Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Габдулла Тукай әсәрләрендә экологик тәрбия.
Фәнни эшне башкарды:
10 нчы «а» сыйныфы укучысы
Шәфыйков Шамил Ильмир улы
Җитәкче:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәлиуллина Гөлназ Вәсим кызы
Яр Чаллы, 2017 ел
Эчтәлек:
- Кереш.
- Эшнең максаты.
- Г.Тукай әсәрләрендә экологик тәрбия
- Нәтиҗә.
- Кулланылган әдәбият.
Эшнең актуальлеге.
Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән.
Бүген табигатьне, кешелекне, гомумән, Җир шарын саклап калу- иң мөһим проблемаларның берсе.
Эшнең максаты.
Габдулла Тукайның табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау.
Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда экология әһәмиятен аңлату, шагыйрь иҗатындагы табигать белән бәйләнешле образлар системасын ачыклау һәм шулай ук автор бирелешендәге экологик тәрбиягә тукталу.
Авторның табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле.
Г. Тукай шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача.
Нәрсә соң ул экология?
* Экология –тере һәм тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешләрне өйрәнә торган фән.
* Экология-табигый мөхитне һәм анда бара торган вакыйгаларны өйрәнә торган фән.
Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә балаларның игътибарын экологик тәрбиягә юнәлтә.
Аның кайсы әсәрен генә алсак та, табигатьне саклау мәсьәләсе, экологик тәрбия күтәрелә. (“Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрендә, “Туган авыл”, “Бала белән күбәләк”, “Туган җиремә”, “Кошчык”, “Карлыгач”, “Фатыйма белән Сандугач” h.б. шигырьләрендә).
Тик гомерем бик кыска –
Бары бер көн генә.
Бул яхшы, рәнҗетмә,
Һәм тимә син миңа, - дигән юллар белән автор күбәләк – табигатьнең бер өлеше, аның табигатьтә үз урыны бар. Күбәләкнең яшәве өчен кырлар, чәчәкле болыннар, саф һава һәм кешеләрнең миһербанлы булуы кирәк дигәнне әйтә.
- Су анасы образы татар әдәбиятында Г.Тукай иҗатына хәтле үк чагылыш тапкан. Су анасы - су иясе, хуҗасы дигән сүз.
Инеш һәм сулыклардан башка кеше яши алмый, ә Су анасы – аларның иясе, саклаучысы. Автор фикеренчә, ул бары тик чиста суда гына яши ала. Малай шул илаһи затка каршы чыга. Автор позициясе буенча, малай үз ялгышын аңлый һәм башка андый начар эшне эшләмәскә сүз бирә.
- Үзенең “Туган җиремә” шигырендә Г.Тукай без искә төшереп үткән шигырь, әкиятләренә йомгак ясагандай нәтиҗә чыгара, һәм моның белән мин дә килешәм:
Барчасы изге синең: инешең, чишмәң, суың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың.
Сөекле шагыйребез сүзләренә җырлана торган җырлар да халкыбыз күңеленең түрендә урын алган.
Аның “Туган тел” җыры халкыбыз җанының гимны булып әверелде.
Җырны ишеткәч, тыңлагач, туган телгә, туган илгә, әти-әнигә карата кызыксыну, ярату хисләре уяна.
Нәтиҗә
Тукайның табигать күренешләрен тасвирлаган шигырь-поэмалары уку өчен кызыклы, аңлаешлы, иң мөһиме, тулысынча бездә яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә корылган. Матурлык дөньясын тою кешеләрдә гүзәллеккә омтылу хисе уята. Бу әсәрләр аша кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына, батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр, хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул.
Шагыйребезнең иң зур миссиясе – әкиятләре һәм җырлары аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, шулай ук туган табигатебезгә олы ихтирам тәрбияләү, ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү, аларга карата мәрхәмәтле булырга, аларны рәнҗетергә ярамавын күңелебезгә сеңдерү.
Кулланылган әдәбият:
1. Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1990ел
2. Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1990ел
3. Гыйләҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман.Казан: Тат.кит.нәшр.,2005ел
4. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. Казан: ТаРИХ. 5.Минһаҗова Ф. Ш. Тукай мәктәптә. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1968 нче ел
6. Хисамов Н. Хәтер сагында. – Казан: “Мәгариф” нәшр.,2004 нче ел