Тема: "Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы."
В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән
татар теленнән дәрес конспекты
Сыйныф: 3
Төркем: рус төркеме
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы” 3 сыйныф
Тема: "Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы."
Максат: 1. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы белән таныштыру; хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасын кабатлау
2. Логик фикер йөртүне үстерү; хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә активлаштыру
3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру
Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма..
Дәрес этаплары Этапның эчтәлеге
1 Оештыру моменты: Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.
Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.
− Хәерле иртә, балалар!
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Ә, сезнең хәлләрегез ничек.?
- Рәхмәт, әйбәт.Әйдәгез бер-беребезгә комплиментлар әйтәбез.(чылбыр буенча)
-Саша, синең күлмәгең бик матур!
-Вера,синең чәчең бик матур!
-Маша, сиңа алкалар бик килешә. һ.б.
II Өй эшен тикшерү:
Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.
Укучылар өчен максат: Өй эше дөреслеген тикшерү.
Алымнар:
1.Өй эшен карап чыгу
2.Хаталарны ачыклау, төзәтү
3.Дөрес итеп уку -Балалар, сезгә өй эше 22 нче бит, 6нчы күнегү бирелгән иде
-Нокталар урынына җаваплар язарга.
- Сез аны эшли алдыгызмы?
- Әйе, эшли алдык.
- Аня, сораулар укып бирә, ә Стас җавапларны укый.
-
- Маша һәм Даша, сезне тыңлыйк.
-(Балалар диалогларын укыйлар,
башка балалар да җавап бирә)
III Яңа теманы аңлату
Фонетик күнегү:
Укытучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү.
Укучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү.
Күрсәтмәлелек:
1.тактада карточкалар
2. слайдлар
3. аудиоязма
Яңа тема аңлатуга максат:
Укытучы өчен максат: Хәзерге заман хикәя фигыль барлык һәм юклык формалары белән таныштыру; хәзерге заман хикәя фигыльне искә төшерү;
Укучылар өчен максат: хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы белән
аңлап куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү; 3. Фонетик күнегү.
- Укучылар, карагыз әле, без слайдта нәрсәләр күрәбез?
(Слайдта [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары һәм сүзләр язылган)
-Саша, бу нинда авазлар?
- [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары.
- Дөрес. Бик яхшы. (Аудиоязма кабызыла) Дикторны игътибар белән тыңлагыз һәм кабатлагыз.
(Сүзләр кабатлана)
-Балалар, [ г] авазы кайсы сүздә очрый?
- китапханәгә сүзендә
- Балалар, [ғ] авазы кайсы сүздә очрый?
- укырга сүзендә
- Балалар, [k] авазы кайсы сүздә очрый?
- китап сүзендә
- Балалар, [қ] авазы кайсы сүздә очрый?
- укый сүзендә
- Дөрес. Ә хәзер, әйдәгез җөмләләр төзик.
- Вера, нинди җөмлә төзедең?
- Мин быел ун китап укыдым.
- Алексей, нинди җөмлә төзедең?
- Малай матур китап укый..
- Саша, нинди җөмлә төзедең?
- Мин укырга яратам.
- Дима, нинди җөмлә төзедең?
- Вера китапханәгә бара.
- Дөрес, балалар. Бик әйбәт.
4. Яңа теманы аңлату
- Балалар, без күптән түгел хәзерге заман хикәя фигыль белән таныштык. Әйдәгез искә төшерәбез. Хәзерге заман хикәя фигыль нинди сорауга җавап бирә?
- Нишли ?
- Ул нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
- а, -ә,-ый,-и
- Дөрес. Балалар, Хәзерге заман хикәя фигыль -это глагол настоящего времени. Если говоришь о событиях, о действиях . которые не происходят, то употребляешь глагол настоящего времени в отрицательной форме : укымый,бармый,язмый.
прибавляем окончания-мый.-ми.
- Балалар, скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание –мый?
- Если слова твёрдое.
- Дөрес. А скажите, в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание –ми?
- Если слова мягкие.
- Ә хәзер өченче слайдка карыйк.
Хәзерге заман хикәя фигыль барлык формасы хәзерге заман хикәя фигыль юклык формасы
Яза
сикерә
әйтә
бара
кайта яз - ?
сикер - ?
әйт - ?
бар - ?
кайт - ?
-А сейчас скажите какие окончания мы добавим в отрицательной форме глагола и объясните, почему. Составьте предложения, используя эти слова.
- Яз-мый – не пишет, т.к. слова твердого варианта, добавляем ококчание -мый. Например, Марат дәрестә язмый. (Шул ук формада башка сүзләр дә карала)
ФИЗПАУЗА (Шүрәлия зарядка ясый)
IV Ныгыту
Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.
Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү
Метод:
Сорауларга җавап бирү.
Дилог төзү
Ситуатив күнегүләр.
5. Ныгыту
1. Аудирование (аудиоязма тыңлыйбыз)
(Салкын көз җитте.Кошлар сайрамый. Җылы яңгырлар яумый. Балалар урамда уйнамый. )
Тыңлаган җөмләләрдән юклык формасындагы хәзерге заман хикәя фигыльләрне санап чыгыгыз.
-Сайрамый,яумый,уйнамый..
-Какие окончания прибавлены к этим глаголам?
- мый
- Дөрес. Бу фигыльнең нинди формасы?
- Бу –хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы..
2. Дәреслек белән эшләү.
- Балалар, бугенге числоны язабыз, сыйныф эше.
23 нче бит 1нче күнегү.
-Балалар, әйдәгез сүзләрне тәрҗемә итик. (бер укучы тактага чыгып сүзләрне тәрҗемә итеп яза.)
- Наташа, какие глаголы мы написали?
- Отрицательную форму глаголов
- Кушымчаларын ата. Нинди кушымчалар яздык?
-Мый,-ми
- Ярар, бик яхшы, утыр.
3. Ситуатив күнегү
- Ә, хәзер сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез.
Как скажешь о том, что:
- Миша вчера не поехал в Казань.
- Оля не взяла пенал в школу.
- Петя не рассказал рассказ.
- К ним вчера бабушка не приходила.
(Укытучы укучылар җавабын тыңлый)
4. Диалог төзү:
Балалаларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган: ”Җөмләләрне дәвам ит.”
- Без дәрестә язмыйбыз, чөнки......
- Син китап укымыйсың, чөнки....
5. Бәяләү.
Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.
V. Өй эше бирү.
Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.
Укучылар өчен: Яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү. 6. Өй эше бирү
Өй эше бирү моментының төп максаты – хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык формасын ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.
− Без сезнең белән Белмәмеш турында бик күп хикәяләр төзедек.Өй эше мондый була. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне юклык формасында кулланып “Белмәмеш мәктәптә” темасына хикәя төзеп килергә: укый,яза,тәрҗемә итә,сөйли,җавап бирә ,сорау бирә фигыльләрне юклык формасында кулланырга.
7. Йомгаклау
- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?
- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.
Сез миңа бүген бик булыштыгыз.Рәхмәт . Сау булыгыз.
МБОУ «Рыбно-Слободская гимназия №1»
Учитель татарского языка илитературы Мухамедзянова Р.Р.