Әтнә районы Олы Мәңгәр төп гомүм белем бирү мәктәбенең
1 нче сыйныф укучысы Сафина Алсу Дамировна
Җитәкчесе: Хөснетдинова Гөлия Камилевна.
Авылымда Тукай эзләре.
Хатирәләр саклый туган авылым,
Тукай абый, синең турында.
Солдатка дип каралырга кайткач,
Тукталгансың Вәли йортында.
Йөргәнсең син Мәңгәр урамында
Сәламнәргә биреп җавабың.
Тыңлагансың азан тавышларын
Укыгансың ахшам намазын.
Хуҗи, Вәлиулла, Гайшәбикә –
Булган синең якын дусларың.
Шаян, сүзгә тапкыр егет булып
Исендә калгансың кызларның.
Иҗатыңа илһам эзләп,
Урагансың Симет буйларын.
Гәп куертып, олылыклап,
Зурлагансың авылым картларын.
Исән булсам, тагын кайтырмын дип,
Вәгъдәләр дә биреп киткәнсең.
Еллар үткәч, кабат кайтасыңны
Шул вакыттан ук син белгәнсең.
Кайтасың син, ел да язлар җиткәч,
Искә ала сине Мәңгәрләр.
Авылымда – синең рухың, синең җырың,
Сукмагымда – синең эзләр, синең сүзләр.