Татарстан Республикасы Мамадыш районы
Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбенең 9нчы
сыйныфы укучысы Газизов Айнур Илнур улы эше.
Укытучы:Гыйздәтуллин Илфир Рәхимша улы.
Җиңү көне.
1941нең июнь ае
Сызылып ата җәйге таң.
Соңгы тыныч таңыгыз, дип
Эндәшә гүя җиһан.
Бар җир тыныч, кошлар гына
Җыр суза шикләнмичә.
Сабантуйга әзерләнде,
Яулык җыйды авыл кичә.
Иртәнге дүрт, кинәт нәрсә
Сөремләде ил чиген.
Ачы улап, самолётлар
Бозды тыныч таң җырын.
Хыянәтчел дошман шулай
Басып керде илемә.
Сабантуйдан яуга китте ирләр
Иңне терәп иңенә.
Ил язмышы күчте ир иңенә
Батырларны меңләп санадык.
Сабыйлар да җиңү теләп
Өмет белән күккә карады.
1418 көн кан коелды,
Башын салды батыр солдатлар.
Кансыз дошман алга омтылды.
Эзләп һаман яңа корбаннар.
Тик гаделлек һәрчак җиңә бит ул
Җиңү килде туган илемә.
Исән калган ирләр илгә кайтты
Башын иде изге җиренә.
Бу җиңүгә быел 74 ел
Сугышларсыз үткән шул гомер.
Тик хәтердә һаман шушы сугыш
Онытылмас тарих инде ул.
Бу сугыштай яуны киләчәктә
Мин теләмим һич тә күрергә.
Язсын иде килер гомеребезне,
Тыныч көннәр белән үрергә.
Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен
Белеп яшик җирдә, туганнар!
Рәнҗемәсен безгә беркайчан да
Ватан өчен башын салганнар.