Күңелләрдә мәңге яшәрсең!
Тукай! Бу шигырьне сиңа багышлыйм
Бөек исемең белән сүзне башлыймын.
Чиксез сиңа минем рәхмәтем,
Чиксез сиңа халкың рәхмәте.
Ачы язмыш күпме таптаса да,
Утка салып, суга ташласа да,
Бирешмичә горур атладың,
Каләмеңне җиргә атмадың.
Дөнья белән яшьли хушлашсаң да,
Йөрәккәең иртә туктаса да,
Иҗатыңның уты сүнмәде,
Шигырьләрең яши - үлмәде.
Алар балкый сүнмәс йолдыз булып,
Дәрьяларда якты маяк булып.
Милләтеңнең асыл ташы син,
Милләтеңнең йөзек кашы син!
Миллионлаган халкың сине сөя,
Һәйкәлеңне гөлләр белән күмә.
Сүз бирәбез: сине сакларбыз,
Киләчәккә бергә атларбыз!
Тукайга
Өстәлемдә һәрчак Тукай шигырьләре,
Мин аларны укыйм яратып.
Күңелемнән шагыйрь булып карыйм,
Уйларымны янә яңартып.
Үзем шигырьләрен укыйм,
Күңелемнән Тукай белән сөйләшәм,
Тик нигәдер бераз гына
Талантыннан анын көнләшәм.
Тукай, димен, мин үзем дә
Синен кебек апрель баласы.
Тик чордашлар булыр идек тә
Гасырдан зур яшьләр арасы.
“Туган тел”ең мәгълүм бар җиһанга
Аны җырламаган кеше юк.
Ул гимны татар милләтенең
Моңа минем һич бер шигем юк.
Моңсу чакта “Шурәлеңне”
“Су анасы”н укып юанам.
Әкият дөньсында сиңа тиңнәр юк
Чын күңелемнән моңа куанам.
Синен иҗатыңа, Тукаем,
Мәрмәр таштан һәйкәл куярлык.
Һәйкәлең бар бүген,
Тик мин сина затлы һәйкәл итеп
Халык мәхәббәтен куямын.