Зәй районы Югары Шепкә урта гомуми белем бирү мәктәбе
11 нче сыйныфта
Туфан Миннуллин иҗатына белешмә,төп темалар һәм күтәрелгән проблемалар
темасына дәрес эшкәртмәсе
Хасаншин Рафаиль Мөнәвир
улы
1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2013 ел
Тема: Туфан Миңнуллин иҗаты турында белешмә.Аның драмаларында төп темалар һәм күтәрелгән проблемалар”.
Максат: 1.Туфан Миңнуллинның биографиясен белү.
2.Туфан Миңнуллинның драмага килү сәбәпләрен өйрәнү.
3.Мәктәп темасын күтәргән “Үзебез сайлаган язмыш” драмасындагы төп геройларга характеристика бирү.
4.Әсәрләрдә тема һәм жанр төрлелегенең асылына төшенү.
5.Т.Миңнуллин драматургиясенең ролен аңлау,аның хезмәтләренең югары бәяләнүен белү.
Җиһазлау: Туфан Миңнуллин портреты, аның китапларыннан күргәзмә , дәрес өчен алдан әзерләнгән видео материал(спектакльләрдән өзекләр)
Дәрес барышы: 1.Оештыру өлеше.
а.Экран аша Туфан Миңнуллин биографиясе белән танышу.
б.Укучылардан Т.Миңнуллинның кайсы сәхнә әсәрләрен белүләре хакында сорау, сөйләтеп карау.
в.Туфан Миңнуллинның драмага килуе турында сөйләшү.
г.Әсәрләрнең тема һәм жанр ягыннан төрлелеге белән видео материал аша танышу.
2. Төрле сәхнә әсәрләреннән өзекләр карау.
3.Туфан Миңнуллин иҗаты турында М.Ш.Шәймиев фикерен карау.
4.Йомгаклау. Өй эше – Тема төрлелеген мисаллар белән сөйли белергә.
5.Билгеләр кую.
Кулланылган материал:1). 11 нче сыйныф әдәбият дәреслеге .2005 ел,”Мәгариф” нәшрияты .2).Галиасгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры сайты.