Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе «Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе»
Шагыйрь күңелен аңлыйм дисәң....
( С.Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар” шигыре буенча)
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сагдуллина Рәзинә Рәис кызы
2012
Тема. Шагыйрь күңелен аңлыйм дисәң....
( С.Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар” шигыре буенча)
Максат. 1. “Тегермән стенасындагы язулар” шигырен анализлау.Шагыйрьнең авыл язмышын детальләрдә күрсәтә белүен аңлату.
2. Сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.
3. Туган халкыбыз тарихына ихтирам хисе уяту.
Дәрес тибы. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Җиһазлау.
1. Шагыйрь портреты.
2. Сүзлек эшенә таблица.
3. Магнитофон, аудио кассета.(С.Хәким шигырьләре)
4. Китаплар күргәзмәсе.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.(Уңай психологик халәт тудыру.)
Исәнмесез укучылар, ягез әле бер-беребезгә карап елмайыйк. Сез бик ягымлы, матур. Шушы җылы мөгамәләдә дәресебезне шигырь юллары белән башлап җибәрик.
II. Актуальләштерү.
Туган җир, ахры, күңелемнән
Кайчан да китмәс.
Ул хакта җырлап , сөйләп тә
Сүзләрем бетмәс.
Туган җир турында шундый матур сүзләрне кайсы шагыйрь әйтте икән укучылар? ( С.Хәким)
Әйе,укучылар, тикмәгә генә С.Хәкимне туган як җырчысы дип атамыйлар. Ә Сез аның турында нәрсәләр беләсез соң? ( танылган шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе)
Алдагы дәрестә без шагыйрьнең тормыш юлы , иҗаты турында өйрәндек, искә төшереп китик әле. ( тормыш юлы, иҗаты турында сөйләнә )
III.Яңа белем күнекмәләр булдыру.
Бүгенге дәрестә дә укучылар, без С.Хәким иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.Ә хәзер дәфтәрләрне ачып число , теманы язып куйыйк, дәресебезнең темасы “ Шагыйрь күңелен аңлыйм дисәң”
( С. Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар” шигыре буенча)
Ә хәзер укучылар С.Хәким китапларына игътибар итегез әле. Никадәр бай мирас. Аның бик күп әсәрләре туган як, туган җиргә багышлана. С.Хәкимнең күңел халәте турында бик күп әдипләребез матур, җылы фикерләр әйткән. Алар арасында Н.Нәҗми дә бар. Әйдәгез дәреслектән ул әйткән фикерне укып китик әле.( 126 бит)
Әйе, шагыйрь өчен туган җирнең һәрбер почмагы кадерле: үзе укыган мәктәп тә, бакчадагы шомыртлар да, басу юллары да. Басу уртасында утырган тегермән дә аны битараф калдырмаган.
Сезнең тегермән күргәнегез бармы? Ул нәрсә?( укучылар фикере)
Сезнең фикерләр белән мин дә килешәм укучылар, ләкин аңлатмалы сүзлектән дә аның нәрсә аңлатуын укып китик әле.( уку)
Менә шушы гап-гади тегермән С. Хәкимне иҗади уйларга чумдырган. Бездә шигырь белән таныша башлыйк әле..
Үрнәк уку,(С.Хәким укуында аудиоязма тыңлау).
Укучылар шигырьдә сезгә аңлашылмаган сүзләр бармы?( мемориаль такта, кадак, пот, юсайде.)
Сүзлек эше.
Мемориаль такта- нинди дә булса кеше яки вакыйга хөрмәтенә куелган архитектур төзелмә.
Кадак-409,5 гр.
Пот- 16,38 кг.
Юсайде- юса иде.
Әйдәле, Нияз , шигырьне яңадан бер тапкыр сәнгатьле итеп укы чык әле.
Шигырьдә вакыйга кем тарафыннан сөйләнелә?
Шигырь лирик герой тарафыннан сөйләнелә.
Лирик герой нәрсәгә юлыга?
Лирик герой басу юлыннан барганда кинәттән болыт чыгып яңгыр ява башлый. Һәм ул чыланмас өчен басудагы иске тегермәнгә керә.Аның стенасында язулар, алар авыл халкының тормышын чагылдыра.
-Ни өчен лирик герой стенаны мемориаль такта белән чагыштыра?(Мемориаль такта кайда һәм кайсы очракта куела
Тегермән стенасындагы язуларны кеше инде күптәннән бурычы онытылмасын өчен язып куйган һәм алар бүгенге көнгә кадәр сакланган.
-“Кадаклап һәм потлап үлчәнгән... Бик сирәк чагыла центнерлар” Бу юллар аша без нәрсә аңлыйбыз ? (кайсы күбрәк кадакмы, потмы?)
Бу юллар аша шагыйрь тормышның авыр булуын күрсәтергә тели
Әйе, бик фәкыйрь елларны хәтерләтә бу юллар. Кешеләр берничә кадак, бер пот, ике пот ашлыгын да шушында алып килгән. Уйлап карасаң, бер пот ашлык нәрсә инде ул тегермән өчен? Аның чиреге тегермән ташына гына ягылып калгандыр. Ә центнерлап тарттырырлык ашлыкны каян аласың? Колхозда эшләгәнгә бирмәгәннәр, бер кесә ашлык өчен дә нинди каты җәзага тартканнар
-41, 42, 45 Бу саннар аша без нәрсәне күз алдына китерәбез?
Бөек Ватан сугышын.Ә сугышның кайгы китерүен без барыбызда беләбез.
- Ә кайгының чиксез күплеген шагыйрь ничек сурәтли? Шул юлларны табып укыйк әле
“Кайгыны хет тарттыр ташларда
Кайда ул, кай төштә тыныч кич.”
- Шагыйрь тегермәнне ничек итеп сурәтли?
Иске, бер генә канатлы.
-Ә иске , борынгы әйберләрне без кайда күрә алабыз?
Музейда.
-Музей нәрсә белән бәйле?(Музейдагы әйберләрне өйрәнеп без нәрсәне беләбез?)
-Тарих белән(Үткәннәребезне)
- Димәк тегермән нинди образ икән?
Тарихи образ
Тегермән аша шагыйрь безгә нәрсәне күрсәтергә тели?
Халкыбызның үткәнен.
Сезнең тегермән эченә кергәнегез бармы? Анда чистамы?
Әйе. Анда һәрвакыт тузан күп була.
Тузан кирәкме, файдалымы?
Юк файдасыз(зарарлы,зыянлы).
Димәк, тегермәндә тузан җыелган кебек тарихның да нинди ягы бар икән?
Тискәре, пычрак ягы бар икән.
Ә бу шигырьдә җәмгыять өчен зарарлы, зыянлы нәрсәләр бар?
Ачлык,хәерчелек, сугыш афәте, кайгы.
Менә бу сез әйткән сүзләрне автор нинди төшенчәгә туплаган?(Тегермән тарих булгач, иске тегермәндә еллар үтү белән нәрсә җыела?)
тузан
-“Яңгырлар ныграк юсайде
Дөньяның җыелган тузанын” дигән юллар аша шагыйрь нинди теләген белдерә?
Кеше тормышында тузан, ягъни ачлык, хәерчелек, сугыш афәте, кайгы булмасын.
-Шигырьнең төп идеясе кайсы юлларда?
“Яңгырлар ныграк юсайде
Дөньяның җыелган тузанын
Шигырьнең темасы нинди?(Шигырь нәрсә турында?)
Туган халкыбызның үткәне, тарихы турында.???
Ә халкыбызның үткәне авыр, катлаулы булган. Бигрәк тә сугыш елларында тормышның авыр йөген хатын-кызлар һәм балалар күтәргән. Ләкин алар күңелләрен т өшерергә теләмәгәннәр. Җиңү таңын тизрәк күрер өчен, тыныч , матур тормышта яшәү өчен тырышканнар. Әйдәгез шул турыда җыр тыңлап китик әле. “ Уфалла арбасы”
Халкыбызның үткәне авыр катлаулы булган дип сөйлибез. Үткәнебезне белергә кирәк дибез.Ә халкыбызның үткәнен, тарихын белү ни өчен кирәк?
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” ди халык.Без, үткән вакыйгалардан гыйбрәт алып, алдагы тормышыбызны үзгәртеп корырга тиешбез.
Шигырьнең актуальлеге нәрсәдә? (Бүгенге тормышта җыела торган тузан бармы? алар нәрсәләр?)
Шигырь бүгенге көндә дә актуаль.Кешеләрне эчкечелек, наркомания, шәфкатьсезлек, миһербансызлык кебек яман күренешләр борчый.
Нәтиҗә ясау.
Физкультминутка
Үзебезне туган ягыбызның болын -тугайларында хис итеп ял итеп алыйк әле.
Укучылар һәрбер шагыйрь, язучы үзенең әсәрләрен иҗат иткәндә сүрәтләү чараларына мөрәҗәгать итмичә калмый. С.Хәким иҗаты да сурәтләү чараларына бик бай. Аның без өйрәнгән шигырендә сынландыру, чагыштыру, кабатлаулар бар. Әйдәгез аларны табыйк әле.
1 рәт- сынландыру
1 Җил күктә болытны кабартты.
2.Дуламый, котырмый тегермән.
2 рәт – чагыштыру
Кызларга алкага ярарлык
Өзәмен борчакның кузагын.
3 рәт- кабатлау
Кабатлау: Борчак та, кукуруз басуда,
Басуда иске бер тегермән.
1 нче кабатлауда шигырьдә сүз нәрсә турында барганны хәбәр итә, икенчесендә тегермән (тарих) нең безнең өчен кирәкле, кадерле әйберләрнең берсе икәнлеген искәртә
V Йомгаклау.
Без бу дәрестә нинди шигырьгә анализ ясадык?
Яңгыр җир өстен юган, җан ияләре терелгән, басуда тук борчак, кукуруз.... Лирик герой нәрсәгә ышана? ( фикерләр)
Әйе, лирик герой кайгыларның да юылуына ышана. Безгә укучылар Шагыйрь күңелен дә аңлый белергә кирәк..
Өй эше. 1) Шигырьне сәнгатьле укырга.
2.) Шигырь буенча рәсем ясарга
Билге кую.
Кулланылган әдәбият
1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
2. Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галиуллин Әдәбият(7 кл.). “Мәгариф” нәш.
3. Әдипләребез. Казан. Татарстан китап нәш.,2009 ел.
4. С.Хәким. Казан. Татарстан китап нәш., 2001 ел.
5. С.Хәкимнең шигырьләр җыентыгы