Яз килә.
Кышкы суыкларны калдырып яз килә. Яз сулышы бөтен җирдә. Иртән чыккан кояш беренче нурларын җиргә сибүгә песнәкләр, чыпчыклар үз көйләренә яз җырын көйлиләр.Түбә кыекларындагы боз сөңгеләре дә кояшны зарыгып көтеп ала. Язгы кояш аларны иркәләп җылыта, ә сөңгеләр рәхәтләнеп җиргә көмеш тамчыларын тамызалар. Йорт буендагы агач төпләрендә, кардан ачылырга өлгергән урыннарда, иске үлән калдыклары борыннарын күрсәтә.
Шулай итеп табигать кышкы йокысыннан уяна. Җиһанга яшәеш исе тарала.Зарыгып көтелгән яз килә.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Новикова Альбина Александровна |
2 |
МБОУ «Средняя школа №10» |
Данилова Анастасия Николаевна |
«Литературное творчество» |