МБДОУ №52 «Сказка»
«Тукай безнең күңелләрдә»
(эссе).
Авторы:
Габдрахманова Кадрия Фалих кызы,
балаларны татар теленә өйрәтүче
югары квалификацияле тәрбияче
2017 ел
“Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,
Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне.
Сәнгатебез күкләрендә – Кояшыбыз, Аебыз,
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!”
Илдар Юзеев.
Без Татарстан республикасы Яр Чаллы шәһәренең 52нче катнаш ”Әкият” балалар бакчасында балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр булып эшлибез. Үзебезнең эшебезне бик яратабыз, шуңа күрә бар тырышлыгыбызны, күңелебезне биреп эшлибез. Безгә, тәрбиячеләргә, киләчәк буын сабыйларыбызны ана теленә һәм татар теленә өйрәтү һөнәре, күкләр тарафыннан бирелгән мактаулы да, мәртәбәле дә һөнәр дип кабул итәбез. Ә инде туган телгә, гомүмән телгә өйрәтүне бөек Тукаебыздан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел.
Габдулла Тукай беренче булып ана телен милләтнең нигезе дип атаган шагыйрь. Татар әдәбияты классигы, татар халкының данын бөтен дөньяга таныткан бөек шагыйрь. Ул – бөек шагыйрь генә түгел, ә бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкының тулы вәкаләтле вәкиле, аның рухи традицияләренең чыганагы да. Аның шигырьләрендә туган якка, ана теленә мәхәббәт хисләре яңгырый.
Шул ук вакытта Габдулла Тукай романтик әдәбият һәм халык шигърияте хәзинәләренең дә “ишеген шакый”. Ул кыю рәвештә әдәбиятка халык әкиятләрен, җырларын, мәкаль-әйтемнәрен кертә. Тукай “саф шагыйрь” генә түгел, ә галим-фольклорчы да дип расларга тулы нигез бар.
Гадулла Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар культурасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Бөтен рухы, аһәңе белән халыкчан Тукай поэзиясе, үз заманында ук милли чикләрне үтеп чыгып, гомумкешелекнең азатлыкка омтылган иң изге идеалларын, хисләренең иң тирән серләрен югары сәнгатьлелек белән гәүдәләндергән кабатланмас, уникаль бер шигъри дөньяга әверелде. Тукай шәхесенең, ул иҗат иткән рухи байлыкның еллар узган саен әһәмияте арта гына бара.
Тукайның кыска гына гомерендә иҗат ителгән олы мирасының яртысын диярлек балалар шигырьләре алып тора. Шагыйрь ихлас күңеленнән балаларның бәхетле булуын тели, үзенең балалар өчен язган шигырьләрендә ул бәхетле булуның серенә төшендерә: “Бәхетле бала”, “Эшкә өндәү”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм башка шигырьләрендә. Шул ук вакытта аның шигырьләре бердәм һәм дус, хак һәм гадел, иманлы һәм динле булырга чакыра, изгелек эшләүнең кеше күңеленә шифа биргәнен аңлата. Белемле галим булырга, милләткә хезмәт итәргә киңәш бирә.
Шгыйрьнең шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, җыентыклары һәм аның турындагы китаплар йөзләрчә тапкыр басылды. Чын шигърият өчен бернинди чикләр юк. Татар шигъриятенең илебез-җиребез күгенә бер калыккан, нурларын һәркемгә һәм һәр тарафка юмарт сипкән һәм һичкайчан батмас кояшы ул.
Габдулла Тукай вакыт сынавын уңышлы узган бәхетле шагыйрь дә. Аның иҗаты бишектәге сабыйга да кадерле, ир уртасы да аның акыллы фәлсәфи фикерләренә таяна, илһамланып яши, хәтта намаз картына да рухи таяныч ул.
Бөтендөнья татарлрының күңелендә Тукай сазының үлмәс аһәңнәре, аның уйлары, хисләре, якты омтылышлары яши. Иң изге, кадерле нәрсә буларак, алар буыннан-буынга тапшырыла килә. Киләчәк яшь буынны Тукайның шигъри бишегендә, мәдәни мохиттә тәрбияләп үстерсәк, туган телебезне сакласак, Тукай иҗатын һәрдаим пропагандалап мәдәни чаралар уздырсак, асыл мирас югалмас, гасырлар буе дәвам итәр.
Шуның өчен безгә тәрбиячеләргә, Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турындагы булган белемнәрне түкми-чәчми буыннан-буынга җиткерергә тырышырга кирәк. Киләчәктә безнең балаларыбыз үзләренең Тукайлы милләттән булулары белән горурланырлык булсын. Шул зур күләмле дә, җаваплы да, мактаулы да максатны күз алдында тотып, ел буена эшләнәчәк эшләребезне планнаштырабыз. Балалар белән ел дәвамында бакчабызда, шәһәр күләмендә уза торган, Тукай иҗатына багышланган төрле бәйгеләрдә катнашабыз: аның шигырьләрен яттан өйрәнәбез, әсәрләре буенча рәсемнәр, презентацияләр ясыйбыз, төрле проектлар төзибез.
Апрель аеның беренче көннәреннән үк бакчабыз гөрләп тора, чөнки апрель ае – Бөе Тукай ае ул. ”Тукай айлыгы”,”Тукай атналыгы”,”Тукай көннәре” һәр төркемдә оештырыла.
Без, балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр, төркем тәрбиячеләреннән калышмыйбыз: балалар белән рус һәм татар телләрендә “Кечкенә Әпүш”нең тормыш юлы, инде бераз үсә төшкәч, Габдулланың ничек, кайда, нинди шартларда иҗат итүе турында тематик әңгәмәләр, эшчәнлекләр уздырабыз. Тукайның бөтен дөньяга таралган, балалар яратып укый торган әкиятләрен сәхнәләштерәбез, әкиятләре буенча кул эшләре, рәсем күргәзмәләре оештырабыз. “Иң яхшы шигырь сөйләүче” бәйгеләре, әти-әниләр өчен “Без Тукай - оныклары”, “Тукай - безнең йөрәкләрдә”, ”Ничә буын сине иң кадерле бер кешесе итеп сагына...”, ”Тукай әкиятләре буенча сәяхәт”, “Кырлайга - дәү әнигә кунакка” һәм башка шундый бәйрәм кичәләрәре, шулай ук барлык тәрбиячеләр, әти-әниләр белән “Без Тукайлы милләт!”, “Тукай – кем ул?”, “Бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты”, “Без Тукайны онытмыйбыз” һәм башка темалар астында төрле семинарлар, викториналар, түгәрәк өстәлләр үткәрәбез. Һәр ел Тукайның туган көнендә шәһәребездә аның истәлегенә куелган һәйкәл янына барабыз. Шагыйрьнең рухына багышлап аның шгырьләрен укыйбыз, чәчәкләр куябыз.
Билгеле инде бу эшләрдә әти-әниләр дә, хәтта әби-бабайлар, абый-апалар да читтә калмый, бергә-бергә бик күңелле итеп эшлибез дә, ял да итәбез. Эшләнгән бөтен эшләребезне фото-күргәзмәләрдә, бакчабыз сайтында яктыртып барабыз, шәһәребездә чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасында да эшләребез турында мәкаләләребезне бастырабыз. Кыскасы бөек шагыйребез безнең күңелләрдә мәңге яши, эшебездә, тормышыбызда безнең белән гел янәшә бара.