Тукай абый турында.
Гирфанова Газизә, Кайбыч муниципаль районы
“Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе”нең
3 – нче сыйныф укучысы
Җитәкче: Мөхетдинова А.Н.
Апрель аен яратам мин,
Ул айда Тукай туган.
Ул балалар өчен диеп
Бик күп шигырьләр язган.
Мин аның кем икәнен
Белми дә идем әле.
Курчак театры күрдем
Исеме аның “Шүрәле”.
Һәм сорадым әниемнән,
Бу әкиятне кем язган?
Кем шул кадәр матур итеп
Шигырь юлына салган?
Әнием миңа әйтте:
Ул – шагыйрь Тукай,
Бөек татар халкының
Сөекле улы булган.
Кечкенәдән шигырь язган,
Ул-ятим бала булган.
Ятим бала булып үссә дә ул
Язган шигырь-әкиятләр.
Аның язган шигырьләрен
Халык көйләргә салган.
Тик гомере кыска булып
Дөньядан иртә киткән.
Әмма , ләкин шигырьләре
Озын гомерле булган.
Әнисез үскәнгәдер
Ул моңла бала булган.
Уйга салды әнинең
Ятим бала дигәне.
Ничек үскән,кеше булган
Кайдан алган күәтне?
Үстергән аны халык
Биреп иң кирәклесен
Мотыйгулла хәзрәтнең дә
Тигән аңа ярдәме.
Мотыйгулла хәзрәт
Безнең Кайбыч ягыннан .
Моңа инде мин бик шат
Тукайга ул булышкан.
Өйрәткән безне Тукай абый
Тырыш, эшчән булырга.
Үз телеңдә матур итеп
Сөйләргә, аралашырга.
Күпме шигырь – әкиятләрен
Укып мин шаккаттым.
Үзем дә аннан күреп
Утырдым шигырь язып.
Тукайның карлыгачы,
Бала белән күбәләге,
Кәҗә белән сарыгы
Булды минем дусларым.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Гирфанова Азиза (Газизә) Радиковна |
3 |
МБОУ «Старочечкабская ООШ Кайбицкого муниципального района РТ» |
Мухутдинова Алсу Назымовна |
Литературное творчество |