| Педагог-организатор, учитель-дефектолог | ГБОУ «Сабинская школа-интернат для детей с ОВЗ» | Сабирзянова Гульнара Альбертовна | Литературное творчество |
Тукай- минем яраткан шагыйрем.
Халык мәхәббәте- синең исемең,
Халык гомере синең гомерең!
Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән,аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.
Габдулла Тукай...Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала..? Юктыр.
Тукай... Әлеге исемне ишеткәч,күңелдә төрле хисләр туа. Бәләкәй сыйныфта укыганда “Су анасы”н өйрәнеп,”Туган тел”шигырен ятлап, аның тормышы белән танышкан идек. Аның” Исемдә калганнар” әсәрен, “Шүрәле”поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты.Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына сокланмаган бала юктыр,минемчә. Язмышның ачы җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән-өйгә, кулдан-кулга күчә Тукай. Ата-анасын яшьли югалта, ятим кала. “Артык кашык”булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.
Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә була. Шулай яшь булуга карамастан,шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне , анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы,хәтердә кала.
Әйе,Габдулла Тукай иҗаты- серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та- мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул- бөек шагыйрь! Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.
Татарның һәр соравына
Үз Тукае җавап бирә.
Һәр татарның йөрәгендә
Үз Тукае шуңа күрә.
(Р.Харис)