Тукай минем күңелемдә...
Тукай минем күңелемдә
“Туган тел”е белән.
Кырлай урманында Шүрәлесен
Төшләремдә күрәм.
Таң атканда, Су анасы гүя,
Суга чумып уйный.
Акбаеның башларыннан әнә
Сабый бала сыйпый.
Балаларга нәни Апуш булса,
Өлкәннәргә олы Тукай ул.
Безнең күңелләргә әкиятләр аша
Ак күбәләк булып кунган ул.
Күңелләрем тулып моңланганда
Китабыңны алам кулыма.
Халкың өчен яну, аны өзелеп сөю,
Шигыреңнең һәрбер юлында.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Минневалиева Регина Айратовна |
8А |
МБОУ «Рыбно-Слободская гимназия №1» |
Салахова Рамзия Гаптраефовна |
Литературное творчество (стих) |