Тема: Әбекәй – алтыным, минем иң якыным.
Р.Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе
Максат: 1) әдәби әсәргә анализ ясау, әсәрнең идеясен билгеләү
буенча белемнәрне һәм әхлак күнекмәләрен камилләштерү;
2) тикшеренү, эзләнү, иҗади фикерләү күнекмәләрен
үстерү;
3) әбиләргә мәрхәмәтле, ихтирамлы булу, кешелеклелек
сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: әбиләр турында рәсемнәр, әбиләрнең фотосурәтләре, интеракив такта, компьютерда презентация
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты.
- Исәнмесез!
- Хәерле көн!
- Хәлләрегез ничек?
2. Яңа темага кереш.
1) Укытучы. Мин сезгә бер шигырьдән өзек укып китәм. Тыңлап торыгыз эле. 1 нче слайд. ( смарт тактада дәү әни дигән сүзләр качырылган, балалар шигырьнең ахырын үзләре әйтеп бетерәләр)
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием. Ә. Бикчәнтәева
2) Әңгәмә.
- Кем соң ул дәү әни?
- Сезнең дәү әниләрегез бармы?
- Алар сезнең белән яшиме?
- Кемнәрнең авылда яши?
- Сез алар янына еш кайтасызмы?
- Сез дәү әниләрегез белән нинди эшләр эшлисез?
- Дәү әниләрегезгә ничек ярдәм итәсез?
3) Дәү әниләрнең фотоларын карау. 2 нче слайд.
- Монда кемнәрнең дәү әниләре сурәтләнгән? ( Балалар үзләренең дәү әниләре турында сөйлиләр)
- Дәү әниләрегезне яратасызмы? Аларга нинди матур сүзләр әйтәсез?
4) Укучыларга ромашка чәчәкләре бирелә. Алар шул чәчәк таҗларына әбиләренә әйтергә теләгән сүзләрен язалар.
3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1.Р.Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе өстендә эш. 3 нче слайд. Текстның исеме авторның портреты.
1) Автор турында кыскача белешмә.
2) Сүзлек эше; 4 нче слайд
сый-хөрмәт – угощение
тасма – лента
пөхтә - чисто
аңышмыйчарак – не поняла
сеңде – прижалась
байтак вакыт – долгое время
3) Әсәрне укытучының үрнәк укуы.
4) Чылбыр буенча балалардан укыту
4. Ныгыту өлеше.
Сорауларга җавап бирү. 5 нче слайд.
- Рәсемдә кемне күрәбез?
- Ул нинди? Ә Фәридә нинди?
- Нинди бәйрәм турында сүз бара?
- Бәйрәм табынын кем әзерләгән?
-Фәридә әнисенә булышканмы?
- Бәйрәм нинди булырга тиеш иде?
- Ни өчен бәйрәм булмый?
- Фәридәнең әбисе турында әйткән сүзләрен табып укы.
- Сез Фәридәгә нинди киңәш бирер идегез?
- Әсәрне ничек дәвам итәр идегез?
4. Йомгаклау өлеше.
- Сезгә әсәр ошадымы? Яңадан 2 нче слайд.
- Фәридә дөрес эшләгәнме?
- Әбиләребез турында шулай әйтергә ярыймы?
- Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели?
Укытучы: Әбием! Дәү әнием! Нинди матур сүз бу! Бу сүз әни сүзе кебек үк якын һәм кадерле. Әбиләрне хөрмәт итәргә һәм яратырга кирәк. Әбиләребез сезне тәрбияләүгә күпме көч куялар. Матур җырлары, әкиятләре аша күңелләргә рухи байлык иңдерәләр. Шуңа күрә аларны беркайчан да рәнҗетмәгез, авыр сүзләр әйтеп йөрәкләрен телгәләмәгез! Аларны яратыгыз, хөрмәт итегез!
- Ә сезнең әбиләрегез нинди тәмле әйберләр пешерә? Менә минем дәү әнием сезгә бүген кош теле пешереп җибәрде. ( Кош теле белән сыйлау, “ Ак яулыклы әбиләр”җырын тыңлау )
5.Өй эше бирү.
Сез туган көннәрегезне ничек үткәрәсез? Кемнәрне чакырасыз? Шул турыда сөйләргә әзерләнеп килегез.
6.Билгеләр кую.