| Газизов Айнур Ильнурович |
8 кл | МБОУ»Малокирменская ООШ» Мамадышского муниципального района РТ | Гиздатуллин Ильфир Рахимшович | Поэзия |
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе “Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбе”
Республиканский открытый конкурс творчества “Тукай безнең күңелләрдә” – “Тукай в наших сердцах”
Номинация: поэзия
Татарстан Республикасы Мамадыш
муниципаль районы муниципаль бюджет
гомумбелем учреждениесе
“Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбе”нең
8нче сыйныфы укучысы Газизов Айнур Илнур
улының эше.
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйздәтуллин Илфир Рәхимша улы
2018
Яз килде
Яшел шәленә төренеп,
Яз килде безгә.
Ул куып җибәрде кышны
Салкыннар белән бергә.
Язга ияреп кошлар килде
Җылы яклардан.
Алар матур җыр башлыйлар
Уянып таңнан.
Яз килгәч,урман ямьләнде
Балкый умырзаялар.
Урман кардан арчылмаган,
Ә алар елмаялар.
Яз килде. Дөнья ямьләнде
Елмаеп көлә кояш.
Син җиргә шатлык китердең,
И сөекле яз.
--------------------------------------------------------------------------------------------------------------------
Туган авылым.
Безнең авыл бик зур түгел,
Җыйнак кына бер авыл.
Шунда тудым,шунда үстем.
Туган җирем- Норма ул.
Авылымның яныннан ук
Кирмән инеше ага.
Ярсый-ярсый ашыга ул,
Кушылырга Камага.
Бу инешне каршы ала
Зур Таңатар атавы.
Яулык болгап озатып кала
Имәнле Арташ тавы.
Урман буеннан диярлек
Ургый Керәч елгасы.
Аның суы бигрәк татлы,
Ничек эчеп туясың!