- Кашапова Рамилә Нәҗип кызы
- 2 нче сыйныф, Лаеш муниципаль районы МБГБУ “ Кече Елга урта мәктәбе”
- “ Тукайга”
- Җитәкче : Хаматшина Зөбәрҗәт Искәндәр кызы
“ТУКАЙГА”
Язлар килгәч, күңелләрдә
Тукай исеме яңара.
Бөек шагыйрь мәңге шулай
Яши сыман язларда.
Нәни Апуш, мескенләнеп,
Баш имәгән язмышка.
Таянган ул үз көченә
Һәм дә бөек Аллаһка.
Илһам биргән Казан арты
Үз ятим сабыена.
Киләчәктә бөек Тукай
Булачак даһиена.
Кая йөрсә дә күңелендә
Саклаган туган җирен.
Багышлаган үз халкына
Бик күп матур шигырен.
Тукай дигән күркәм исем
Мәңге язларда калыр.
Иҗатыннан бик күп буын
Илһам һәм ләззәт алыр.