Җиһаншин Ранил
Әтнә районы Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең
3нче сыйныф укучысы.
Җитәкче:башлангыч сыйныф укытучысы
Хәсәнова Зәлия Хәмит кызы
Тукайны сагынып.
Татарның бөек шагыйре
Безнең Габдулла Тукай.
Язган матур шигырьләре
Истәлекләргә бик бай.
Гел ятимлектә үссә дә,
Чыдам булып калган ул.
Гыйбрәтле,бай тарихлы
Шигырьләрен язган ул.
Батыр Былтыр барып кыскан
Шүрәленең бармагын.
Ә Шүрәле салган аңа
Хәйләкәрлек кармагын.
Су анасы чәчен тарап
Утыра бит басмада.
Күрәсе иде тарагын
Төшләремдә булса да.
Шигырьләр язып юанган
Бөек татар шагыйре.
Сагынып ,искә ала аны
Барлык татарлар иле.
Бик тә күркәм,аңлаешлы
Шигырьләр язган безгә.
Зур ихтирам белән генә
Укырга кала сезгә.