Алабуга шәһәре 4 нче гимназиянең югары
квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Комиссарова Фәнҗия Гавис кызы
Сихри кыз
Айлы кичтә су буенда
Әкрен генә җырлый –җырлый,
Салынган агач басмада
Бер гүзәл кыз чәч тарый.
Күктә йолдызлар атыла,
Талгын гына җил исә.
Ялтырап яткан көмеш суда
Шук балыклар сикерә.
Кыз утырган басманың
Тирә ягы камышлы .
Тик нигәдер матуркайның
Йөзе бик тә сагышлы.
Йомшак чәчен тарый- тарый
Гел тирә-якка карый.
Нинди хәл аны борчый,
Нәрсәнедер ул уйлый.
Бик беләсем килә минем:
Нинди кыз ул басмада?
Таратып озын чәчләрен,
Ник утыра ул монда.
Кулында алтын тарак
Юктыр ла монда карак
Кызы матур,чәче ефәк
Белсәң әгәр ,әйтеп бак.
|
Ф.И.О. автора |
Школа |
Должность |
Номинация |
|
Комиссарова Фанзия Гависовна |
МБОУ «Гимназия №4» г.Елабуга, РТ |
Учитель татарского языка и литературы |
Литературное творчество – стих Учителя и воспитатели. |