Илүсә Шагисламова
Кешелек, ишетәсеңме?
Табигать елый... Ишетәсеңме?
Геройлар да зарлана ... Нигә?
- Табигатьне кемнәр әрәм иткән?
Хәзер ничек тәрбияләнергә?
Су анасы елый... Күрәсеңме?
Ниләр әйтә – аңлап буламы?
-Чиста сулы елгаларның барын
Пычратасыз һаман – аңлапмы?
Шүрәле күренми бит... Сизәмсең?
Кемдер аны бөтенләй белми...
- Агачларым күпләп корый хәзер,
Китап укучылар да кими..
Нигә соң сорауларым күбәйде?
Җавабын табыйм соң мин кайдан?
- Геройларга булышу чарасын –
Кешелек эзләсен Тукайдан.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Шагисламова Илюса Фанисовна |
8 |
МБОУ «Среднепшалымская ООШ» |
Рахимзянова Альфия Мансуровна |
Литературное творчество |