Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре
1нче гимназиясе
Дуслык ул - яхшылык
Закирова Гөлназ Илдусовна, югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2013нче ел
Тема: Дуслык ул – яхшылык.
Максат: 1) укучыларны иҗади фикерләргә күнектерү, әдәбият теориясеннән файдаланып, әсәргә анализ ясарга өйрәтү;
2) укучыларның шәхси тапкырлыгын, инициативага сәләтен, омтылышын, ихтыяр көчен үстерү, иҗат мөикинлекләрен ачу өчен шартлар тудыру, проект эше башкарып, үз эшеңне тәкъдим итәргә өйрәтү;
3) табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, дуслыкны аңларга өйрәтү.
Җиһаз: Р.Вәлиева портреты, сюжетлы рәсемнәр, аудиоязмада “Кыңгырау чәчәк”әкияте, мәкальләр, Кызыл китап.
Дәрес тибы: катнаш дәрес.
Дәрес барышы:
1.Уңай психологик халәт тудыру.
2. Актуальләштерү.
–Хәзер әдәби уку дәресе. Бу дәрестә без нинди әдәби әсәрләр өйрәнәбез, нәрсә укыйбыз?
(Хикәя – чынбарлыкта булган яки булырга мөмкин булган хәл.
Әкият - чынбарлыкта булмый торган тылсымлы хәл.
Шигырь – рифмага салынган әсәр.)
-Өйгә нинди эш бирелде? ( “Кыңгырау чәчәк” әсәрен укырга).
-Бу нинди әсәр? (әкият, чөнки монда Кыңгырау чәчәк, Куян кешеләр кебек сөйләшәләр.)).
3. Төп өлеш.
1)-Әсәрне кем язган? (Р. Вәлиева). Язучы турында белешмә бирелә.
2) Сүзлек эше.
3) Әкиятне аудиоязмада тыңлау. Әсәр нәрсә турында? (Тыңлау алдыннан куелган сорау) Көтелгән җавап: Кыңгырау чәчәк, малай, Куян турында.
4) – Ясалган рәсемнәрне әсәр эчтәлеге буенча тәртип белән урнаштырып, рәсемгә туры килүче өлешләрне табып уку. (чылбырлы уку)
-Хикәя ничек башлана?
-Алга таба вакыйга ничек дәвам итә?
-Шуннан нәрсә була?
-Әсәр ничек тәмамлана? кебек сораулар ярдәмендә укучыларга эзлеклелекне сакларга ярдәм итү.
5) Ә хәзер эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү:
-Кыңгырау чәчәк нинди?
-Куян баласы аңа ничек дәшкән?
-Кыңгырау чәчәк нәрсәне белмәгән?
-Малай чәчәкне ни өчен өзә алмаган?
-Куян баласы малайга нәрсә дип әйткән?
-Кыңгырау чәчәк нинди сүзне аңлаган?
6) -Әкиятнең төп геройлары кемнәр? (Кыңгырау чәчәк, Куян, малай)
-Бу сүзләр текстта ничек язылган? Ни өчен баш хәрефтән? (Алар – төп геройлар, әкияттә кешеләр кебек сөйләшәләр.) (әсәр геройларының рәсемнәре тактага беркетелә)
7) Матур, тәмле телле, нәфис, назлы, кечкенә, ярдәмчел, батыр, тәртипсез, үзен генә яратучы, начар, яхшы күңелле. Карточкаларда язылган бу сыйфатларның кайсылары бу әкият геройларына туры килә, ни өчен? Һәр геройга туры килүче сүзне рәсем астына беркет.
-Кыңгырау чәчәккә хас сыйфатларны уку. (матур, тәмле телле, нәфис, назлы) Болар нинди сыйфатлар? (яхшы сыйфатлар).
-Малайның сыйфатлары сезгә ошыймы? (тәртипсез, үзен генә яратучы, начар) Ни өчен ошамый?
-Ул начарлык эшлим дип уйлыймы икән?
-Аның бу начар гадәте кабатланырмы?
-Куянга нинди сыйфатлар хас? (кечкенә, ярдәмчел, яхшы күңелле)
-Гадәттә, без куянны нинди дип беләбез?
-Бу әкияттә ул куркакмы? ( ул батыр)
-Ни өчен батыр дибез? (Ул Кыңгырау чәчәкне коткара)
-Ни өчен язучы Р.Вәлиева төлке, бүрене түгел, ә куян образын ала? (Куян үзеннән көчсезрәк Кыңгырау чәчәкне яклый,дустының гомерен саклап кала Димәк, кешенең гәүдәсе зур булу түгел, ә күңеленең яхшы булуы әһәмиятлерәк. Син кечкенә булсаң да, дусларыңа ярдәм итә, аларны яклый аласың. Моның өчен физик көч кирәк түгел.)
4. Ныгыту.
-Сезгә әкиятнең кайсы өлеше ошады? Кайсы герой булыр идегез? Ни өчен? (укучылар фикерләре тыңлана)
-Әкият нәрсә турында? (дуслык, яхшылык турында).
-Автор бу сүзләрне кайсы герой аша әйттерә? Ни өчен? ( Бу сүзләрне Кыңгырау чәчәк әйтә, чөнки ул дусты яхшы эш эшләгәнгә күрә генә яшәвен дәвам итә алды. Икенчедән, Кыңгырау чәчәк гүзәл, аның авызыннан чыккан сүзләр дуслыкның да матур хис икәнен күрсәтәләр.)
-Р.Вәлиева бу әкиятне ни өчен язган? Әкияттә сезнең өчен кирәкле 2 кагыйдә бар. Шуларны әйт.(Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый, Кызыл китапка кертелгән.(Кызыл китап күрсәтелә, укытучы кыскача белешмә бирә) Дусларны якларга, сакларга кирәк.)
5. Проект эше. Язучы Р.Вәлиева безгә әнә шундый матур әкият язып бүләк иткән. Хәзер без үзебез китапчык ясап карарбыз.. Китабыбыз нәрсә турында булыр? (дуслык турында).
-Сез нинди китаплар укырга яратасыз? (төсле рәсемле, матур китаплар).
1)Төркемнәрдә эш:
Беренче төркем: әкиятнең үзегезгә ошаган өлешенә рәсем яса, исем куш. Ни өчен мондый рәсем ясадың, аңлат.
Икенче төркем: дуслык турында мәкальләр табып яз, мәгънәсен аңлат.
Өченче төркем: дустың турында кечкенә хикәя язарга.
2) Эшне яклау этабы
(Һәр төркем чыгыш ясый. Укучыларның эшләре тыңлана, бәяләнә.)
-Хәзер шушы эшләрегездән китапчык ясап карыйк. Ул ничә биттән торачак?(өч биттән)
-Китапка кайсы тышлык туры килә? Ни өчен? (Тәкъдим ителгән тышлыклардан берсен сайлап алу, дәлилләү).
6. Йомгак.
-Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нинди эшләр башкардык? (дуслык турында сөйләштек, әкият укыдык, китапчык ясадык)
-Нәрсә ул дуслык?
-Бүген эшләгән китапчыгыбызга нинди исем кушарбыз? ( Дуслык) Ни өчен?
-Иң беренче үзегез чыгарган китапны әти-әниләрегезгә күрсәтегез, үзегез дә өйдә китапчыклар ясап карагыз.
-Дәрес ахырында бер-беребезгә матур теләкләр телик:
• Дус булыйк.
• Бергә тату уйныйк.
• Дусларны яклыйк, саклыйк.
• Дуслык - яхшылык, яктылык, мең яшәгез, дусларым.
• Дуслар белән матур сөйләшик.
• Дусларыбыз күп булсын.