Кәҗә белән сарык әкияте.
Мәктәпкә әзерлек татар төркеме өчен.
(Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп язылды)
Авторы: Абдуллина В.А.
Борын – борын заманда әби белән бабай яшәгән. Аларның бер сарыклары, бер кәҗәләре булган. Беркөн әби:
Әби:
Күп ашыйлар бу икесе,
Куып чыгарыйк урамга,
Барсыннар теләсә кая.
Бабай:
Дөрес әйтәсең әби,
Зур капчык бирик,
Куып чыгарыйк.
(Кәҗә, сарыкка карап)
Кәҗә:
Тот капчыкны кулыңа,
Китәбез олы юлга.
Сарык:
Китүен без китәрбез,
Ничек гомер итәрбез.
Кәҗә:
Табылыр берәр җае,
Азык табарбыз әле.
(Шулай итеп кәҗә белән сарык олы юлга чыгып киттеләр, Баралар болар, баралар юлда күрәләр бер бүре башы)
Сарык:
Абау,абау бу нәрсә?
Күргәнем юк бит бердә.
Кәҗә:
Курыкма син дускаем
Ике колагыннан тотыйк
Капчыкка алып салыйк.
(Бүре башын капчыкка салалар. Алга таба китәләр.
Алда күрәләр учак, учак өстендә казан, казан кырыенда бүреләр. 1 бүре кәҗәләрне күреп сөенә).
1 бүре:
Безгә ит килде дуслар
Әйдәгез сыйланабыз.
Кәҗә:
Харап булдык, инде нишлик,
Ничек моннан котылыйк.
Сарык:
Минем тезем калтырый, (бүрегә күрсәтеп)
Аның күзе ялтырый.
(Кәҗә үзен –үзе кулга алып):
Кәҗә:
Тукта әле калтырама,
Уйлап таптым бит җаен.
(Бүреләргә)
Сезгә ит кирәк мени
Хәзер – хәзер түзегез,
Бераз гына көтегез.
(Сарыка)
Алып килче капчыктан
Теге табылган башны.
(Сарык капчыктан бүре башы чыгара. Бүреләр куркуга кала)
Кәҗә ачуланып:
Ми-ки-ки-ки капчыкта бит
Бүре башы бит уники.
Зурырагын сайлап ал,
Казанга китереп сал.
(Сарык хәйләне аңлый, шул ук башны алып килә)
2 нче бүре:
Боткабыз сусыз пешә
Мин киттем чишмәгә.
3 нче бүре:
Мин май табып килермен
Кире юлны белермен.
4 нче бүре:
Минем зур кашыгым юк
Тиз генә табып килим.
Аннан ботка ашарбыз, (Әкрен генә)
Барыбызда качарбыз.
(Бүреләр берәм – берәм шулай китеп беттеләр. Кәҗә белән сарык ботка ашап, ял итеп үз юлларына киттеләр).
Әкият шуның белән тәмам.
Кыен хәлдән чыгу юлын тапкан сарык белән кәҗәгә дан.