Закирова Әлфинә Илгиз кызы. Казан шәһәре 135 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытычысы.
Дәрес темасы: Әмирхан Еники “Курай”. (V сыйныф).
I.Максатлары:
1) фәнни максат:
- Әмирхан Еникинең тормыш юлы белән таныштыру;
- татар-башкорт уен коралы – курай төшенчәсен аңлату, мәгълүмат бирү.
2) тәрбияви:
- укучыларда татар халкына, аның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
II.Бурычлары:
- Әмирхан Еникинең тормыш юлын кыскача яздырып кую;
- ноутбук ярдәмендә, Ә. Еники үзе укыган “Курай” әсәреннән өзек тыңлау;
- хикәяне укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү;
- әсәрдәге курай образы һәм геройлар турында фикер алышу.
III.Принциплар:
1) дидактик:
- фәннилек,
- эзлеклелек,
- аңлаешлылык,
- күрсәтмәлелек,
- укыту һәм тәрбия берлеге,
- укучыларның яшь үзенчәлеген истә тоту принцибы;
2) хосусый методик:
- әдәби әсәрне субъектив кабул итү принцибы,
- әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак кабул итү принцибы.
IV.Уку-укыту ысуллары:
1) репродуктив ысул (хәбәр итү төсмерендә),
2) аңлату-күрсәтү,
2) өлешчә эзләнү ысулы.
V.Укыту алымнары:
1) укытучы сөйләме,
2) сәнгатьле уку,
3) сорау-җавап,
4) максатчан анализ,
5) әңгәмә.
VI.Дәреснең төре:
1) катнаш.
VII Җиһазлау:
- такта,
- акбур,
- дәреслек,
- портрет,
- ноутбук.
VIII.Әдәбият исемлеге:
1. .Җәләлиева М.Ш. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек / М.Ш. Җәләлиева, Г.М. Әдһәмова, Д.Ш. Сибгатуллина. – 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 336б.
3. Методик кулланма.
4. Программа.
Дәрес планы
I.Башлам өлеше. 1мин.
1. Сыйныф белән исәнләшү.
2. Укучыларны барлау.
3. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
II.Актуальләштерү этабы. 8 мин.
1. Өй эшен тикшерү.
III. Яңа материалны аңлату этабы. 20 мин.
1. Әмирхан Еникинең тормыш юлы белән таныштыру;
2. Татар-башкорт уен коралы – курай төшенчәсен аңлату, мәгълүмат бирү;
3. Ноутбук ярдәмендә, Ә. Еники үзе укыган “Курай” әсәреннән өзек тыңлау.
4. Әсәрнең икенче өлешен укучылардан укыту.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өлеше. 10 мин.
1.Тыңланылган текст буенча, укучылардан эчтәлекне сөйләтү.
2. Әсәрдәге курай образы һәм геройлар турында фикер алышу.
V. Йомгаклау. 5 мин.
1. Укучыларда бүгенге дәреснең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.
2. Билгеләр кую.
VI. Өй эше бирү. 1 мин.
1. 182 нче биттәге сорауларга язмача җавап бирү.
Дәрес эшкәртмәсе
I. Башлам өлеше.
- У. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Хәлләрегез, кәефләрегез ничек? Сыйныфта кем дежур? Кемнәр юк?
- у. Бүген мин сыйныфта дежур. Барыбыз да бар.
- У. Ярый, утыр. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Өйгә нинди эш бирелгән иде сезгә? Әйдәгез, искә төшереп китик әле.
II. Актуальләштерү этабы.
- у. Һади Такташның “Караборынның дусты” әсәрендәге Әйдүк һәм Озын Хөсәен образлары турында язып килергә иде.
-У. Барыгыз да өй эшен эшләп килдеме?
-у. Әйе.
-У. Яхшы, Арслан укы әле.
-у. Укый.
-у. Бик әйбәт, молодец. Җөмләләрне тулы, төгәл итеп тезегәнсең. Тагын берничә укучыдан өй эше тикшерелә.
III. Яңа материалны аңлату этабы.
- У. Ә хәзер, укучылар дәфтәрләрне ачып, бүгенге датаны язабыз; теманы: Әмирхан Еники (1909-2000) “Курай”; сыйныф эше.
Укучылар, игътибар белән портретка карагыз әле, сезгә Әмирхан Еники танышмы?
- у. Әйе, юк.
- У. Хәзер без сезнең белән, татарның әдәби мирасына зур өлеш керткән олуг язучы белән танышырбыз. Мин сезгә аның биографиясе турында сөйлим, сез игътибар белән тыңлыйсыз, аннан соң, кыскача гына язып куябыз.
Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында Яңа Каргалы авылында крестьян гаиләсендә туган. Беренче укытучысы булып, әтисе – Нигъмәтҗан була. Казанда, рабфакта укый, “Кызыл Татарстан” газетасында эшли, күп кенә язучылар белән таныша. 1936 елда Урта Азия якларына китә. Ватан сугышы башлангач, туган ягына әйләнеп кайта һәм 1941 елда фронтка китә. Сугыш вакытында ул күп кенә әсәрләр яза: “Мәк чәчәге”, “Бала”, “Бер генә сәгатькә”. Моннан тыш “Саз чәчәге”, “Әйтелмәгән васыять”, “Гөләндәм туташ”, “Туган туфрак”. 1984 нче елда аңа Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә, соңрак Халык язучысы дигән исемгә лаек була. Әмирхан Еники 2000 нче елның февраль аенда вафат була. (авыр сүзләр тактада языла)
Укучылар, барыгыз да өлгердеме?
-у. Әйе.
-У. Бик яхшы. Укучылар, сез курай нәрсә икәнен беләсезме?
-у. Укучыларның фикерләре тыңланыла.
- У. Бик дөрес, молодцы. Укучылар, барыгызга да аңлаешлы булсын өчен, әйдәгез әле, курай нәрсә икәнен дәфтәрләрегезгә язып куйыйк.
Курай ул – биек һәм эче куыш сабаклы үлән, һәм шул үләннең кипкән сабагыннан ясала торган, өреп уйнатыла торган музыка уен коралы. Татарларда һәм башкортларда курай – милли уен коралы булып санала.
Укучылар, әлеге төшенчәдә сезнең өчен аңлашылмаган сүзләр юкмы?
-у. Юк, барысы да аңлашыла.
-У. Бик әйбәт. Ә хәзер укучылар, “Курай” хикәясенә күчәбез. Мин сезгә бер аудиоязма алып килдем, шуны игътибар белән тыңлыйбыз. (ноутбук ярдәмендә, Әмирхан Еники үзе исән чагында яздырып калдырган “Курай” әсәреннән өзек тыңланыла)
Укучылар, сез Әмирхан Еники үзе укыган текстны тыңладыгыз, әлеге өзек сезгә ошадымы?
-у. Әйе.
-У. Нәрсәсе белән ошады?
-у. Без тыңлаган өзек бик кызык, курайның тарихын белдек. Курай татар һәм башкортларның иң яраткан уен коралы.
-У. Яхшы, молодцы. Кем эчтәлекне сөйләп карый? Әйдә әле, Динара.
-у. Аудиоязманың эчтәлеген сөйли.
-У. Әйе, бик дөрес, молодец. Хәзер 177 нче биттәге “Курай” хикәясенең икенче өлешен укыйбыз.
-у. Текст чиратлап укыла.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өлеше.
-У. Барыгыз да молодцы, дөрес, сәнгатьле итеп укыдыгыз. Кем укып чыккан өлешне сөйләп карый? Диләрә, сөйләп кара әле.
-у. Эчтәлекне сөйли. Икенче укучы тулыландыра.
-У. Рәхмәт, утыр. Укучылар, “Курай” хикәясе сездә нинди тәэсир калдырды?
-у. Укучыларның фикерләре тыңланыла.
-У. Яхшы, ә ни өчен Әмирхан Еники хикәясен “Курай” дип атый икән?
-у. Укучыларның фикерләре тыңланыла.
-У. Әйе укучылар, бик дөрес. Курай – безнең милли уен коралыбыз. Ул табигатьнең үзеннән алынган. Курай ярдәмендә без сүз белән әйтеп булмаган уй-фикерләребезне, хис кичерешләребезне җиткерә алабыз. Укучылар, без бай тарихыбызны, ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне белергә, сакларга тиешбез, шулай бит? Укучылар, ә курайны без кайда күрә алабыз?
-у. Музейда, концертта, җыр дәресендә, кибеттә һ.б.
-У. Әйе, бик дөрес. Укучылар, әсәрдә кем курайда уйный?
-у. Малай, Тимербай карт, Миңнегәрәй агай кунагы.
-У. Яхшы, молодцы. Укучылар, әсәрдә баш герой бармы?
-у. Бар, юк һ.б.
-У. Укучылар, әсәрдә берсен дә баш герой дип атап булмый, чөнки һәрберсе, әсәр эченә алынган өзек-эпизодларның баш герое. Аңлашыламы укучылар?
-у. Әйе.
-У. Укучылар, Тимербай карт кем ул?
-у. Укучыларның фикерләре тыңланыла.
-У. “Курай” хикәясендәге башка геройлар турында ни әйтә аласыз?
-у. Укучыларның геройларга карата үз фикер-мөнәсәбәтләре белдерелә.
V. Йомгаклау.
-У. Укучылар, без бүген кайсы язучыны өйрәндек?
-у. Әмирхан Еники.
-У. Әйе, бик дөрес. Әмирхан Еникинең нинди әсәре белән таныштык?
-у. Без бүген дәрестә Әмирхан Еникинең “Курай” хикәясе белән таныштык.
-У. Яхшы. Укучылар, сездән курай нәрсә ул дип сорасалар, җавап бирә аласызмы?
-у. Әйе.
-У. Бик әйбәт, молодцы.
VI. Өй эше бирү.
-У. Димәк, өйдә укучылар, 182 нче биттәге сорауларга язмача җавап язып киләсез. Бүгенгә куелган билгеләр: (санап китәм). Көндәлекләрегезне китерегез, билге куям. Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.