| Арсланова Назлыгуль Фанисовна | 7 кл | МБОУ «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» | Шарипова Гулия Магсумовна | Литературное творчество - стих |
Арсланова Назлыгөл Фәнис кызы,
Әгерҗе районы Л. Айтуганов ис.
Девятерня төп
гомумбелем бирү мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Мәхәббәтле дөнья
Мәхәббәтсез гөл дә чәчәк атмый
Тик үз талын эзли сандугач.
Язгы җылы назга әсәренеп,
Шау чәчәккә күмелә алмагач.
Назлы куллар сөю-назга төреп,
Ак биләүгә безне биләгән...
“Бәхетең булсын, озын гомер!”-диеп
Изге теләкләрен теләгән.
Җылы куллар бишекләргә салып,
Мәхәббәттә безне тирбәткән...
Бишек җыры аша туган телне,
Туган җир сөюне өйрәткән.
Гомер буйлап озата бара безне
Мәхәббәтнең якты чаткысы...
Балачактан үсмер чакка илтә...
Ә дөньяны күпме аңлыйсы!?
Танышасы, яратасы күпме
Табигатьне, җирне, кешене?!
Мәхәббәттә яратылган дөнья
Мәхәббәттә яши кешелек!
Алтын бишегем
Туган ягым минем-алтын бишек
Синдә тудым, синдә үстем мин.
Синең гүзәллеккә дан җырлыймын,
Сине зурлыйм, синдә яшимен.
Челтерәп аккан чишмәләрнең суы
Сихәт бирә, җанга чын шифа.
Ә һавасы аның-чиста һәм саф,
Сулап аны җаның чистара.
Табигатьнең һәр фасылы ямьле,
Булса булсын салкын кышлары.
Кыш бетүгә, яшелләнә бар җир,
Һәрнәрсәнең була үз язы!
Куе урманнары җәелеп ята,
Болыннарда пешә җиләгең.
Шул җиләктән авыз итим дисәң,
Тутырырсың бик тиз чиләгең!
Авылымның һәр кешесе уңган,
Эш сөючән, сабыр һәм тырыш.
Җәен йоклап ятмый: печән җыя,
Ә көзләрен җыя мул уңыш.
Авылымның гүзәл табигатен
Языйм, дидем кәгазь битенә.
Аңа булган тугры мәхәббәтем,
Бар хисләрем монда күренә.
Газиз туган ягым, сине ташлап
Китә алмам һич тә еракка.
Китсәм дә, күңелем синдә калыр,
Гәүдәм генә йөрер еракта!