Тукайга ияреп...
Нәкъ Менделеев артында бардыр бер авыл –
Камай, диләр.
Шул авылда яшәүләре –
Шундый да рәхәт, диләр.
Ул авылда тормасам да
Бик еш мин кайтып киләм,
Әби-бабам туган җиренең газизлеген
Мин үзем генә беләм.
Авылымның бер ягында –
Биек-биек таулар бар,
Ә икенче бер ягында –
Ага чишмә – елгалар.
Ул тауларда мин дә йөрдем,
Елгасында коендым,
Табигатьнең гүзәллеген
Бар күңлем белән тойдым.