“Г.Тукай-тәрҗемәче”
Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать вә әхлак алмашып... Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллык юбилей көннәрен билгеләп үткән көннәрдә ирексездән тагын бер кат әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын күз алдыннан үткәрәсең. Киң кырлы талант иясе Г.Тукай үзенең кыска гына гомерендә безгә зур мирас калдырды. Без аның турында шагыйрь дип тә, журналист дип тә, тәрҗемәче дип тә, җәмәгать эшлеклесе дип тә, үз сүзен кыю әйтә алган публицист дип тә әйтә алабыз. Тәрҗемә эшчәнлеге Г.Тукай иҗатында аерым бер урын алып тора. Моңа кадәр гел шәркый традицияләр белән үскән Тукай XX йөз башында, Европа әдәбиятына йөз белән борыла. Рус һәм Көнбатыш Европа шигъриятеннән кызыклы тәрҗемәләр ясарга батырчылык итә ул. Ләкин ул тәрҗемәләрдә башка татар шагыйрьләренең шигырьләре кебек төгәл тәрҗемә түгел, ә шигырьгә таяну гына бар. Шуңа күрә дә, аның “Байроннан”, Лермонтовтан”, “Пушкиннан”,”Шиллердан”, “Шекспирдан” дип куйган искәрмәле шигырьләрендә, югарыда аталган шагыйрьләргә караганда, Тукай шигърияте, Тукайча фикерләү көчлерәк. Шуңа күрә дә Тукайның тәрҗемәсе оригиналдан күләмлерәк, күтәргән проблемалары да тирәнрәк була. Билгеле, татарларда тәрҗемә эше Тукайга хәтле үк шактый киң җәелгән булган һәм тәрҗемә өчен әсәрләр сайлауда билгеле бер үсеш кичерелгән. Шулай да, Габдулла Тукайның рус әдәбияты белән элемтәсе аерым әһәмияткә ия. XIX йөздә һәм XX йөзнең беренче елларында Тукай мәсәлләр һәм әкиятләр тәрҗемә итә, ә революция елларыннан башлап зур социаль проблемаларны күтәргән, жанры, стиле ягыннан төрле булган киң полотнолы әсәрләрнең тәрҗемәләре әледән- әле матбугатта чыгып торган. Габдулла Тукай 1902 – 1904 елларда И. Крыловның 75 мәсәлен тәрҗемә итә. Крылов мәсәлләренең тәрҗемәләре Тукайның мәгърифәтчелек карашларын чагылдыралар. Тукайның беренче рус революциясе елларында Кольцов, Пушкин, Л. Толстой, Лермонтов, Некрасов, Никитин һ.б. рус әдипләренең әсәрләреннән тәрҗемәләре, нәзирәләре, икътибаслары, тәкълитләре дөнья күрә. “Уралец” газетасыннан “Хаҗи” исемле бик үткен бер памфлетны тәрҗемә итеп чыгара. “Журнал-фарс”тан “Килештерү” дигән әсәрне татарчалаштыра. Азәрбәйҗан шагыйре М. Сабирның “Шикәять” шигырен “Мулланың зары” исеме белән тәрҗемә итә. Рус теленә тәрҗемә ителгән дөнья әдәбияты классикларының әсәрләренә (Байрон, Гейне, Шекспир һ.б.) мөрәҗәгать итә. Һәм иң мөһиме шул: Г. Тукай тәрҗемә эшен сыйфатлы башкара. Ул рус теленнән тәрҗемә итүне чын иҗат эшенә әйләндерә һәм бу өлкәдә югары уңышларга ирешә. Г. Тукай тәрҗемә эшенә байтак әсәрләр багышлый, тәрҗемә теориясенә кагылышлы фикерләрне һәм тәрҗемә практикасын яхшыртуга бәйле тәкъдимнәрне дә ул бәян итә. Тукай ирекле тәрҗемәне яклап чыга, тәрҗемә әсәрләрен татар тормышына якынайту юлы белән укучыларның игътибарын җәлеп итәргә омтыла. “Әлгасрел-җәбит” журналында “Мәҗмугаи мөфидә” (“ Файдалы җыентык”) исеме астында басылган мәсәлләргә аңлатмасында болай диелә: “зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән ирекле рәвештә тәрҗемә ителгән һәм төрек әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр.” Тукай Л.Толстойның “Бик кыйбат” исемле тәрҗемә хикәясенә бер-ике деталь өстәп, социаль яңгырашын үткенәйтеп җибәрә. “Мөхарәбә вә Государственная дума” әсәрен ике мәкаләдән оештыра. “Царь-Голод”ның тәрҗемәсендә Тукай “халыкчан гыйбарә һәм тәгъбирләрне (“тот капчыгыңны!”, “ботка пешми”, “авызың пешәр”, “тешенә килешми” һ. б.) , иң гади кеше күңеленә дә якын сурәт-бизәкләрне куллана, татар тормышыннан алынган күренешләрне кертеп җибәрә, татар исемнәрен куллана һ. б. Г.Тукайның тәрҗемәләре арасында Н.И.Позняковның “Книга” шигыреннән файдаланып язылган “Китап”шигыре дә, “Если в сердце человека...”дип башланган шигыреннән өлешчә файдаланып язылган “Сәрләүхәсез”е дә, М.Ю.Лермонтовның “Пророг”ыннан үзгәрткән “Пәйгамбәр”е дә, рус язучысы В.П.Буренинның “Японская сказка” исемле хикәясенә ияреп язылган “Япон хикәясе” әсәре дә, бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның “Я пережил свои желанья...” дип башланган шигыреннән файдаланып язылган “Теләү бетте” шигыре дә, “Весёлый пир” шигырен нигез итеп алган “Мәҗлес”е дә, М.Фёдоровның “Рассвет” шигыреннән файдаланып язылган “Җәйге таң хәтирәсе” дә, И.И.Дмитриевның “Полевой цветок» исемле парчасыннан файдаланып язылган «Иссез чәчәк” шигыре дә, А.Ф.Иванов-Классикның “Советы” шигыренә ияреп язылган “Өйләнү-түгел сөйләнү” шигыре дә бар. Бу исемлекне дәвам итсәң, каләмнең карасы җитмәс. “Күгәрчен”, “Елның дүрт фасылы”, “Шома тормыш”, “Җил”, “Гөнаһ”, “Тәүбә вә истигъфар”, “Көзге җилләр”, “Монафикъка”, “Яңгыр”, “Өч хәкыйкать», «Йокы алдыннан» әнә шундыйлардан. Иҗат юлының башында Тукай күренекле урыс шагыйрьләре Пушкин белән Лермонтовны остазлары дип атый, алар мирасыннан өлге алуын, әдәби осталыкка өйрәнүен әйтә. Беренче мәртәбә А.В.Кольцовның “Что ты спишь, мужичок?”(1839) исемле шигырен тәрҗемә итеп чыга һәм аны “Мужик йокысы”(1905) дип атый. Аның ике тәрҗемәсе – Л.Н.Толстойның “Бик кыйбат” хикәясе, А.С.Пушкинның “Алтын әтәч” әкияте – һәртөрле деспотизмга, җәбер-золымга каршы рәхимсез сатира булып тора. Рус һәм Көнбатыш шагыйрьләренең әсәрләрен ирекле тәрҗемә итү һәм иҗади файдалану белән Тукай татар поэзиясенә яңа тема, мотив һәм сурәтләр алып килә. Ул тәрҗемә эшчәнлеге аша татар әдәбиятын дөнья эстетик хәрәкәтенә якынайту, кушу өчен бик кирәкле эш башкара. Тукай бит теләсә нинди әсәрне тәрҗемә итми, теләсә нинди фикерне алмый, ә инде “изге”фикерләренә, әдәби интересларына якын, теләктәш булганнарын гына кабул итә һәм үз иҗатын баета. Рус һәм Европа классиклары белән бәйләнеш Тукай поэзиясендәге традицион стиль катламнарының һәм җанр формаларының үзгәрешенә дә нык йогынты ясый. Шагыйрьнең беренче шигъри тәҗрибәсендә, халык җырларының, Көнчыгыш, аеруча төрек поэзиясенең XIX йөз мәгърифәтчелек әдәбиятының да йогынтысы сизелә. Г.Тукайның бөеклеге шунда, ул культура тәҗрибәсен үз халкыныкы белән генә чикләми, барлык алга киткән милләтләрдән үрнәк алырга, аларның тәҗрибәсен өйрәнергә һәм прогресска ирешү өчен, шул тәҗрибәне иҗади кулланырга чакыра, үзе исә публицистикасы һәм шул халыклар әдәбиятын тәрҗемә итеп бу эшкә зур өлеш кертә. Г.Тукай алдынгы художество әдәбиятын, бөек рус әдәбиятын матбугатта тәрҗемә итеп бастырып чыгару юлы белән пропагандалый. Тәрҗемә өчен әсәрләр сайлап алганда ул нәкъ менә сыйнфый караштан чыгып эш итә: татар укучысына русчадан һәм башка телләрдән халык рухына туры килердәй гуманистик рухлы, искелекне инкарь итүче, азатлык идеяләре белән сугарылган әсәрләр тәкъдим итә. Тәрҗемәләреннән һәм публицистик чыгышларыннан күренгәнчә, әдип сүзгә- сүз, ягъни механик тәрҗемә принцибын кире кага. “Русчадан дөрест тәрҗемәләр” исемле пародиясендә Тукай сүзгә - сүз тәрҗемәнең тузга язмаган нәтиҗәләргә китерү ихтималын көлкеле мисаллар белән исбат итә. Г. Тукай үзенең әсәрләрендә рус авторларының образларын теләп куллана. Бу образлар үткенләндереп җибәрү өчен дә, татар укучысын рус әдәбияты белән кызыксындыру өчен дә кулланыла. Г.Тукайның рус халкына, аның культурасына җылы мөнәсәбәте “Бер татар шагыйренең сүзләре”, “Кыйтга”, “Пушкинга”, “Пушкинә”, “Пушкин вә мин”, “Җавап”,”Бәйрәм вә дуслар”, “Толстой фикере”, “Толстой сүзе”, “Толстой сүзләре”, “Граф Лев Толстой җәнапләре язадыр”, “Толстой хакында мәшһүр татарларның фикерләре” кебек әсәрләрендә күренә. “Мужик йокысы”, “Яз галәмәтләре”, “Сорыкортларга”, “Татар кызларына”, “Пушкиннән”, “Хур кызына”, “Көз”, “Үз-үземә”, “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр”, “Теләнче” кебек шигырьләрнең бер өлеше русчадан ирекле тәрҗемә, ә бер өлеше оригинал булып, саф татарча яңгыраган һәм тема-мотивлары да төрле булган реалистик әсәрләр. Кара реакциянең демократик көчләргә һөҗүм итү елларында Тукай “Җил” (1909) исеме белән Пушкинның “Сказка о мертвой царевне и семи богатырях” әкиятеннән бер өзекне тәрҗемә итә. Азатлык, көрәш һәм көч символын гәүдәләндерүче җил, диңгез һ.б. образлар ярдәмендә Тукай үзенең халык көченә ышанычын югалтмаганлыгын белдерә. Тукайның рус әдәбиятыннан тәрҗемә иткән әсәрләре арасында кешенең якты хисләрен, саф мәхәббәтен, хатын-кызларның азат тормышка хаклы булуын раслаучы шигырьләр дә зур урын алып торалар. Пушкинның “Когда твои младые лета” (“Шома тормыш”), “Десятая заповедь” (“Тәүбә вә истигъфар”), Лермонтовның “К деве небесной” (“Хур кызына”), “В альбом” (“Байроннан”), “К***” (“Шиллердан”) кебек Тукай тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләре хатын-кызларны югары гуманистик хисләргә ия булган кешеләр итеп сурәтлиләр. Тукайның балалар өчен тәрҗемә ителгән әсәрләре дә игътибарга лаек. Үзенең тәрҗемәләрендә шагыйрь яшь буынны демократизм, гуманизм һәм ирек сөючәнлек рухында тәрбияләү максатын куя. Моңа мисал итеп А.Плещеевтан алынган “Яхшы хәбәрләр” шигырен күрсәтергә була. “Иссез чәчәк”(1910) шигыренә өлгене Тукай ХIX йөз башы шагыйре И.Дмитриев парчасыннан алган, төп нөсхәне (шигырь “Полевой цветок” дип атала) кабатлау юлына басмыйча, фикерне тирәнәйткән, үстергән. Тәрҗемәләре аша шагыйрь, бер яктан, укучыларын XX йөз рус әдәбияты һәм шәркый әдәбият үрнәкләре белән таныштырса, икенче яктан, үзеннән соң килгән буыннар дәрес юлдан барсын өчен чиксез күп эш башкарды.Тукай – XX гасыр татар шигъриятенең нигез ташы, милләтебезнең рухи кыйбласы, маягы. Тукай мирасы – беркайчан кыйммәте югалмаячак, еллар үткән саен кадере генә арта барачак милли хәзинәбез. Тукай иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул. Мондый шагыйре булган милләт – зур, талантлы, үткәне һәм киләчәге булган милләт.
Ф.И.О. ученика Кл. Школа Ф.И.О. руководителя Номинация Ахунова Регина Равилевна 11 кл. МБОУ “Усалинская СОШ” Мамадышского района РТ Исмагилова Аниса Равиловна Литературное творчество (сочинение)