Теләк
Җир йөзендә бар халыкның,
Бар тик зур бер теләге.
“Тыныч булсын илебез”- дип,
Тибә аның йөрәге.
Кабатланмасын сугышлар,
Коелмасын җиргә кан.
Безнең әби – бабайлар бит,
Шул җир өчен сугышкан.
Яшьлекләрен аямыйча,
Ут эченә кергәннәр.
Соңгы көнгәчә сугышып,
Дошманны да җиңгәннәр.
Тынычлыкның кадерен белсен!
Теләгем һәркемгә дә.
Сугыш уты кабынмасын,
Бер илдә, бер җирдә дә.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Гимадиева Лейсан Алмазовна |
6 |
Биектауская ощеобразовательная средняя школа |
Гарипова Гузалия Хабибрахмановна |
Литературное творчество |