«Тукай белән яшим һаман да»
Ильмендеев Егор Сергеевич, 6 нчы сыйныф
Югары Чаллы мәктәп- интернаты,
Түбән Кама районы.
Педагог: Кәрәмов Рафаил Касимович
Туган телем, үскән җирем,
Якын минем күңелгә.
Үз телемне һәм халкымны
Яратам мин гомергә.
«Әннә» сүзе - телем ачкычын,
Үз телемдә йөртәм һаман да.
Туган телем - Тукай теле диеп,
Зур даһилар сөйли һаман да.
Күп милләтле халкым белән бергә,
Без яшибез шушы заманда.
Тукайларым, Җәлилләрем белэн,
Горурланам әле һаман да.
Таң атуга, Гимн белән бергә,
Тукай килә минем каршыма.
Хезмәт сөйгән тырыш халкым белән,
Насыйп булсын озак яшәргә.