| Филиал МБОУ “Старочурилинская СОШ” – “Ашабашская НОШ” | Минзянова Гулсина Ринатовна | Литературное творчество – стих Учителя и воспитатели |
Минем Тукай абый.
Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Без Тукай абыйның шигырләрен, әкиятләрен яратып укыйбыз. “Шүрәле”се белән урманда йөрибез, “Су анасы” белән су буйларын күзәтәбез. Аның бөтен шигырьләре дә безне яхшылыкка, дөреслеккә, бер-береңне үпкәләтмәскә, ярдәм итәргә,тырыш булырга өйрәтә.
Тукай абый әкиятләрен,
Без яратып укыйбыз.
Әкиятләрне укыгач,
Рәсемнәр дә ясыйбыз.
Куркак куян, шүрәлесе
Безне урманга дәшә,
Бала белән күбәләге
Болыннарга чакыра.
Су анасын укый-укый
Чәчләребез тырпая.
Тукай абый әсәрләре,
Яхшылыкка өйрәтә.