
6. Башлангыч гомуми белем бирү программалары.Татар һәм рус телләре.Казан.”Мәгариф” нәшрияты,2010
Укучы өчен әдәбият:
1. Татар теленең орфографик сүзлеге.
2. Татар теле дәреслеге В.А.Гарипова, Г.Р.Шарипова, Казан. “Татарстан китап нәшрияты” , 2012