| АНО «ОЦ «Лобачевский» г.Казань | Мухаметгалиева Лейля Фирдусовна |
Литературное творчество - эссе |
Тукай безнең күңелләрдә
2019 нчы елның 26 апрелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел. Инде гасырдан артык вакыт узса да, Татарстанда аның турында беркайчан да онытмыйлар. Онытмаячаклар да. Тукай исемендәге дәүләт премиясе, аның исемен йөртүче урамнар, китапханәләр, мәктәпләр, филармония концертлар залы һәм башкалар бар. Шуңа ул халык күңелендә генә түгел, ә биналар, бүләкләр исеме белән мәңгеләштерелде. Аңа багышлап ничәмә-ничә тикшеренүләр уздырылды, китаплар язылды, ә галимнәр шагыйрьнең тормышын өйрәнүне һаман дәвам итәләр. Әле күптән түгел генә кулыма тагын бер яңа китап эләкте. Татарстан фәннәр академиясенең чираттагы эзләнү эшләре. Анда Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормышыннан өзекләр китерелә. “Бу Тукай турындагы хезмәтләрне җиткерүнең яңа бер формасы,” – ди галимнәр үзләре. Китапның авторларының берсе белән аралашырга да насыйп булды. Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Зөфәр Рәмиев сүзләренчә, басманы әзерләү өчен бик күпсанлы чыганаклардан файдаланганнар. Бөек Шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета-журналлар, даими матбугатны җентекләп өйрәнергә туры килгән. Элеккеге - совет чорында язылган мәгълүматлар шул чор идеологиясенә яраклашса, яңа китапның төп үзенчәлеге объектив фикерле булуында, диләр. Анда, Тукайның аерым шәхесләр белән мөнәсәбәтен билгеләгәндә, аны акларга да, гаепләргә дә тырышмаганнар. Ничек булган – шулай итеп язганнар. Китап хроника форматында төзелгән. Ягъни, анда Габдулла Тукайның һәр көне, һәр сәгате урын алган. Ул кайларда һәм ничек яшәгән икәнне ачыкларга тырышканнар. Китапта Габдулла Тукайның Җаек шәһәрендә яшәгән чоры сурәтләнә. Чөнки нәкъ менә шунда ук - чын шагыйрь, чын публицист, чын әдип буларак формалаша, диләр. Ул вакыттагы барлык мәгълүматларны тупларга тырышсалар да, ачык калган сораулар да күп. Җаек – Россиядә булмагач, архив документларын эзләү белән каршылыклар туган. Шулай да шагыйрь
тормышының бу периодын мөмкин булган кадәр тасвирлаганнар. Әлеге басма ике телдә – татар һәм рус телләрендә дөнья күргән икән. Гомумән, Тукайны өйрәнү аркылы, аның тормыш баскычларын яктырту аркылы – без татар халкының узган юлын, аның аерым сәхифәләрен ача алабыз. Кайберәүләр Габдулла Тукайны факел белән дә чагыштыра. Легендаларда, авыр тормыш шартларында халыкны үз артыннан ияртеп барган каһарман кебек ул диләр. Үзе алдан барган, милләтен үзе артыннан иярткән. Үз халкын бетмәс-төкәнмәс ярату белән яраткан. Аның гениальлеге дә шундый - бөтен җаны-тәне, барлыгы белән шагыйрь булуында.